Пятница, 03.05.2024, 10:48:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Теге дөньядан киләчәккә хат
Теге дөньядан киләчәккә хат
22:36:17
Былтыр Азнакай районында 684 бала туган, 917 кеше үлгән. Шунысы кызганыч, үлүчеләр арасында үз-үзенә кул салучылар да шактый. Азнакай шәһәре прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2006 елда районда 40тан артык кеше үзе теләп дөнья белән хушлашкан, шул ук вакытта 56 кеше үзенә кул салырга омтылган. Табиблар тиз арада ярдәм күрсәтеп кенә коткарып калганнар. Кеше якты дөньядан ник туя? Менә бер мисал.

Берничә ел элек хезмәттәшем җире-урыны өчен бер иске йорт сатып алган иде. Элеккеге хуҗасы – тол хатын башка җиргә күчеп киткән. Хезмәттәшем әлеге өйне сүтешергә мине дә чакырды. Стена кырыендагы киң генә түшәмне матчасыннан аерып күтәрүгә бөкләнгән кәгазь төшеп китте. Аста торган хезмәттәшем туфракка күмелгәнче аны алып өлгерде. Мин дә кызыксынып аска төштем. Кулыбызда шакмаклы дәфтәрнең ике табак битенә язылып, икегә бөкләнгән язу кисәге. Арабыздан берәү: “Киләчәккә хаттыр бу”, – дип көлеп куйды. Шулай булып чыкты да. Аның беренче юлы ук бу язуны табучыга мөрәҗәгать ителгән: “Ир-ат затлары, хатын колы булудан сакланыгыз, аларны каты кулда тотыгыз. Бу – сезгә миннән васыять!”

Хатның йортның элеккеге хуҗасы Тимерханныкы икәнен аңлап алдык. Арада бәет итеп язылган шигырьләр дә бар. Ул газеталарга шигырьләр җибәргәли иде. Димәк, үз-үзенә кул салыр алдыннан соңгы хатын язган һәм тиз генә таба алмаслык урынга яшергән. Өйне кайчан да булса сүтәчәкләренә өметләнгән. Хатны кыскартып, кайбер юлларын китерәм.

“Элмәккә менү соңгы чик икән. Элегрәк үз-үзләренә кул салучыларга аптырый идем: ничек инде бу якты дөньядан китәргә кирәк, янәсе. Мин үзем өчен түгел, аның өчен, балалар өчен яшәдем. Үзем өчен бар нәрсәдән баш тартып килдем, игътибар, наз күрермен дип өметләндем. Ләкин әнә ничек килеп чыкты. Минем якты чырай күргәнем булмады. “Боларның барысын да кай арада эшләп өлгердең?” – дигән сүзләрне ишетмәдем. Минем турыда кайгыртучы юк. Хәтта туган көннәремдә дә котлау булмады. Ләкин монысы баласы гына икән. Иң хурлыклысы – мин “мөгезле” ир. Хатын гомер буе миңа “мөгез кидертеп” килгән. Ә мин хатының типтерә дигән сүзләргә ышанмаган идем.

Кулымнан эшләрем китте, тәнемнең көчләре бетте,

Тиздән кара гүргә керер вакытларым җитте,

Йөземнең ямьнәре бетте, күземнең нурлары китте,

Йөрәгемә кайгы тулды – синең өчен түгелмени?..

Бигрәк тә Мирзанур белән Сәрия колхоз радиоузелында мәхәббәт уены “пьесасын куйгач” адәм хуры булдым. Оятсызлыкның чигенә барып чыкты – тешемне кысып түздем. Ул миннән “уҗым бозавы” дип кенә көлде. Бәреп үтерердәй хәлгә киләм, ләкин хатын-кызга кул күтәрергә ярамый. Аерып җибәрергә базмадым – балалар ятим кала дип кызгандым”.

Искә төште: Тимерханның үлеме алдыннан берничә ел элек бик “кызыклы” вакыйга булган иде. Төнлә колхоз радиоузелында “спектакль” башлана, йокламаган кешеләр радиоларын катырак ачып, сәерсенеп тыңлыйлар. Сүзләре бик аңлашылмаса да, эчтәлеге ап-ачык: биредә хуҗалык рәисе Мирзанур һәм кассир Сәриянең мәхәббәт уены бара. Баксаң, бу кичне бер укытучы радиоузел аша “Гаилә бәхете нәрсәдә?” дигән темага лекция укыган да, микрофонны сүндерергә оныткан икән. Төнлә Мирзанур, мөһим эш бар дип, каравылчы аша кассир Сәрияне чакырткан. Тегесе килгән дә аулак урынга – радиоузелга кереп бикләнгәннәр. Зоотехник Тимерхан Бөгелмәгә терлек тапшырырга киткән булган, ул көнне кайтып җитмәгән. Икенче көнне генә хатыны Сәриянең радиода “спектакль” уйнаганын ишеткән. Шушы хәлдән соң Мирзанур гариза язып, рәислектән китте һәм башка авылга күчте. Сәрия берни булмагандай яшәп калды.

Хаттан күренгәнчә, озак та үтми хатыны Тимерханга тагын “мөгез” куйган. “Билем кузгалып, ике атна больницада ятып, өйгә кайтып кердем. Өйдә ут юк, Сәрия эштән кайтмаган дип уйлыйм һәм үземнең ачкыч белән ачып керәм. Утны яндырып карасам – исем-акылым китте: залда диванда Сәрия белән бер адәм ята. Өстәлдә аракыдан бушаган бер шешә тора, икенчесе башланган. Исергәннәр, күрәсең: йоклыйлар, уянмадылар. Кухняга чыгып газ өстендә торган чиләкне алдым да, өсләренә җибәрдем. Сөт ярый әле артык кайнар булмаган. Калган өлешен хәтерләмим. Йа Хода, бу кадәр хурлыкка ничек түзмәк кирәк? Кайтуыңа үз өеңдә, син йоклый торган диванда, суыткычтагы аракыңны алып эчеп, хатының белән йокласыннар әле! Бу нинди Алла каргаган тормыш соң? Ничә еллар яшәп, хатын назын күрмә инде. Бергә йокламый башлаганга да ун ел булды. Аерым йокладым, төннәрен аның янына барсам, тибеп кенә җибәрә. Бу язуны укыганнарга үтенеч бар: Сәриягә бирмәгез, кирәкми. Үләремә бер көн кала аңа эчемдәгесен барысын да әйттем. “Синең оятсызлыкка, бу хурлыкларга түзә алмыйм, үлүем яхшырак”, – дидем. Ул: “И-и, уҗым бозавы, катсаң яхшы булыр иде дә, тик үлмисең шул әле син, үлмисең!” – дип азау ярды.

Мөшкел хәл икән җанны бирүе,

Авыр хәл икән гүргә керүе...

Барыгыз да бәхил булыгыз! Иң үкенечлесе: ир-ат була, хатыныма йөгән кидерә алмадым”.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz