Понедельник, 06.05.2024, 23:34:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » АБЫЙ-ЭНЕ, АПА-СЕҢЕЛ
АБЫЙ-ЭНЕ, АПА-СЕҢЕЛ
21:37:51
14538. Абзыеңның сакалы янганын күрсәң, үзеңнекен суга тык.

14539. Абзый, син минем белән үзең туган, ыңгырчагым туган түгел.

14540. Абыеңнан алда тәбегә басма.

14541. Ага акканда, җиңгә җиккәндә яхшы.

14542. Ага булсаң — акыл әйт, акыл әйтсәң — мәгъкуль әйт.

14543. Ага-эне тату булса, ат күп булыр; абсын тату булса, аш күп булыр.

14544. Агай, алдан сагай.

14545. Агай дигәндә сагай.

14546. Агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек.

14547. Агай-эне — ачы, бал — төче.

14548. Агай-эне белән аш татлы.

14549. Агай-энедән аю-бүре курыккан.

14550. Агай-эненең кадере аманлыкта беленми, яманлыкта беленер.

14551. Агай-эненең тартышы — туй бүләге ертышы.

14552. Агай-энең сау булса — әдәм тимәс, кисәвең озын булса кулың көймәс.

14553. Агай-энеңне яманлап, туган кайдан табарсың; аргамакны яманлап, толпар кайдан табарсың.

14554. Агайлар булса — аш килер, туганнар булса — ту килер.

14555. Агам кемне алса, җиңгәм шул; апам кемгә барса, җизнәм шул.

14556. Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.

14557. Агасы барның сагы бар, баласы барның яме бар.

14558. Агасы барның ягасы бар.

14559. Апасын күзәт, сеңелесен ал.

14560. Ат үлсә, савыр мирас; ага үлсә, җиңги мирас.

14561. Ашамасаң да, май яхшы; яманласаң да, агай яхшы.

14562. Аямда булса ялармын, апамда булса кабармын.

14563. Брат братның көтү көткәненә рад.

14564. Брат братның тегермән тартканына не рад.

14565. Игәчем өенә барганчы игәртчелек он иләрмен.

14566. Колан, кактан җирәнсә, как тапмый чүлдә үләр; үзенең башын зур тоткан, агаеның башын хур тоткан — карендәш тапмый ят та үләр.

14567. Олы ага — икенче ата.

14568. Тауга карап тау булма, агай-энеңә яу булма.

14569. Эне яхшы булса, аганың бәхете; бала яхшы булса, атаның бәхете.

14570. Эненең малы күп булса, ага булыр; киленнең ашы күп булса, ана булыр.

14571. Энесе барның тынычы бар.

14572. Энесе гайрәтле булса, агасы кадерле булыр.

14573. Яман энегә ага булма, яман тунга яга булма.

14574. Яхшы ага — җил ягыңа койма, ышык ягыңа кала.

14575. Өзәңге бавы, озын булса да, җиргә җитмәс; эне, яхшы булса да, олы абзыйга җитмәс.

14576. Үз агасын агаламаган — кеше агасын якалар.

14577. Үлгән агайга югалган тай.

* * *


14578. Агай олы, мин зур — атка печән кем салыр?

14579. Агай эшли — мин арыйм.

14580. Камар агасы юк, куркыр хуҗасы юк.

14581. Син ага да мин ага, бу сыерны кем бага.

14582. Тәтәй бара, мин дә барам әбәт чиләк күтәреп.

14583. Тәтәң туе көн буе.

14584. Чәчен-башын туздырган, апасыннан уздырган.

14585. Җиңем яман булса да, ягам яхшы; үзем яман булсам да, агам яхшы.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1577 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz