Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 1 » ТОШТОЯЛ
ТОШТОЯЛ | 22:07:03 |
Тилликук Мари дигән авыл булган бу. Безнең бабайлар Мәңгәрдән килгәннәр, Олы Мәңгәрдән*. Мостафа белән Мортаза дигән кешеләр. Мариларны куганнар, алар Кушпайга* күчеп утырганнар. Маридан калганнар бар да мөселманга чыгып, шуннан дәүәйгән авыл була бу. Бәрәңге күренмәгән моннан, Күгечара юлыннан йөргәннәр. Күгечара «зур әчеклек» дигән сүз, марича. Әтәч тавышы ишетеп, шуннан урман эченә юл салганнар, бу яктан теге якка ишетелмәле итеп ту-тут кычкыртып чыкканнар Бәрәңгегә, шулай туры юл салганнар, ике йөз илле ел булыр аңа, шуннан ары юк. Тоштоял марича «иске авыл» дигән сүз, килгәненә моннан дүрт йөз еллап бардыр. Төрле яклардан килгәннәр монда: бу авылга килгән Олы Мәңгәрдән, Бәрәңге килгән Норлаттан, Яңавыл килгән Ачасырдан*, Куян* авылы Өтәктән*. Бәрәңгегә дә дүрт йөз ел чамасы булыр.
Олы Мәңгәр — Татарстанның Арча районындагы авыл.
Кушпай — Мари АССРның Бәрәңге районындагы авыл.
Норлат, Ачасыр, Өтәк — Зеленодольск районындагы авыллар.
Куян — Мари АССРның Бәрәңге районындагы авыл. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1188 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|