Ике район арасында йөрүче маршрут автобусында барам. Кеше күп түгел. Янымда ак шәл бәйләгән, битләре җыерчыкланса да, матурлыгын югалтмаган олы яшьләрдәге мөлаем ханым утыра. Сүз иярә сүз чыкты. Сөйләме саф татарча түгел: үзбәк сүзләрен катнаштыра:
– Гафу итегез, мин татар хатыны, үзбәкчәдән һич тә арынып булмый. Ишетәсем дә килми, югыйсә. Нишлисең – өйрәнелгән.
Мин аптырап киттем. Ничек алай, ни өчен?
– И, замандаш, сөйли китсәң, бу бик озын кыйсса. Кайтканыма 10 ел, һаман качаклар рәтендә йөрим, паспорт алып булмый. Яңа закон чыккан, тиздән алырмын, Алла бирсә. Үзбәкстанда утыз ел яшәдем. Союз таркалгач, үзбәкләр безне кысрыклый башлады. Мин тиз генә котылып кайта алмас идем, ярый әле ирем «кәкрәйде»... Бу сүзләргә аптырамагыз, түзә алмагач әйтәм, 25 ел буе шул шакалның колы булып яшәдем. Үземнең дә зур гаебем булды ул вакытта. Апам белән үзбәк җизнигә каршы тора алмадым: мине Ходайбирдегә (иремнең исеме) сатып, кияүгә бирделәр. Ә җанкисәгем Татарстанда калды.
– Мөмкин булса, тулырак итеп сөйләгез әле.
– 60 нчы еллар башында Минзәлә педучилищесын тәмамлап, үзебезнең авылда ике ел башлангыч сыйныфларда укыттым.
Әле район үзәгендә, урта мәктәптә укыганда ук (йөреп укыдык) авылдашым Хәйдәр белән якынаеп киттек. Бу дуслык кына булмады, чын мәхәббәткә әверелде. Ул урта мәктәпне миннән ике ел элегрәк тәмамлап, Уфа нефть институтына керде. Мин училищены бетергән елны ул да институтны тәмамлады.
Октябрь бәйрәменә Хәйдәр авылга кайта. Мин юк, өй сатылган, кияүгә чыкты дигәннәр. Өйнең хуҗасы калган акчаны кеше аркылы апама җибәргән. Хәйдәргә шул кеше адрес биргән.
Зөһрә ханым Хәйдәрнең язган хатын яттан белә:
– Утыз ел буена аның бу хатын көн саен диярлек яшерен генә укып юаныч таба идем, алда өмет бар дип яшәдем. Менә ул хат (бераз кыскартылды – Р.З.).
«Җаным, сине эзләп юлларга чыктым, ләкин таба алмадым. Сагыш белән яшәү бик авыр. Әгәр сине тапмасам, үкенечләрдән барысы да җимерелер дип куркам. Синең белән кавышуыбызга ышанам! Гаеп миндә дә бар: сине теге вакытта, автовокзалда ук машинага утыртып алып китәсе калган. «Кайтып җитәрмен», – дигән сүзеңә ышандым.Хәзер көн-төн утлар йотып йөрим.
«Соңга калдың!» – дип әйтмәсәң, барысына да ризамын. Син кайт кына. Авылга кайткач, төрле гайбәтләр сөйлиләр: имеш, син бер үзбәккә кияүгә чыккансың.
Кичә төш күрдем. Имеш, синең белән бергә җитәкләшеп барабыз икән. Кинәт кенә җир тетрәп, упкын хасил булды. Син ярның бер ягында калгансың, ә каршы якта мин торам, имеш.
Бәгърем, мин сине чын-чынлап, шашып яраттым, бу мавыгу да, саташу да түгел иде. Дога ятлап йөргән кеше сыман, исемеңне пышылдап йөрим. Инде чынлап курка башладым: син мине ташлап киткәнсең...
Нәрсә өстим инде тагын? Кош теледәй булса да хат яз: сиңа ни булды? Ни дәшмисең, ни кайтмыйсың...
Хәйдәрең. 1967 ел 12 ноябрь. Яңа Үзән шәһәре, Казахстан.»
Аның бары бер генә хаты килде. Мин шулай да җавап яздым:
«Әйе, мин гаепле, йөрәксенеп, апага ияреп, сине ташлап киттем. «Синнән башка яши алмыйм, минеке бул!» – дигән сүзләрең хәзер дә күңелемдә. Авылга, әниеңә 4 тапкыр хат яздым, ләкин җавап булмады. Әллә алгансың, әллә юк – белмим. Никахлашып киткәннән соң да хатың булмады бит.
Кайсыбыз соң гөнаһлырак?! Шул сорауга җавап тапмыйм. Нинди көч, нинди кодрәт бу? Өстән кемдер әмер бирә гүя, без шуны үтәүче генә. Гөнаһы да аңа булсын! Әйе, үзбәккә барып каптым, үзем дә сизми калдым. Апа белән җизнәй «саттылар», моның тарихы бик гыйбрәтле. Сине онытырга кирәк тә бит, булдыра алмыйм, һаман өметләнәм! Нишлим соң инде?