Среда, 08.05.2024, 16:14:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Усак яфраклары
Усак яфраклары
20:39:47
Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яфраклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле Гали батыр яшәгән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер баһадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар икән. Шушы Гали батыр Дөл-дөл (Дөл-дөл — мифик канатлы ат) дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-дөлгә атланып зөлфәкарен (Зөлфөкар — дини әкиятләрдәге бик үткен кылыч) кынысыннан чыгарып бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман дошманны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр икән. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән дә, сөекле хатыны Фатыйманы да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угылын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә — күз күрмәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә бер хәл иде. Фатыйма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлыгын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә йөргән-йөргән дә бер агачка — усак агачына туры килеп, агачны кочаклап кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулышы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре агач төбе тамырына коелып күл булган. Фатыйманың күз яше тамырларга үтеп усак агачын сулы иткәннәр. Яфраклары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы Фатыйма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да агач төбенә утырып бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы сагышлы-моңлы көйләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә, Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк яфраклы итеп үзгәрткән, ди. Дөньяда ниләр генә булмаган да, бәндәләр ниләр генә күрмиләр.
Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 2739 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
1 Ренат  
0
добрый день.а есть перевод этой легенды на русский?

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz