Пятница, 03.05.2024, 10:34:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » “Утыз ел узгач кавыштык”
“Утыз ел узгач кавыштык”
15:12:30
Әтинең бертуганы Зөһрә апа үләр алдыннан миңа, тапшырырга әйтеп, хатлар калдырды. Бу хатлар һәм көндәлек язмалары да шулар арасыннан килеп чыкты. Аның соңгы үтенече әлеге хатларны, язмаларны башкаларга гыйбрәт һәм сабак буларак хикәя итеп яздыру иде. Исемнәрен үзгәртеп, аның язганнарын тәртипкә салып, газета укучыларга тәкъдим итәм.

Зөһрә апа 50нче еллар азагында Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, үзебезнең авылда ике ел башлангыч сыйныфны укытты. Район үзәгендәге урта мәктәптә укыганда, авылдашыбыз Хәйдәр абый белән бик якын дуслар була. Бу дуслык кына булмый, тора-бара дуслык мәхәббәткә әверелә.

“Хәйдәрнең бары бер хаты килде, бүтән язмады. Хатын әле дә булса саклыйм. Менә ул ниләр язган: “...Авылга кайткач, төрле гайбәтләр ишетергә туры килде. Имеш, син бер үзбәккә кияүгә чыккансың икән. Мин һич тә моңа ышана алмадым, җанкисәгем! Кичә мин төш күрдем. Имеш, синең белән бергә җитәкләшеп барабыз, кинәт кенә җир тетрәп, упкын хасил булды. Син ярның бер ягында, мин икенче ягында калдык. Без бер-беребезгә кул сузып тилмерәбез, ләкин кавышырга чара юк. Үземчә юрадым, упкын булып гайбәт сүзләр киләдер, җир тетрәп исән калып була, гайбәт сүздән исән калып буламы, белмим. Бәгърем, мин сине чын-чынлап яраттым, бу мавыгу да, саташу да түгел иде. Дога ятлап йөргән кеше сыман исемеңне пышылдап йөрим...
Хәйдәрең.
29 май, 1962 ел.”

Җавап хаты:
“Синнән башка яши алмыйм, минеке бул”, – дигән сүзләрең хәзер дә күңелдә. Ләкин син вакытында кайтмадың, авылга дүрт тапкыр хат яздым, ләкин җавап булмады. Һич аңламыйм: кайсыбыз гаепле соң? Шул сорауга җавап тапмыйм. Өстән кемдер әмер бирә, без шуны үтәүче генә. Әйе, кияүгә барып кайттым, моның тарихы бик озын, катлаулы. Сине онытырга кирәк тә бит, көч җитми. Һаман сине уйлап яшим. Нишлим соң инде? Хуш мәңгегә, сау бул!
Зөһрә.”

Көндәлектән:
“Хәйдәр, урта мәктәпне миннән ике ел алда тәмамлап, Уфа нефть институтына укырга керде. Мин училищены тәмамлаганда, ул да укуын бетерде. Укыганда да безнең аралар өзелмәде. Каникулларга шулкадәр сагынышып кайта идек. Әйтерсең лә, бер-беребезне берничә еллар буе күрмәгәнбез. Хәйдәрнең дә, минем дә әниләребез генә бар, әтиләребез сугышта үлеп калган. Сеңлесе Гайшә белән без сыйныфташлар һәм ахирәтләр.

1962 ел.
Хәйдәр белән яратышып йөргәнгә дә алты ел булды. Безгә аерым яшәүнең кызыгы бетте. Бервакыт шулай Хәйдәр Казахстаннан кунакка кайтты. Бу вакытта ул Гурьев шәһәрендә инженер-нефтьче булып эшли иде. Сүз куешып, өйләнешергә теләвебезне әниләргә һәм туганнарга әйттек. Алар каршы төшмәде, бик теләп ризалаштылар. Октябрь бәйрәменә туй ясарга булдык. Әниләр икесе дә дини кешеләр, никах укытуны таләп иттеләр. Мин комсомол, ул партиягә кергән булса да, аларга каршы килә алмадык, яшерен генә безгә мулла никах укыды. Хәйдәр киткәнче бергә булдык, яшереп тормадык. Никах укылгач, законлы ир белән хатын идек. Миннән дә бәхетле кеше юк, менә тиздән туебыз була. Август урталары җитеп килә, ялым беткәнче, үзем эшли торган мәктәпне яңа уку елына әзерләп бетерергә булдым. Өч көнгә бер Хәйдәргә хат язам. Ләкин бер ай үтте, ә аннан бер хәбәр дә юк. Бакчада бәрәңге чүбе утаганда, әнием кинәт үлеп китте. Бу хәбәрне ишеткәч, аңны югалтып ауганмын, сырхауханәдә аякка бастырганнар. Бер атнадан соң Үзбәкстаннан Галия апа белән җизни кайтып җитте. Үзбәкстан якларына бәхет эзләп киткән туганым Галия апа үзбәккәме, кырым татарынамы кияүгә чыккан иде. Апага Хәйдәргә кияүгә чыгарга йөрүемне, никах турында, хәбәре килмәве турында сөйләдем. Ул мине Үзбәкстанга китәргә кыстый башлады. “Укулар башланганчы, дөнья күреп кайтырсың”, – диде. Хәйдәр турында әйткәч: “Хаты юк, дисең бит, оныткандыр ул, башканы тапкандыр”, – дип, болай да шик кергән күңелемне күндерде.

22 август 1962 ел.
Бер атна вакыт үтте. Миңа кайтырга вакыт җитте. Беркөнне җизни куй суеп, бер казан пылау пешерде. Туганнарын кунакка чакыруын әйтте. Өйләдән соң, кунаклар җыелды, пылау ашыйлар, ир-атлар үзләренчә сөйләшә, нәрсәдер сатулашып та алалар. Хатын-кызлар икенче бүлмәдә. Минем күңелем тыныч түгел, ниндидер билгесез бер хис борчый. Түзмәдем, ападан: “Бу нинди мәҗлес? Калым турында сөйләшәләр, әллә берәрсен өйләндерергә җыеналармы?” – дип сорадым. Апа, көлеп, берни булмагандай: “Өйләндерергә түгел, сине кияүгә бирергә җыенабыз”, – диде.
Бу чыннан да шулай булып чыкты. Мине бер үзбәккә бер центнер дөге, биш куй, дүрт юрган, 5 метр ефәк тукыма калымга сатып җибәрделәр. Ниләр булганын язып бетерерлек түгел. Язмыштыр инде. Бер атна ашамадым, качмасын дип, бер бүлмәгә бикләп куйдылар. Качкан очракта да, акча юк, акчаны алып куйганнар. Ярдәм сорар кеше юк. Милициядә үзләренеке. Чарасызлыктан үзбәк ирле булдым.
Ходайбирде бик каты бәгырьле кеше булып чыкты. Мине эшләтмәде. Әтисе совхозда бухгалтер, үзе сарык фермасында мөдир иде. Байлыклары чамадан артык, барысы да бар. Җиде айдан улым туды. Үзбәкләр башта моңа бик аптырап калды. Бик иртә туган, ләбаса. Галия апа бик хәйләкәр генә моны да җайлады. Миңа: “Малаеңның Хәйдәрдән икәнен әйтмә, үзеңне суеп үтерерләр”, – дип куркытты. Аллага шөкер, үзбәктән бала тапмадым.
Галия апа икейөзле кеше булып чыкты. Әни белән бертуган Хисам абыйның кызы булса да, аны күрә алмый башладым. Авылга кайткач ук, астан эш йөрткән икән, беркемгә дә әйтмичә, өйне сатып җибәрергә кеше белешеп, ярты хакын алып ук киткән булган. Мин томана, әни белән Хәйдәр турында уйлап башым катып, мондый хәлләр булыр дип башыма да китерә алмадым. Октябрь бәйрәмендә Хәйдәр авылга кайткан. Мин юк, өй сатылган, кияүгә чыкканымны да әйткәннәр. Өйне сатып алган кеше апага калган акчасын җибәргән булган. Хәйдәргә шул кеше апаның адресын биргән.
Дөньяда көндәшеңнән дә начаррагы юктыр, шул почтада эшләүче Сания, безне кавыштырмас өчен, минем хатларны Хәйдәргә тапшырмаган булган икән. Ул Хәйдәрне яратып йөргән, авылда торган чакта язган хатларымның берсен дә бирмәгән, үзенә җыеп барган, кабахәт җан. Хәйдәр авылга кайткач, яшереп җыйган хатларны аңа алып килгән, шатланып: “Хәйдәр, рәхмәт әйт, ярый әле хатларыгызны җыеп барганмын. Әнә Зөһрә, сиңа хыянәт итеп, бетле үзбәккә кияүгә чыккан. Мин сине мәктәп елларыннан бирле яратам, ал мине кияүгә”, – дип ялынган икән. Хәйдәр, бернәрсә дә әйтмичә, аның чыраена төкереп куып чыгарган.

1992 ел.
Ниһаять, авылыма кайттым. Утыз ел тоткынлыкта яшәп, күпме гомерем узып киткән. Мин качаклар рәтендә йөрим. Кайтканыма шактый вакыт үтте, паспорт алып булмый. Союз таралгач, безне үзбәкләр кысрыклый башлады. Үзбәктә кияүдә булган татар хатыннары калды, ә минеке күптән арыкта суга батып үлде. Ничә еллар буе шуның колы булып яшәдем бит. Үземнең дә гаебем зур булды. Теге вакытта, Галия апаның “тәмле” сүзенә ышанып, кунакка китәсем калмаган.
Улым Булат Әфган сугышында һәлак булды. Әтисенең кем икәнен әйтергә өлгергән идем, Аллага шөкер.

9 июнь 1992 ел.
Әйтеп, кеше ышанмаслык хәл! Мин кайтуга бер атна дигәндә, Хәйдәр кайтып төшмәсенме! Аның белән очрашуны сөйләп аңлатырлык түгел. Йөрәгем тирән утларга төшеп киткәндәй булды.
...Яхшы гына хәлдә булган йорт сатып алдык. Без шундый бәхетле: өч дистә ел элек булган никахны яңарттык. Мине үзбәккә саткач, ике елдан соң Хәйдәр бер хохлушкага өйләнгән. Биш ел бергә яшәгәннәр. Хатыны хыянәт иткән, үзе командировкаларга бик күп йөргән. Кызы әнисе белән калган, аңа балигъ булганчы ярдәм итеп торган. Ике ел элек буровойда һәлакәт булган. Хәйдәр шул вакытта бораулаучылар янында булган, фаҗигагә эләгеп гарипләнгән. Америка-Казахстан компаниясендә доллар алып эшләгән. Акчасы үз гомеренә җитәрлек.

1995 ел.
Бергә яшәвебезгә өч ел тулды. Яңадан шулай кавышып яшәүдән дә зуррак сөенеч бармы икән дөньяда?!

25 сентябрь 2004 ел.
Хәйдәр, кәнәфигә утырып, телевизор карый, мин ашарга әзерлим. Бераздан аны ашарга чакырам, чыкмый. Шунда йөрәгем, жу итеп китте, залга йөгереп чыктым. Хәйдәрне уяттым, ул селкенмәде. Күршедә генә яшәүче фельдшер Асиягә чаптым. Ул, кереп, Хәйдәрнең йөрәген тыңлады да, ипләп кенә: “Зөһрә апа, ул мәңгелек йокыга киткән”, – диде. Үзем акырып елыйм, үзем Ходайга ялварам. Шунда Хәйдәрнең бер аягы селкенеп куйды, уң кулы күтәрелеп китте. Күзләрен миңа текәде дә: “Зөһрә, синме бу?” – дип елмаерга тырышты.

16 ноябрь, 2005 ел.
Хәйдәр бер елдан урында ята, паралич сукты. Йөри алмый. Исән калуына сөенеп бетә алмыйм.

14 декабрь, 2006 ел.
Хәйдәрнең бүген туган көне. 70 яшьлек юбилее. Кызы Ирина да кайтты. Хәйдәр бик сөенде”.

Зөһрә апаның башка язмалары юк. Узган ел Хәйдәр җизни вафат булгач, Зөһрә апа да аяктан егылды. Ике ай сырхауханәдә ятып чыкты. ...Бүген инде алар икесе дә якты дөньяда юк, ләкин аларның бер-берсенә булган сокланырлык мәхәббәтләре калды.

Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz