Понедельник, 29.04.2024, 13:30:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 28 » ВАКЫТ, ЗАМАН. EJl ҺӘМ ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ. АЙ, АТНА, КӨН-ТӨН, ИРТӘ-КИЧ Һ. Б.
ВАКЫТ, ЗАМАН. EJl ҺӘМ ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ. АЙ, АТНА, КӨН-ТӨН, ИРТӘ-КИЧ Һ. Б.
00:15:01
746. Авыл башы — манара, акыл башы — замана.

747. Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.

748. Азак килгән алдан китәр.

749. Ай да килгән аяулы, көн дә килгән кисәүле.

750. Ай да килгәнгә аяк , көн дә килгәнгә таяк.

751. Ай үткән соң көн сана, ел үткән соң ай сана.

752. Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.

753. Айлы төн адашмаска яхшы.

754. Айның утыз көне бар, утыз төне бар.

755. Алдан барган алланган, соңга калган алданган.

756. Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.

757. Алдан җилкенгән — соңыннан җебенгән.

758. Алды барның арты бар, февральнең марты бар.

759. Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.

760. Апрель туса, яз була.

761. Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.

762. Ахшамнан соң көн тумас.

763. Баткан көннең аткан таңы бар.

764. Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.

765. Бер бүгенгенеке ике иртәгенекеннән яхшы.

766. Бер елга куян тиресе дә чыдый.

767. Бер елда ике яз булмый.

768. Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.

769. Бер каз килү белән яз булмас.

770. Бер карлыгач белән яз булмый.

771. Бер кара тургай килеп, яз башын китерми.

772. Бер кичкә кер мичкә.

773. Бер кырпак белән кыш булмас.

774. Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.

775. Бер көнгә кичексәң, бер ай куып җитә алмассың.

776. Бер көннең ни арысы, ни биресе.

777. Борынгыны әйтми соңгы искә төшми.

778. Борынгының борыны сынган, ди.

779. Борынгының кешесе — бу көнгенең кечесе.

780. Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.

781. Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.

782. Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.

783. Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.

784. Былтыр үлгән күсе — быел чыккан исе.

785. Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән.

786. Былтыргы эш — үткән эш.

787. Былтыргыны кар баскан.

788. Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.

789. Бүген белән көн бетми.

790. Бүген белән көн узмый, таңда белән ел узмый.

791. Бүген үлгәнче таңда үл.

792. Бүгенге хисап иртәгә ярамый.

793. Бүгеннең иртәгесе бар.

794. Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың.

795. Вакыт акчадан кадерлерәк.

796. Вакыт акчадыр: гафил булма, качадыр.

797. Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый.

798. Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.

799. Вакытлы эш вакытында яхшы.

800. Вакытның дилбегәсе юк.

801. Вакытның кыйммәте алтыннан артык.

802. Вакытын югалткан — малын югалткан.

803. Вакытың үтте — бәхетең китте.

804. Заман бер төсле генә тормый.

805. Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.

806. Заман кубызына биетә.

807. Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.

808. Заман сиңа иярмәсә, син заманга ияр.

809. Заман әкрен бара, һәр эшен бетереп бара.

810. Заман үзе өйрәтә.

811. Заман үзенекен ала.

812. Заман үтми, гомер үтә.

813. Замана бозык булыр, юллар төзек булыр.

814. Замана — көчленеке.

815. Заманага оемый хәлең юк.

816. Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.

817. Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.

818. Заманны заман белән сатып алып булмый.

819. Заманның ялына ябыш.

820. Заманына күрә заңы.

821. Заманын ничек булса, бүркеңне шулай ки.

822. Заманың төлке булса, син тазы бул.

823. Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.

824. Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.

825. Иртә килгән урын өчен, соңга калган тамак өчен.

826. Иртә кичтән хәерлерәк.

827. Иртә торган эшеннән куанган.

828. Иртә торган үкенмәс.

829. Иртә торганга ике өлеш.

830. Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.

831. Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.

832. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.

833. Иртә чыккан юл алыр.

834. Иртә чыксаң — алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.

835. Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.

836. Иртәгә аш калса — дәүләт, эш калса — михнәт.

837. Иртәгәге койрыктан бүгенге үпкә артык.

838. Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык.

839. Иртәгәге өчен ишәк кайгырган.

840. Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.

841. Иртәгәне алдан киртәлә.

842. Иртәгәсен исәпләмәгән — тәүбәсез үлгән.

843. Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.

844. Кантарда калфак кимә, яз көне бүрек кимә.

845. Каз килсә — яз килә.

846. Кара көзнең кары ятмас.

847. Караңгы кичтә күләгә булмый.

848. Караңгы төннән соң якты көн килә.

849. Караңгыда күз кыскан беленми.

850. Караңгыда тырнак кисмиләр.

851. Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра.

852. Караңгылык барын да бергә җыя.

853. Караңгылык яктылык белән бетә.

854. Караңгының канат асты киң.

855. Караңгының күзе юк, көндезгенең сүзе юк.

856. Кешегә калган көн — таң атмаган төн.

857. Киләсе көннең билгесе юк, үткән көннең кайгысы юк.

858. Кич булмыйча бүгенге көнне мактама.

859. Коралай килми — кыш җитми, коралай китми — яз җитми.

860. Кичәге гаҗәпкә бүген берәү дә гаҗәпләнми.

861. Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.

862. Кыш бавыры бик озын.

863. Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.

864. Кыш — кыямәт, яз — җәннәт.

865. Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.

866. Кыш көне эт тә: «Җәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем»,— дип әйтер, ди.

867. Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.

868. Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.

869. Кыш хәстәрен күрмәгән кысылыр да кашыныр.

870. Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.

871. Кыш — үги ана, яз — үз ана.

872. Кышка каршы тиен дә запас җыя.

873. Кышкы көн — бер карыш.

874. Кышкы көннең җылынуына ышанма.

875. Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.

876. Кышны кышсынмаган язны язсынмас.

877. Кышның гамен җәй уйла.

878. Кышның корсагы киң.

879. Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.

880. Кышның сапламы озын.

881. Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

882. Көз бай булма, яз бай бул.

883. Көз килеше җәеннән билгеле.

884. Көз кычкыра: «Уңдырам»,— дип, ә яз әйтә: «Тукта әле, мин нәрсә әйтермен»,— дип.

885. Көз көне — яшь кияүләр акылы, яз көне — яшь киленнәр II кылы.

886. Көзге катык — көмеш кашык, язгы катык — ярты азык.

887. Көзге көн — арткы акыл, язгы көн — ярты акыл.

888. Көзге көн кияү акылы, язгы көн яшь килен йөзе.

889. Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый.

890. Көзге көннең көлүе, көлүе дә җылавы.

891. Көзге көннән язгы төн яхшы.

892. Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал.

893. Көзгә — хәл үзгә.

894. Көзен купынасы бер тиен, язын золотнигы золотой.

895. Көн белән көн бер булмый.

896. Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — ай табагы.

897. Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.

898. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.

899. Көн күрәсең килсә, көндез йоклама.

900. Көн озаймый, төн кыскармас.

901. Көн туганчы ни тумас.

902. Көн — эш өчен, төн — ял өчен.

903. Көн яз булган, ит — аз булган.

904. Көндез йөрсәң кеше күрә, төнлә йөрсәң эт өрә.

905. Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла.

906. Көндез ут яндырмыйлар.

907. Көндезге эш кичке эштән көләр.

908. Көне беткән көндә үлә.

909. Көннең килеше тумышыннан билгеле.

910. Көннең киче иртәсеннән билгеле.

911. Көтәчәк — җитәчәк, узган кайтмый.

912. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

913. Күрми күргән көндез чыра яндырыр.

914. Күзмә күпер суга, Микула кадак кага.

915. Майдан соң курмы уртак.

916. Майсыз чәчәк ярылмас.

917. Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була.

918. Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр.

919. Март, мартның көне шарт.

920. Март: «Хут урынында булсам, сыерның мөгезен сындырыр идем»,— дип әйтә, ди.

921. Март чыкмый дәрт чыкмас.

922. Март әйтә, имеш: "Көндез-көндез көләрмен, иртә-кичен бөгәрмен".

923. Мартта — шарт, апрельдә — шапырыла.

924. Микула җитми җәй булмый, Микула җитми кыш булмый.

925. Мизгеле җитми таң атмас.

926. Мәленә күрә әмәле.

927. Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың.

928. Октябрь кара бия, ноябрь ала бия.

929. Октябрь ни арба, ни чана.

930. Питраудан соң кошлар сайравы бетә, җәйнең яртысы үтә.

931. Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

932. Покрау үтте — кыш җитте.

933. Саз булса да яз булсын.

934. Санаулы көн тиз үтә.

935. Сары сулар акмый кыш булмый, яңгыр сулар акмый яз булмый.

936. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.

937. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ай, май!

938. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, апрель аптырата.

939. Сентябрьдә әти дә бер, мин дә бер; мартта — әти алда, мин артта.

940. Сентябрьнең ундүртендә чикмән төшә, тун менә.

941. Соңга калган үкенү файда бирми.

942. Соңга калганга сумала.

943. Сәвердә сулар сәер була.

944. Сәвердәге явым — савып торган савым.

945. Сөмбелә туса, су суыныр.

946. Тавына күрә төлкесе, заманына күрә көлкесе.

947. Таң атмыймын дисә дә, көн куймый; көн батмыймын дисә дә, төн куймый.

948. Таңның яманы — кичнең аманы.

949. Таңы атмаган төн булмас.

950. Теләмә озын җәй, телә җылы җәй.

951. Туксанның бере туса, тулыксаган Идел катар.

952. Тәңре көне тарыдан да күп.

953. Төн кара булган саен йолдыз яктырак яныр.

954. Төн карыны бер колач.

955. Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.

956. Төннең күзе юк.

957. Төннең тынычлыгы — көннең куанычы.

958. Урак ае —тавыкларның сусыз ае, балаларның үксез ае.

959. Февральдә суык: «Сыерның мөгезен сындырыр идем дә, көнем млека»,— дип әйтә, ди, имеш.

960. Февральдә сыер мөгезен сындырырлык суыклар була.

961. Хут мартка: «Селәгәең җый, әй селәгәй»,— дип әйтә, ди.

962. Хут туды — ут туды.

963. Хут көне — ут көне.

964. Хутта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта.

965. Хәмәл туды — хәл булды.

966. Хәмәлдә хәл китә.

967. Элҗен көн суга бер кашык салкын кушыла икән.

968. Энем кырлач «агам кырлачтан уздырыйм» дип тырыша, ди.

969. Энем кырлач әйткән: «Агам кырлачны уздырам, яшь киленнәрнең көянтәсен сындырам».

970. Челләдә туның ташлама, кыш үзең бел.

971. Челләдә черем итсәң, кыш рәхәт йокларсың.

972. Эт елының игенен дуңгыз елны урырсың.

973. Яз башының чуагы каты кыздыра.

974. Яз башының җиле ярдай атаңны егар.

975. Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр.

976. Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.

977. Яз киреләнсә кыштан яман.

978. Яз көне ут: «Кая сикереп төшим икән?» — дип кенә йөри, ди.

979. Яз көненең суыгы яман була.

980. Яз сөрсәң, көз урырсың.

981. Яз уңмаган көз уңмас.

982. Яз — языл, кыш — кысыл.

983. Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

984. Яз япанчаңны, кыш азыгыңны онытма.

985. Яз үлмәсә, көз үлмәс.

986. Яз җитсә чебенгә дә җан керә.

987. Язгы көн ел туйдыра.

988. Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.

989. Язгы хезмәт — көзге хөрмәт.

990. Язгы юынтык кышка катык булыр.

991. Язга чыккач чегән тунын сата.

992. Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.

993. Язның пычрагы да ямьле була.

994. Язы булгач, сазы да булыр.

995. Ялангачка яз яхшы, киемлегә көз яхшы.

996. Январьның көне кыска, февральнең ае кыска.

997. Яхшы көн иртәдән үк күренә.

998. Яхшы көнгә түзмәгән яман көнгә түзмәс.

999. Яңа елда ярлы да бай була.

1000. Өенә күрә җиһазын кыл, заманына күрә рәвешен кыл.

1001. Өч көн дигән өч ел көткән.

1002. Үткән көннең билгесе юк, киткән көннең кайтуы юк.

1003. Үткән эшкә салават , бүгенгесе виноват .

1004. Үткәнгә үкенеп файда юк.

1005. Үткәндәге сүткән — өстенә үлән үскән.

1006. Үткәннәрдән гыйбрәт ал, киләчәккә үрнәк бул.

1007. Үтә якты күзне ала.

1008. Җәй дип колакчын калдырма.

1009. Җәй кунак—Симән көне озата.

1010. Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.

1011. Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.

1012. Җәй көне дип яфрак ашап булмый.

1013. Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.

1014. Җәй көне җәел.

1015. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

1016. Җәй ярлылар өчен, кыш байлар өчен.

1017. Җәйге челләдә туның калдырма, кышкы челләдә үзең белерсең.

1018. Җәйге эшләпә җилләтә, кышкы эшләпә тирләтә.

1019. Җәйгә чыккан җан үлмәс.

1020. Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.

1021. Җәүза тумый җәй булмый.

1022. Җәүһәрне сатып алып була, вакытны сатып алып булмый.

1023. Һич булмаганчы кич булсын.

1024. Һәр айның аты башка, һәр атнаның көне башка.

1025. Һәр заманның үз гореф-гадәте.

1026. Һәр кичәнең көндезе бар.

1027. Һәр нәрсәнең вакыты бар.

1028. Һәр таңның киче бар, һәр кичнең таңы бар.

1029. Ак җәймәле көн туу.

1030. Алда көн бетмәгән.

1031. Атнада җиде җомга.

1032. Атнасына алты ял.

1033. Барырсың узган буш көнгә.

1034. Бүген бар, иртәгә юк.

1035. Бүген болай, таңда әллә ничек.

1036. Бүген монда, иртәгә анда, иртәгесен күрербез таңда.

1037. Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.

1038. Елкы елың алдында.

1039. Елына күрә җылы шулпа.

1040. Кара көнгә калу.

1041. Кыш булганын колагы туңганнан белгән.

1042. Кыш көне кулыннан кар ала алмассың.

1043. Кыш уртасында — кура җиләге.

1044. Көн узсын, йон тузсын.

1045. Көндез шырпы белән эзләү.

1046. Көне ай кебек, ае ел кебек.

1047. Көнем калды азга, аздан калды тазга.

1048. Көнем өчен көл тартамын.

1049. Көнен күрсен, көлдә аунасын.

1050. Көннекен көнгә аудару.

1051. Мамай заманындагыларны белә.

1052. Мондый көндә яхшы кешенең эте дә йөрмәс.

1053. Ничә җәйләр, ничә кышлар.

1054. Нух пәйгамбәр заманыннан.

1055. Раштуада бер көрәк кар бирмәс.

1056. Сәгате ай, ае ел күк.

1057. Таң белән атып, көн белән батып.

1058. Төн чыкканчы йон чыкмас.

1059. Төштән соңга калган.

1060. Челлә чагында катып үлгән.

1061. Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән.

1062. Яз җитсә кызам, кыш җитсә сызам.

1063. Язган булса язга килер, язмаган булса көзгә килер.

1064. Яренгә кем бар, кем юк.

1065. Җиде төн уртасы.

1066. Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.

1067. Җәй алмаска, кыш бирмәскә.

1068. Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар.

1069. Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2235 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz