Среда, 08.05.2024, 14:38:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?
Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?
20:31:38
Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да кырыла гына икән. Кешеләр бу афәттән ничек тә котылырга белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән икән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап түзеп тора алмаган.

Ата-анасының фатихасын алган да тереклек суы эзләп чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара урманнар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу — дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә:

— Тиз генә кит моннан,— дип ялына башлаган.— Дию пәрие кайтса, икебезне дә харап итәр,— ди икән.

Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән:

— Сусыз мин бер кая да китмим,— дигән.

Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирә-ягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз аерыл¬ганда моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр.
Азмы-күпме юл үткәч, дию пәриенең үзен куа чыкканын сизенә башлый. Менә ул килеп җитеп, менә-менә тотып та алыр кебек. Егет шул вакыт артына борылып көзге ташлый, шул урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие тагын да куып җитә башлый, егет тагын артына борылып кайрак ташлый һәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр кырына да кайтып җитәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин дию пәрие аны бу юлы куып җитә. Егет дию пәрие белән алыша башлый. Алыша-алыша алар бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Менә дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 3046 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz