Четверг, 09.05.2024, 02:36:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Ни өчен ярканат яктыда очмый?
Ни өчен ярканат яктыда очмый?
20:45:54
Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган. Ул сугышны сөйли китсәң, адәм әйтеп, адәм ышанмас; ул, мин сиңа әйтим, бер яктан тимер канат лачыннар, ыргак аяк бөркетләр, әләкче саесканнар, озын сыйрак челәннәр, йөк тартышкан тартайлар, түбәтәй тибүче бибекләр, мәче башлы ябалаклар димсез: ул икенче яктан яллы-яллы арысланнар, салпык аю, шыңшык бүреләр, әрсез әрлән, сасы көзән, хәтта ябалак башлы мәчегә хәтле берсе дә калмаган, ди. Шундый сугышалар, һавада йоннар да каурыйлар гына тузып оча, ди, малай.

Билгеле инде ярканат та шунда булган. Менә бер мәлне кошлар җиңә башлагач, ярканат:

— Без җиңәбез, без! — дип, алар арасында тыз-быз килеп очып йөри башлаган. Ул да булмаган, менә бер заман дүрт аяклы хайваннар җиңә башлаганнар. Ярканат, хәерсезең, парашютта төшкән кебек әллә каян алар янына очып килеп төшкән дә тиз-тиз генә бармак ярыларын җыеп төреп алган. Алган да:

— Без җиңдек! Без җиңдек! — дип, алар ягында кычкырып җәяү йөрергә керешкән.

Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан — шуларны барлый башлаганнар. Барлагач, барысының да хәле билгеле булып чыга; тик шунсын гына белә алмыйлар — ярканат кем ягында сугышкан? Берәүләр аны хайваннар ягында ди, икенчеләре кошлар ягында дип тә әйтәләр. Менә бервакыт кошлар, хайваннар аны чакырталар. Ярканат килсә, күрә: бер якта хайваннар, икенче якта кошлар тезелешеп утырган. Менә аңардан сорыйлар:

— Син, ярканат, кошлар ягыннан сугышкансың икән, дөресме? — диләр.

Ярканат кошлар ягына карап әйткән:

— Кошлар ягыннан сугышмыйча, мин кем ягыннан сугышыйм? Минем канатым бар ла,— дигән.

Кошлар әйткәннәр:

— Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен хайваннар җиңгәндә: «Без җиңдек»,— дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң?

Ярканат хайваннарга карап әйткән:

— Хайваннар ягында йөрмичә, мин кем ягында йөрим? Канатлы дигәч тә мин кошмы әллә? Минем бит каурыйларым юк, бу бармак араларымдагы нәрсәне канат дип уйлый күрмәгез тагын, ул бары барабан ярысы гына. Әнә, арагызда минем кардәшем тычкан да утыра, минем хайван икәнемне ул да әйтер.

Тычкан бер ни дә әйтмәгән.

Шуннан хайваннарның бу ярканатка бик ачулары килгән дә әйткәннәр:

— Әһә, син, ярканат, алай булса, ике якка да көч биреп йөргән икәнсең. Без мондый җәнлекне хайван рәтенә кертмибез, син безнең арадан кит! — дигәннәр.

Кошлар да әйткәннәр:

— Синең безгә дә кирәгең юк. Син ни кош түгел, ни хайван түгел. Ике якка да сатылып йөрүчене без дә алмыйбыз,— дигәннәр.

Шулай итеп, ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул киләчәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшырганнар. Хайваннар аның артыннан күзәтеп торырга, киресенчә, шундагы теге ябалак башлы мәчене сайлап куйганнар, ди.

Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш та юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягыннан аны ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган. Бары тик кояш батып эңгер төшкәч кенә, көн яктысы да, төн яктысы да юк чакта, мәче белән ябалакның күзләре бәйләнгән арада, ярканат поскан урыныннан чыгып бер ду итеп очып ала да, ай калкуга, тагын чормага кереп олага.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 3045 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz