Пятница, 03.05.2024, 16:47:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » “Сөннәтче” хатын
“Сөннәтче” хатын
22:34:04
Күптән түгел бер бистәдә яшь кенә хатын нык “типтергән” иренең хыянәтенә, азгынлыгына түзә алмыйча аның... ирлек әгъзасын кискән. Бичара ирне “Ашыгыч ярдәм” коткарып калган. Ә хатынны акылдан язган дип, җүләрләр йортына салдылар.

Минем туган авылда да шуңа охшаш вакыйга булган иде. Нурлыгаян абый әкәмәт сәер, шаян кеше иде, теләсә кем белән уртак тел табып, үзенә җәлеп итә белә торган сәләте бар иде аның. Әле ул чакта яшь булсам да хәтерлим: авылдагы яки кунакка килгән бер генә чибәр кызны да озатмый калмады ул. Кызлар артыннан чаба-чаба утызга җитә язгач, әтисе Миргасыйм абзый аны көчләп диярлек өйләндерде. Каенлык авылыннан кунакка килеп йөри торган Зөһрә исемле кызны кодалап, атна-ун көн дигәндә алып та кайттылар.

Яшьләр матур гына яшәп китте, кызлары – Әминә туды. Барысы да җитеш, тыныч кына яшисе дә яшисе. Ләкин Нурлыгаян егет чакларын сагына, кызы туып күп тә үтми, элеккеге гадәтләрен куа башлады. Өстәвенә, җае да чыгып тора: ул колхозда электрик булып эшли, берничә авылга хезмәт күрсәтә иде. Еш кына өйгә кайтмый, төрле авыллардагы тол хатыннар янында төн үткәрә башлады. Өйгә кайткач, хатынына шома гына ялганлый – телгә оста бит.

Иренең төнге гастрольләре турында Зөһрәгә дә ишетелде билгеле: беткәнмени озын телле хатыннар? Болай да шикләнеп йөргән, бик горур Зөһрәгә шул сүзләр җитә кала. Бер кичне кызын күршеләренә калдырып, Зөһрә Каенлык авылына юл тота. 3-4 чакрым ераклыктагы авылга эңгер-меңгердә барып җитеп, урамда очраган бер агайдан Нурлыгаянны белешә. Агай бер дә аптырап тормыйча, мыек астынан гына көлемсерәп: “Түбән оч Хәернисаның бер лампочкасы янып чыккан, шуны алыштыра, бичара хатын бер үзе генә яши шул, аңа ярдәм кирәк инде”, – дип китеп бара.

Зөһрә Хәернисаларның өйләрендә буран куптарып, Нурлыгаянны битәрли-битәрли авылга алып кайта. Һәм шул кичтән ничек итеп ирен чит хатыннар белән йөрүдән туктату турында уйлый башлый. Уйлый торгач, хатын башында гаҗәеп кыю план туа. Өйләнешүләренә 5 ел тулган көнне Нурлыгаян эштә чакта, сый-хөрмәт әзерли, мич башында чыжлап утырган әче балга нәрсәдер өсти. Бу кичне озак сыйланып утыра алар. Мич башындагы әче бал да шактый кими. Нурлыгаян әче балның башка шулкадәр нык китүенә шаккатып, кружка артыннан кружканы җибәреп кенә тора.

Ире гырлап йоклап киткәч, үзе дә кыюлык өчен бер кружка әче бал кәгеп куйган Зөһрә иренең иртән кырынган бритвасын алып эшкә керешә. “Операция урынына” йод сөртә һәм ярасы тирән булмаслык итеп сызып җибәрә. Ә Нурлыгаян үлгән кешедәй селкенмичә ята бирә. Хатын яраны чүпрәк белән урый да, чыгып китеп, мунчага барып ята.

2-3 сәгатьтән Нурлыгаян авыртуга түзә алмыйча уянып китсә, ыштаны канга баткан, ярадан, чүпрәк аркылы кан саркып тора. Башта ул нәрсә булганын аңлый алмый тора, әллә урамда исереп егылып эт тешләде микән дип уйлый. Шул чак хатынының Хәерниса белән тоткач, ярсый-ярсый:

– Әгәр чит хатыннар белән йөрүеңне туктатмасаң, күреп тор, Хәернисага да, башкаларга да булмас, кисәм дә алам, үпкәләштән булмасын! – дигән сүзләре исенә төшә.

Нурлыгаян ары бәрелә, бире сугыла. Йә, Хода, инде нәрсә эшләргә, кан сарку һаман туктамый. Фельдшер Рәхимәгә барса, хурлыгы ни тора. “Ни булды, Нурлыгаян абый?” – дип сораса, ни дияр? Газаплана торгач, мескен ир сөннәтче Фәйзулла картны исенә төшерә.

Фәйзулла карт кулыннан килгәнен эшли: канны туктата, нәрсәдер сибеп яраны бәйләп куя. Үзе көлә-көлә: “Ике кат сөннәтле булдың инде, бик бәхетле кеше син, Нурлыгаян, оҗмахның түрендә генә утырырсың”, – дип, аны озатып куя.

Көтү куар вакыт җиткәч, Зөһрә мунчадан чыгып сыер саварга керешә, әйтерсең лә, берни булмаган. Нурлыгаян сызлана, сыкранса да, тешен кысып түзә, бер сүз дә әйтми. Йә кызып китеп, хатынны бәреп үтерермен дип уйлый. Гаебе юк түгел бит: гаиләсенә хыянәт иткән, ярый әле хатыны аның горурлыгын бөтенләй кисеп ташламаган. Бу көннәрдә бөтен авылда алар турында гына сөйлиләр. Нурлыгаян кеше күзенә күренергә дә ояла башлый. “Сөннәтләнүенең” бишенче көнендә хатынына тавышын күтәрмичә генә:

– Бүген кичкә өйдә духың булмасын, күземә күренәсе булма, йә бәреп үтерермен, авылыңа кайтып кит!– ди.

Шул ук көнне Зөһрә кызын алып, туган авылына кайтып китте. Ул яңадан кияүгә чыгу турында уйлый да алмый иде инде. “Иренекен кискән хатын бит ул!” – диячәкләр.

Нурлыгаян да аның янына барып йөрмәде, аерылыштылар. Бер елдан Зөһрә дөнья куйды. Ятим кызлары әнисе белән бертуган абыйсында үсте. Шулай да кыз әтисен онытмады, аның янына килгәләп йөрде. 5-7 сыйныфта үзенең туган авылына йөреп укыды. Нурлыгаян бер елдан бик уңган тол хатынга өйләнде. Хатыны белән бик матур, тату яшәделәр. 2 малай, 2 кыз үстереп кеше иттеләр. Нурлыгаян хәзер мәрхүм инде. Ә авылны шаулаткан бу вакыйга биредә азгын ирләргә зур сабак булды.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz