Вторник, 07.05.2024, 11:26:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 1 » НОКРАТ
НОКРАТ
22:23:32
Ул олуг Сократ хәким нәселе. Әүвәл Сократ хәким Искәндәр шаһ берлә мәңгелек суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабабаз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз Солтан, аның углы Әлвар Солтан, аның углы Бирде Солтан, аның углы Габдрахман Солтан. Аның углы Баҗтан Солтан, Рум вилаятеннән килеп Җаекка, Сакмар* тамагында күп рузгар иткәннәр . Баҗтан Солтанның углы Балым бик, аның углы Калдар бик, аның углы Күкчә Тархан, икенче Кара бикдер. Ак Идел буенда Нәкъсадә рузгар иткәннәр. Кара бикнең углы Ханбар бик. Аның өч углы бар ирде: бере Нар бик, икенче Ишем Солтан, өченче Кара бик. Килеп Өчпүләдә йорт иткәннәр. Ул Кара бик агаларына унчесе тартып китеп Калталы Иван — Карт Иванга, Сар Иван Вачилийга килеп, баш салып, аннан сон ул олуг бабабыз Кара биккә падишаһыбыз Калталы Иван Вачилий ярлыкаган, Нократ җирен биргән.

Ул Нократта һич мөселман юк ирмеш иде. Ул җирнең исме шәрифе Нократ улсын дип ат биргәннәр. Сократ хәкимнең ыруг нәселләре ул җирдә мәкам итдеге өчен падишаһдан биклек үтенеп, бабабыз Кара бикне падишаһ Калталы Иван ярлыкап Чүпче суы буен башыннан тамагына тикле ары вә урысы берлән, татары вә чирмеше берлән крәстиянга биргән. Ике як елгасы, торуг агачы берлә, ятур кискәсе берлә, йөгерек камасы берлә, кондыз вә сусары, тиене берлә, киеге-кошы берлә, аюы-бүресе берлә, балыгы-чабагы берлә бирептер.

Сократ хәким — Борынгы грек философы Сократ.

Искәндәр шаһ — Александр Македонский.

Сакмар — Башкортстандагы елга.

Калталы Иван — Мәскәүнең Бөек князе Иван Калита (1325-1340). Аның кушаматы "Калита" ("Калталы") — татар сүзе, "акча капчыгы" дигәнне аңлата.

Иван Вачилий — Иван Грозный. Татар риваятьләрендә еш кына Иван Калита белән Иван Грозный бер шәхес итеп күрсәтелә.

Нократ — Киров өлкәсенең Слободской районы Нократ авылы. "Нократ" сүзе гарәпчә "көмеш (акча)" дигәнне аңлата.

Чүпче — Киров өлкәсендәге Чепца елгасы.

Рум вилаяте — Византия.

Рузгар иткәннәр — яшәгәннәр.

Унчесе— башкаласы.

Cap — патша.

Мәкам итдеге — яшәве.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2876 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz