Пятница, 03.05.2024, 17:53:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Малыңмы, җаныңмы?
Малыңмы, җаныңмы?
15:20:36
Сугыштан соңгы еллар, мин әле кечкенә, шуңа карамастан “акыл” кергән, актан караны аера беләм. Акчаның да нинди хаҗәткә тотылганына төшенәм, чөнки әтием белән әнием укытучылар, һәрвакыт акча җитмәүдән зарланалар. Әти-әнисе сарык асраган, шуңа киез итекләре булган яшьтәш малайлар кыш көне чана шуа. Тәрәзәдән карап аларга кызыгып куям, чыгар идем, минем дә бик шуасы килә, ләкин аякка итек юк. Кая ул чорда укытучы гаиләсенә терлек асрау мөмкинлеге?! Шулай көннәр буе өйдә 3 яшьлек сеңелемне карап, тилмереп утырам, уйныйм дисәң уенчыгы да юк. Кайбер көннәрне әти мине бәләкәй чанага утыртып, киндердән суккан чыбылдык җәймәгә төреп, әби белән бабай янына илткәли. Бабайдан сорыйм: “Нигә акчаны күп итеп ясамыйлар, безгә күп итеп бирмиләр икән? Миңа итек алыр идек”, – дим. Бабай: “И, улым, булыр әле, булыр, менә зур үсәрсең, эшли башларсың, акчаң да җитәрлек булыр, – дип мине юата. – Улым, күп акчага, байлыкка кызыкма, төнлә йоклый алмассың. Әнә, байлар элек төнлә йоклый алмыйлар иде, тагы озак та үтмәс, шундый байлар йоклый алмый торган чор килер, син яшь әле, күрерсең”.
Борынгылар белеп, берәгәйле әйткәннәр шул.

Бабам сүзләре рас килде: “яңа байлар” катламы хасил булды. Базар икътисадына күчү дәверендә, күп кенә кешеләрнең яшәү рәвеше, аңы икенче төс алды.

... Бик матур өйләрдә торабыз, яныбыздан зиннәтле машиналар узып китә, Матур киенәбез, өйләргә керсәң, андагы җиһаз, затлы нәрсәләр, ашарга дисәң – өстәл сыгылып тора. Ләкин күпчелегебез һаман канәгать түгел, үзара сөйләшкәндә: “Бу кадәр авыр тормышта...” – дип зарланып алабыз. Җәмгыять белеме укытучысы буларак, югары сыйныф укучыларына “Кешенең иң зур ихтыяҗы нәрсәдә?” дигән сорауга анкета тутырттым.

52 укучының җавабында беренче урында – акча, матди байлык.

Бер укучы болай дип яза: “Дөньяда иң әһәмиятле нәрсә – акча, чөнки ул бөтенесен хәл итә. Аң-белем хәзер нигә кирәк: күпме “акыллы башлар” эшсез йөри, андыйларның күбесе шәһәрләрдә “бомж”га әверелгән. Акчаны саный белсәң, шул җиткән. Ләкин аны табу бик авыр шул”.

“Акча – куркыныч нәрсә ул, үземә һәм туганнарыма яшәргә җитсә, мин шуның белән канәгать”, – дип яза бер укучы.

“Миңа иң кирәге – әти-әнием һәм туганнарым, аларны бер нәрсәгә дә алыштырмас идем. Алар исән-имин яшәсә – минем өчен иң зур байлык – шул”, – дип яза өченчесе.

“Мин “мафия”, “олигархлар” булмаган чит илдә яшәр идем, безнең илдә халык бик начар яши. Әти-әни көне-төне фермада эшләп, айга 200 сум акча ала, әгәр алар чит илдә шулай эшләсәләр 200 мең сум алырлар иде. Минем алар кебек тир түгәсем килми”, – дип язган берсе.

Менә шундый заман килде.

Роберт ЗАРИПОВ, югары категорияле укытучы.
Азнакай районы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 43 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz