Понедельник, 29.04.2024, 12:10:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 28 » ҮЛӘН, ГӨМБӘ, ГӨЛ, ЧӘЧӘК Һ.Б. ПЕЧӘН ЭШЕ
ҮЛӘН, ГӨМБӘ, ГӨЛ, ЧӘЧӘК Һ.Б. ПЕЧӘН ЭШЕ
23:28:31
1247. Абага чәчәге ут булыр, атып җиткәнче юк булыр.

1248. Ай айның үләне башка.

1249. Ак алабута — ачлык елның бодае.

1250. Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.

1251. Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр.

1252. Актамыр сабан аударыр.

1253. Актамырны ат яратыр.

1254. Алабута — ачлык елның икмәге.

1255. Алабута — аш икән, алтын — таш икән.

1256. Алабута орлыгы булганчы солының саламы бул.

1257. Баялычтан ут ал.

1258. Бер чәчкә белән яз булмый.

1259. Бер чәчкә яланны матурламый.

1260. Бер үк чәчәктән корт — бал җыя, елан — агу җыя.

1261. Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба.

1262. Бетеше яман камышны су эчендә үрт алыр.

1263. Богылың булса, кош кунар.

1264. Быламыттан чәй булыр.

1265. Бүтәгәгә бүз тургай ияләнер.

1266. Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.

1267. Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан.

1268. Гөл сабагын терәшкән чыра да гөлгә төренә.

1269. Гөл тикәнсез булмый.

1270. Гөл төбенә кычыткан үсми.

1271. Гөл чәчкәсеннән билгеле.

1272. Гөл янында торган яфрактан гөл аңкыган.

1273. Гөлдән—тигәнәк, тигәнәктән гөл чыкмас.

1274. Гөлен яраткач, тикәнен дә ярат.

1275. Гөленә карама, төбенә кара.

1276. Гөлнең үскән җирендә бәһасе булмас.

1277. Гөмбә яңгырдан туймас.

1278. Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш.

1279. Иерле җирдә ир үлмәс, андызлы җирдә ат үлмәс.

1280. Камыш, суда утырса да, бар үләннән элек корый.

1281. Камыш судан туймас.

1282. Камышны үз күлеңнән ал.

1283. Камышы күренсә, чишмәсе табылыр.

1284. Каудан җиргә үрт салма.

1285. Корыган камыш ерактан тавыш бирер.

1286. Кулга чалгы тотып аяз көн көтмиләр.

1287. Кылган башы юкка кымшанмый.

1288. Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.

1289. Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас.

1290. Күбәдән чүмәлә, чүмәләдән кибән.

1291. Матур гөл чәнечкеле була.

1292. Матур чәчәк тиз коела.

1293. Матур чәчәкне кырау тиз ала.

1294. Мәлсез чәчәк ярылмас.

1295. Олы юлга үлән үсми.

1296. Паңгы булдыңмы — кер кызауга.

1297. Печән чабып җыелмый, тарап җыела.

1298. Печән чапмак — биемәк, урак урмак — уйнамак, май көбәләмәк — җан бирмәк.

1299. Питрауга чаклы үләннең шифасы чәчәктә, питраудан соң — шмырда.

1300. Роза чәнечкесез булмас.

1301. Сарана төбендә суган ятыр.

1302. Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә мигмеш төрле авырудан дәва.

1303. Сырланның, үзен өзсәң дә, тамыры кала.

1304. Сәбәбе булган — сәнәге сынган.

1305. Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат.

1306. Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми.

1307. Тигәнәк арасында үскән чәчәктән саклан.

1308. Тигәнәк булып аякка кадалганчы, гөл булып якага кадал.

1309. Тигәнәк чәчен бодай ура алмассың.

1310. Тигәнәк әрекмәннән ерак китми.

1311. Тигәнәккә күз тими.

1312. Тик торганнан чыкан чакмый.

1313. Тикәнсез гөл булмас, зәһәрсез бал булмас.

1314. Тилемзәк җигән аекмас.

1315. Тырмавычны белмәсәң, тешенә баскач белерсең.

1316. Туздырма тузны — колагың чукракланыр.

1317. Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер.

1318. Умырзаяның гомере бер көн.

1319. Унҗиде сәгать суккач , үләннең шифасы тамырга төшәр.

1320. Чабучылар начар булса, печән аз чыга.

1321. Чалгы тавышы чыга башласа, яңгыр ява башлый, ди.

1322. Чалгысыз печән чабылмый.

1323. Чәнечкесенә түзсәң, гөлен өзәрсең.

1324. Чәчкәле гөл кадерле була.

1325. Чәчкәсенә алданып, чәнечкесенә кадалма.

1326. Чәчәк булган җирдә бал була.

1327. Чәчәк чүплек башында да үсә.

1328. Чәчәк җыйган чәнечкедән курыкмый.

1329. Чәчәкне вакытында җыялар.

1330. Чүмәлә көенә кибәнгә үрелмә.

1331. Чүп җыйсаң — чүмәлә, чүмәлә җыйсаң — богыл.

1332. Шайтан таягы чүплек башында.

1333. Шайтан таягына кырау тими.

1334. Шиңгән үләнне ашаган мал шиңгәк булыр.

1335. Эргәзембай — яз күрке.

1336. Эт эчәгесенең очы-башы булмас.

1337. Яшь үләндә арык мал да уйнаклый.

1338. Яңа чалгы каты чаба.

1339. Яңгыр яуганда чапсаң да, матур көндә җый.

1340. Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.

1341. Әрекмәнем: кызу капса — яулыгым, баш авырса — саулыгым.

1342. Әрем төбенә гөл үсмәс.

1343. Үзен, гөмбә икәнсең, туз чиләккә кер дә ят.

1344. Үлән — башыннан корыр.

1345. Үләнле җирне үрт алмас.

1346. Үсемлекнең тереклеге су белән.

1347. Үсәсе чәчәк таптауда да үсә.

1348. Җир маеның лайласы җиде төрле сызлауга шифа.

1349. Һавадан печән чапма.

1350. Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.

1351. Һәр гөлнең үз исе бар.

* * *

1352. Абага чәчәк атканда.

1353. Астың үлән, өстең су — тагы да сиңа ни кирәк?

1354. Баскан җиреңә үлән бетте.

1355. Гөмбә белән шалканны аера алмау.

1356. Ку үләнгә үрт салу.

1357. Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган.

1358. Печән юлы белән барасың.

1359. Суга сәнәк белән язган.

1360. Сәнәк белән көрәкне аера алмау.

1361. Сәнәк-көрәк кулдан китте.

1362. Сәнәктән көрәк булган.

1363. Тилебәрән орлыгы ашаган.

1364. Урак белән печән чабу.

1365. Эскерттан ишек эзләү.

1366. Әрем белән тәрем булып яшиләр.

1367. Үлән арасыннан ут йөртмәк.

1368. Үләннән ашак , судан тонык.

1369. Һәммәсе дә бердәй, бакчадагы гөлдәй.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3822 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz