Понедельник, 06.05.2024, 09:43:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » МАЗАРЛЫ
МАЗАРЛЫ
22:27:04
Бу авыл 1712 елда килеп утырган. Каян килеп утыруы ачык билгеле түгел, ләкин бабайлар болай сөйли иде: Безнең Мазарлы авылының Хантимер мирза исемле кеше исеменә Петр Беренчедән указ булган. «Бу татарларга, рус дәүләте сугышларында (Кырым сугышында булса кирәк) хезмәт күрсәтүләре өчен, 182 кешегә үзләре теләгән төштән җир бирергә»,— дигән. «Боларны бөтен түләүләрдән коткарырга»,— дигән. «Илле ике семьяга иллешәр четверть кыр, мең купня чабарлык печәнлек җир бирергә»,— дигән. «Калганнарына (йөз утыз хуҗалыкка) егерме биш четверть кыр, биш йөз купня чабарлык җир бирелсен»,— дигән.

Безнең бабайлар җир эзләп кереп, шушы Мазарлы авылы тирәсенә килеп, җирне шушы тирәдән сайлап алганнар. Бу урында Әзәркә Том исемле чуваш авылы булган. Татарлар Петр Беренче указы буенча монда килеп утырганнар. Ләкин чувашлар, Петр Беренче указына буйсынмыйча, морзаларны куып җибәргәннәр.

Шуннан соң Хантимер морза үзенең бер иптәше белән яңадан Петр Беренче янына киткән. Петр Беренче Казан округы наместникларына «гаскәр, солдат алып, земләмир җибәреп, шул татарларга җирне алып бирергә», дип, указ бирә. Казан наместнигы гаскәр, земләмир биреп Хантимер морзаларны монда җибәрә. Алар, отряд белән килеп, мондагы чувашларны куып җибәрәләр һәм шушы урынга утыралар.

Безнең авыл уртасында соңгы елларга хәтле чуваш зираты каберлекләре чыга иде. Төрле сөякләр, борынгы киемнәр. Шуннан бу авылны Мазарлы дигәннәр. Бу авылдан Дума авылы, Сарбай (Сулеймановка) һәм Тарлаку авылы аерылып чыккан. Ул авылда руслар һәм татарлар. Алар унике чакрымнан килеп Мазарлы җирендә чәчтеләр.

Четверть — бер чирек җир (буйга 40, аркылыга 30 сажень).
Купня (копна) — чүмәлә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1360 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz