Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » МӨСЛИМ
МӨСЛИМ | 21:39:41 |
Бу авыл кайдан килгәнен картлардан ишетеп беләм: «Казан ягыннан килгән безнең бабайлар»,— дип сөйләделәр. «Анда да Мөслим авылы булган икән, шул Мөслим авылыннан килгәннәр»,— дип. «Барысы да бер җирдән килмәгәннәр, төрле җирдән килгәннәр»,— дип әйттеләр. Күпчелеге Мөслим авылыннан. Монда агачлык булган, урман булган, нәрсә бар, нәрсә югын да белмәгәннәр бит, килеп, әлеге үзебезнең Ык елгасына очраганнар.
— Бәрәч, монда елга да бар икән,— дип җибәргәннәр. Шуннан:
— Моңа исем ничек бирәбез?
— Ык дип бирик, ә авылга Яңа Мөслим бирергә кирәк,— дигәннәр. Шуннан биредә торып киткәннәр. «Монда су бар, суда балык та бар, агачлык, охотага да йөрергә мөмкин, шулайтеп тамак туйдырып китәргә мөмкин монда», дип туктаганнар. Берничә нәселдән тора бу авыл, моның кайсы елларда икәнен точно белгән кеше булмады. Хәзер шул ике йөз алтмыш, җитмеш еллар булырга кирәк, монда килеп утырганына бу авылның. Килеп утырганда унсигез хуҗалык утырган булганнар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1561 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|