Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 5 » КЫСКА ЕЛГА
КЫСКА ЕЛГА | 21:34:12 |
Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр. Болгар бабайлары булган. Элгәре җиде баба килгәннәр: Карҗаудыдан Собханкол, Рахманкол. Субаевларның тамыры шулардан килә. Типтәрләр алар. Дилчем би, Янар би, Сафар би, Качкын би, Канзәфәр би — болары башкортлар; Дистановлар шулардан киткән. Припущенный башкортлар болар, башкорт та түгел, типтәр дә түгел.
Асаба башкортлар бик күп җирле булганнар. Мәсәлән, Каңны Төркәй, Кобаулар нәстәяшни башкорт алар, әтәмби түгел. Бүздәкләр, Бәләбәй мищәннәре, казанлы кешеләре чукындырудан качып килгәннәр. Мең җиде йөз егерменче елны килгән дип тә сөйлиләр. Картлар ягыннан кардәш инде, күрәсең, бер токымнан. Тимәбергә килеп керми, үзеңнеке булганга килеп керә бит инде. Казан татарлары элек тәбәкәй чигеп, бар да һөнәрле эштә булганнар, җир булмаганга күрә.
Нәстояшни (настоящий) — чын, төп, асыл. Әтәмби — ярлы, булдыксыз, җирсез. Тимәбергә — тикмәгә, юкка түгел. Тәбәкәй — түбәтәй. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1325 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|