Среда, 15.05.2024, 15:59:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 10 » БАШКА КОШЛАР
БАШКА КОШЛАР
23:17:13
4211. Акчарлак килми яз булмый.

4212. Акчарлак суда булыр.

4213. Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый.

4214. Дөя кошын да арбага җигәләр.

4215. Кенәри үзе читлектә, күңеле иректә.

4216. Кычыткан чыпчыгы: «Үз өем, үз илем!» —дип сайрый икән. Моның өе кайда дип карап торсалар, кычыткан арасында кычыткан ефәгеннән үргән оясына кереп киткәнен күргәннәр.

4217. Сиртмә койрык: «Минем койрыгым сиксән пот»,— ди, имеш.

4218. Торымтайдан очкыр крш булмас, тургай ташлап каз алмас.

4219. Тәвә кошы, «оч» дисәң—«мин тәвә», «йөк тарт» дисәң, «мин кош» ди икән.

4220. Шәүлегән су чыгарган, карга кинәнгән.

4221. Әтәлге , мактанса, «тычкан тоттым!» дияр.

4222. Әтәлгене куй, карчыганы чөй.

4223. Үз урманында чупай да купай.

4224. Һәрбер көелте үз сазлыгын мактый.

* * *

4225. Күгәрченнәр арасындагы чәүкәләр кебек.

4226. Тилгән мие ашаган.

4227. Чәүкә мие эчкән.

4228. Һөдһөд тоткан күк булган.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2503 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz