Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы. Болар суның-күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Болар бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су анасы кайчагында басмага чыгып утырып ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең төннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә: «Каян килдең шунда кит; Ияңә шуны илтеп бир»,— диеп өч тапкыр әйтергә кирәк. Бер судан, йә булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга кирәк. Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә торып, шул тирәдәге суларның ярына да баш булып тора. Шул тирә-як суларының барына да боерык биреп тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышлар булганда гына боерыклар чыгара. |