4229. Аерылган каз тупланган каргага җим булыр. 4230. Алдан очкан ата каз, арттан очкан ана каз. 4231. Ана каз йомырка басканда, ата каз янында биер. 4232. Ана каз каңгылдамаса, ата каз бармас. 4233. Ата-аналы казга унике бәбкә дә аз. 4234. Балалы казга җим тимәс. 4235. Бәбкә чыкса — каз булыр, яңгыр яуса — яз булыр. 4236. Каз артыннан тавык Идел аша очмас. 4237. Каз арыкласа да, карга булмас. 4238. Каз — бергә, козгын аерым очар. 4239. Каз — каз белән, үрдәк үрдәк белән очар. 4240. Каз какылдаудан туймас, үрдәк бакылдавын куймас. 4241. Каз канаты каләм булыр. 4242. Каз канатына су йокмас. 4243. Каз килсә — яз килә. 4244. Каз китә дип, карга да киткән. 4245. Каз тиресен иләсәң дә, каеш булмас. 4246. Каз өчен тавык жәл түгел. 4247. Каз үзе чүлдә булса да, күзе күлдә булыр. 4248. Каз үрдәкне талый, үрдәк тавыкны талый. 4249. Казга кайсы казанга салсалар да барыбер. 4250. Казны канатыннан бәйләсәң, күпме талпынса да очалмас. 4251. Оясын пычраткан каз басып торыр. 4252. Сәгать уникене суккач , каз йомырка сала башлый. 4253. Утырган каз урынын белә. 4254. Ялгыз казның тавышы чыкмый. 4255. Яхшы каз оясын пычратмас. * * * 4256. Аңарда каз зиһене бар. 4257. Каз кайда пешәр, койрыгы кая төшәр. 4258. Мактанма, каз,— һөнәрең аз. |