Воскресенье, 05.05.2024, 16:05:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » САРАШТЫБАШ
САРАШТЫБАШ
22:05:50
Моннан ерак түгел Олы Боргын дигән авыл бар. Шул авылда бик күренекле, гыйлемле Басыйр дигән карт яшәгән. Менә шул укымышлы Басыйр карт, ямьле июнь айларында, Әхмәт дигән хәзрәтне кунакка чакыра. Июньнең бер матур көнендә өч ат җиктереп, хәзрәт белән остабикәне утыртып, Габделкәрим исемле кучер юлга чыгалар. Алар Олы Боргынга таба юл тоталар.

Авылның көньягындагы Йөгәмәш авылын үтеп, алты километр килгәч, Ишембай тавын төшәләр дә, кечкенә болында тукталалар. Остабикә белән Әхмәт хәзрәт, ял итәргә дип, фаэтоннан төшәләр. Урман кырына килеп утыралар. Бу чакта кигәвеннәр күп була. Атлар да тик тормый башлаган. Габделкәрим «хәзрәтләр фаэтонга утырганнар» дип уйлый һәм атларны чаптырып, урман буйлап юлын дәвам итә. Бераз баргач, биек тауга килеп җитә. Тау менгәндә кучер атның аркалыгын төшерә, атны ял иттерә. Менә шуннан бирле бу тау Атъял тавы дип тарихка кереп кала.

Боргын авылына килеп җиткәч, тройканы күрү белән өй хуҗалары капка ачалар. Кунаклар каршы алырга җыелганнар. Кучер сикереп төшә. Хәзрәт белән остабикәне төшерергә дип барса, ни күзләре белән күрсен, фаэтонда хәзрәт тә, остабикә дә юк.

Габделкәрим сузып кына сөйли торган булган:

— И-и-и, теге Ишембай тавында тукталган идек, шунда калгандыр, күрәсең. Чебен-черки күп иде, атлар тик тормый,— ди. Шуннан берничә кунакны ияртеп, сораша-сораша, дин әһелләрен эзләп китә. Юлда очраган кешеләр болардан:

— Болай кемне эзлисез? — дип сорыйлар икән. Очраган бер кеше сораша.

— Мулланы — үзебезгә баш кешене эзлибез,— диләр икән.

Күпмедер юл үткәч, эзләргә чыгучылар остабикә белән хәзрәтне очраталар. Алар өч чакрым араны җәяү үткән булалар, кара урман эченнән җәяү. Шулай итеп кызык кына исем килеп чыга. Габделкәрим сорашты «башны» — мулла тапты «башны».
Кара урман эченнән җәяү атлау ул вакытта Әхмәт хәзрәткә нык тәэсир итә. Ул, Кызылъяр авылына кайту белән, үзе аттан калган урында авыл төзү турында земство бүлеге аша эш йөртә. Земство башлыклары хәзрәтнең үтенечен кире какмыйлар һәм урман эчендә авыл төзергә булалар. Урманны кисәләр. Бөтен ярлы халык җирне агачлардан чистарту эше белән мәшгуль була. Шуннан соң Кызылъяр авылыннан ярлы-ябагай, үсмер ятимнәрне теркәп, исемлек төзеп, авылга Сораштыбаш исеме биреп, күчерә башлыйлар. Исемлектә: Саттаров Шәйхетдин, Бикташев Хәким, Хөснетдинов Суфьян, Шәмсетдин карт, Гыйззәт карт, Миннегали, Мөлек, Әхтәметдин, Гыймади Вәлиевлар, Нигъмәтҗан, Габделкәрим, Шәйдулла, Госман, Исламгали, Шагый, Мөхәммәт, Нигъмәтҗан, өч туган Бикташевлар. Шулай итеп егерме яшь кеше: кайберләре егет, кайберләре балалары белән. Безнең монда дүрт туган килә. Монда килгән кешеләрнең атлары булмый. Төннәрен зур итеп учак якканнар. Бервакыт караңгы урман ягында ут күреп, күрше Максим авылында яшәүче удмуртлар шиккә төшәләр һәм разведка ясыйлар.

Монда килгән халыкны куу максаты белән отряд төзиләр. Сораш-тыбашлар арасында дөнья күргән Суфьян, Шәйхетдин кебек кешеләр була. Алар максимлыларга каршы сугышыр өчен икегә бүленәләр: берәүләр агач егып юлны бикли, икенчеләре сөйләштереп тора.

Соңыннан максимлылар атларын ташлап качалар. Шулай итеп, Сораштыбашлар атлы булып калалар. Моннан соң да Сораштыбашка күп кенә һөҗүм итүләр була, ләкин балта, күсәк белән коралланган кешеләр бу һөҗүмне кире кайтаралар.

Шуннан инде агачлардан өйләр салып, урманлык җирләрне әрчеп, беренче буразналар сызалар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2108 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz