Телеграммадагы сүзләргә күзе төшкәч, аяк астындагы бетон идән убылгандай булды. Анда басма хәрефләр белән: «Срочно приезжай, мать тяжело больна. Мансур», – дип язылган иде.
...Район үзәгенә автобуслар китеп беткән иде инде. Шуңа күрә Чаллы маршрутына алды Зөлфия билетны. Чаллыга кайтып җиткәч тә Зөлфияне көтеп торучы юк иде. Вокзал бушап калган. Як-ягына каранып торганда, каршына сыйныфташы Айдар килеп чыкты:
– Зөлфия, син түгелме соң бу? Әйдә, кайтсаң, миндә бер урын бар. Түбән Камадан кайтыш. Якташлар юкмы икән дип, вокзалга кердем, – дип, Зөлфияне «Жигули»е янына алып та китте.
– Ярар, кызым, әле иртәгә дә көн бар бит, бераз ял итик, – дип, әнисе йоклап китте. Зөлфияне юл йончыткан иде, әнисенең хәле яхшыруына сөенеп, ул да йокыга талды.
Җәйге төн кыска була: таң атуга, авыл аякка баса. Кайсы фермага ашыга, кайсы көтүгә терлеген куа. Зөлфия дә, шәһәр тәртибендәге гадәтне бозып, бик иртә уянды. Әнисе дә күзен ачкан, кызын үзе янына чакырды.
– Кызым, бар, күрше әбиләреңне чакыр әле. Мансур абыеңнарга да барып кайт, килсеннәр. Әнә түрдә әбиеңнән калган сандыкта кирәк-яраклар бар, төбендә конверт эченә салынган хат ята, сиңа дигән хат ул. Мин алай-болай булсам, алып укырсың, яме.
Бу сүзләрдән соң Зөлфиянең күңеленә авыр булып китте. Ул әнисенең соңгы сәгатьләре якынлашуын сизенде.
...Зөһрәне шул ук көнне җирләделәр.
Мәет ашларын уздырып, өйдә үзе генә калгач, әнисе әйткән хат исенә төште Зөлфиянең. Аны алып, мөлдерәмә тулы күз яшьләре аша укырга тотынды.
«Исәнме, кызым Зөлфия! Бу хатны алгач, аптырап калырсың инде. Ләкин мин бу хакта сиңа әйтми кала алмыйм. Кызым, сиңа тиздән 20 яшь тула, гомер дигәнең үтә, сизелми, диләр, минем өчен бу чор тәмуг булды, көн саен эчтән борчылулар, кайгырулар... Ләкин серемне әтиең белән сиңа сиздермәдем. Көйдем, яндым, үзем генә белдем, чиремнең сәбәбе дә шуннан булгандыр, бәлки.
Егерме ел буена сакланган сер бу, кызым, син мине гафу ит. Тормышта бик зур ялгышлык ясадым, ә бәлки, ясамаганмындыр да, бу ялгышлык булмаса, син дөньяга килмәс идең. Анысын үзең хөкем итәрсең. Бу юлларны язарга йөрәгем җитми, кулым калтырый, ләкин сиңа барысын да әйтергә кирәк дип саныйм, синең киләчәгең бу сергә бәйләнгән. Укытучы Госманның малае Хәлил белән йөргәнеңне һәм яратышуыгызны беләм, Хәлилнең әнисе Рәзинә апаң да сезне, бик пар килгәннәр, дип сөйли икән кешеләргә. Әйе, Хәлил бик акыллы, тәртипле егет. Үзем язам, күземнән яшьләр тама. Сез Хәлил белән беркайчан да кавышырга тиеш түгел, кызым! Чөнки синең үз әтиең – Хәлилнең әтисе Госман!