Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 5 » САФАКҮЛ
САФАКҮЛ | 21:22:05 |
Сафакүл районындагы җиде татар авылына* халык Минзәлә ягыннан килгән дигән сүз бар. Иван Грозный Казан тирәсенә үзенең помещикларын урнаштыра башлагач күчкәннәр. Чүмләк дигән елга бар, шуның бер ягында татар авыллары, бер ягында башкорт авыллары.
Татарлар күчеп килгән елларда биредә җир ияләреннән Абылтай дигән бер бай башкорт карты булган, аның дүрт улы булган, берсе Шәфи дигән авылда утырган, берсе Әптекәй авылында. Алар җирне татарларга бирмәгәннәр.
Шуннан татарлар аны чакырып атна буе кунак итәләр, бишбармак ашаталар. Башкорт кайтырга чыга хатыны белән. Дүрт-биш чакрым үткәч аны куып җайдаклар килә. «Бездә әйберләр югалды», дип, байны кузгатып эзлиләр. Кошовкадан, асларыннан төлке толып чыга*.
— Урлагансыз бит,— диләр.
— Юк, юк.
— Юк, урлагансыз, бай.
— Хәйләкәр икәнсез, мишәрләр*. Ярый, Чүмләкнең бер ягы сезгә булыр. Урлаган дип сөйләмәгез только, ә Чүмләкнең икенче ягына аяк та басмагыз,— дигән.
Җиде татар авылына алар түбәндәгеләр: Сафакүл, Атҗитәр, Мансур, Карасу, Күбәкәй, Каксырлы, Сөлекле.
Асларыннан төлке толып чыга шундый ук эпизод XIII гасыр болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр "Кыйссаи Йосыф"ында да бар (БТӘ, 144 б.).
Мишәрләр сүз сословие атамасы турында бара. Сафакүл татарлары революциягә хәтле мишәр (мещеряк) гаскәрендә хезмәт иткәннәр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2366 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|