Пятница, 26.04.2024, 07:17:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Шүрәле Яппар
Шүрәле Яппар
22:02:33
Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.

— Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?
Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да керешкән тегене «сыйларга». Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына, ди.

— Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам,— ди икән. Карт һаман «сыйлый» икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне «Шүрәлеләр» дип йөртәләр инде.

Категория: Татар халык мифлары | Просмотров: 3090 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz