Среда, 08.05.2024, 12:19:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?
Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?
20:48:41
Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән. Ник дисәң, ул бер дә туймый, аннан-моннан чәлдереп орлык җыеп кайта да аны төн буе шул тегермәндә тарта, үзе арыгач хатынын куша:

— Нәрсә карап торасың? Ач калабыз бит быел! Тарт, тарт, тарт!..— ди икән.

Тирә-күршегә көн дә тынычлык юк, төн дә тынычлык юк икән. Күршесе бүдәнә тартайның төн буе болай кычкырып, мәш килеп чыгуына йөдәп әйтә икән, ди:

— Барына канәгать ит, тартай, канәгать итсәң артыр,— ди икән.

Тартай һаман дуамалланып:

— Пычагым артсынмы? Хатын әнә көн буе аннан-моннан җыеп кайткан ризыкны караңгыда түгеп-чәчеп бетергән. Бер туйганчы ашаган да юк, беттек быел болай булса! — ди. Аннан хатынына карый да: — Йә, нәрсә туктадың? Һаман мин ташыйм да мин генә тартыйммы? Тарт, тарт, тарт! — ди икән.

Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кайгысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулына бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга калып, арыгаеп бетә, имеш.

Шуның өчен дә тартай арык була, бүдәнә симез була, ди.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 1877 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz