4266. Ана тавык «кырт-кырт» килеп торыр.
4267. Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый.
4268. Аңгыра тавык чүплек башына йомырка салыр. ...
4260. Кызыл күрсә, күркәнең гайрәте килер.
4261. Күперенү күркәгә генә килешә.
4262. Күркә кызылга үч. ...
4230. Алдан очкан ата каз, арттан очкан ана каз.
4231. Ана каз йомырка басканда, ата каз янында биер.
4232. Ана каз каңгылдамаса, ата каз бармас. ...
4212. Акчарлак суда булыр.
4213. Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый.
4214. Дөя кошын да арбага җигәләр. ...