Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 14 » САВЫРГАЧ
САВЫРГАЧ | 20:40:42 |
Савыргач авылында бер картның бик матур кызы булган. Көннәрдән бер көнне шул кызны иштәк урлап киткән. Иштәк белән яшәгәннәр болар. Шул иштәктән бер бала туган, ир бала.
Бала үскән. Иптәшләре белән уйнап ачуланышкан чакларда «нәселсез», «бабасыз» кебек сүзләр ишетә икән. Бер көние ул әнисеннән сораган. Әнисе, балам инде зур булды дип, улына үзенең хәлен сөйләп биргән.
Малай шуннан юлга чыккан. Олы юлда ат менгән бер кеше очраткан.
— Борыл! — дигән малай.
Атлы кеше баруын дәвам иткән.
— Борыл,— дигән кабат малай, тегенең атына сикереп менгән.
— Син ник минем атка сикердең? — дигән теге кеше.— Мин Савыргачның баш кешесе булам.
Малай:
— Мин дә Савыргачныкы,— дигән. Шуннан үзенең хәлен сөйләп биргән. Бу кеше малайны авылга алып кайткан. Малай авыл халкына үзе һәм әнисе турында сөйләп биргән.
Егетләр, ирләр санай-укларын әзерләгәннәр дә малай белән урманга киткәннәр. Иштәкне үтергәннәр һәм әлеге хатынны алып кайтканнар.
Хәзер дә Савыргач авылында ике төрле халык яши: берсе Иштәкләр токымы, берсе Савыргачлар токымы.
Санай ук — ук-җәя. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1428 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|