Пятница, 26.04.2024, 10:33:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 21 » ЗӨЛӘЙХАБИКӘ
ЗӨЛӘЙХАБИКӘ
19:06:12
Зөләйха намында мирза кызларыннан бер туташ Казан шәһәрендә яшь кенә офицердан сабак укымыш. Шул әснадә мәзкүр яшь офицерга мәхәббәт багламыш.

Шул көннән игътибаран кызга никадәр урыннардан яучылар килеп алырга сорасалар да, Зөләйхабикә барысына «бармыйм» дип кыска гына җавап бирмеш. Ләкин Зөләйхабикә һәрвакыт тирән уйда, күңеле басылган, һәркем берлә салкын гына ихтилятта булдыкыннан, әнкәсе кызының башында олуг бер исәп, тирән бер уй бар идекен аңламыш. Кызның һәрвакыт тәэсирле халәттә йөрүеннән, кемгә булса мәхәббәт баглап, шуның яшерен газабы вә яшерен януы берлә газап чигә торгандыр, дип уйламыш.

Анасы, кызны кемгә дә бирергә белмәгәч, кызының серен белер өчен, «әллә фәләнгә биримме, яки фәләнгәме», дия һәр таифәнең исемен зикер кыйлып, бөтенесен әйтеп чыкмыш. Кыз һәр каюсын рәд кыйлып торганда: «Әллә офицерга бирәемме?»— дигәч, кыз сачрәп чыгып:

— Әнкәем, җаным бул! Шуңар бирсәнә,— дия, барып әнкәсенең муенына сарылып егламыш. Кәнденең кемгә булган мәхәббәтен шул көннән игътибаран галәмгә белдермеш.

Менә бу эш халык арасына таралгач: кызының анасы булып, кыздан һәр таифәнең хасләтен сорап торган рәвештә итеп, махсус көй берлә халык боларга җыр чыгармышлар.

Нам — исем.
Әсна — вакыт.
Мәзкүр — әлеге, алда әйтелгән.
Ихтилят — аралашу, катнашу.
Таифә — төркем, җәмәгать.
Рәд кыйлу — кабул итмәү, кире кагу.
Кәнд — үзе.
Xасләт — холык, сыйфат.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1409 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz