Четверг, 16.05.2024, 06:29:56   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 10 » ТАВЫК, ЙОМЫРКА, ЧЕБИ
ТАВЫК, ЙОМЫРКА, ЧЕБИ
23:23:59
4265. Алмаган тавык, салмаган йомырка, чебешләрне сата башлама.

4266. Ана тавык «кырт-кырт» килеп торыр.

4267. Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый.

4268. Аңгыра тавык чүплек башына йомырка салыр.

4269. Балалы тавык — гаугалы халык.

4270. Берәүнең чебешен үтерсәң, тавык түләрсең.

4271. Бүленгән тавыктан бүленмәгән күкәй артык.

4272. Дүрт аяклы тавык юк.

4273. Инкубатор чебеше ата-анасын танымас.

4274. Инкубатор чебеше әрсез булыр.

4275. Йомырка кырлы булмас.

4276. Йомырка салган тавык үзе кытаклый.

4277. Йомыркадан җөй эзләмә.

4278. Кайчагында тавык та әтәч булып кычкыра.

4279. Кап-кара тавык та ап-ак йомырка сала.

4280. Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек.

4281. Кеше тавыгы күркә булып күренә, имеш.

4282. Кешенең чебешен ашасаң, казыңны бирерсең.

4283. Киләчәк тавыктан килгән күкәй яхшы.

4284. Кирәгеңне тырнап-казынып табарга тавыктан өйрән.

4285. Кызыл йомырка көнендә кыйммәт.

4286. Кысыр тавык күп кытаклый.

4287. Кыткылдаган тавыкның барысы да күкәй салмас.

4288. Күкәй салмас тавык көн элгәре кытаклый.

4289. Күкәйдәге бәбкә су сорый.

4290. Күп кытаклаган тавык йомырканы аз сала.

4291. Күпме кыркылдаса да, тавык очып тау ашмый.

4292. Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.

4293. Мал башы — тавык.

4294. Мая башы — бер күкәй.

4295. Мая булса, күкәй булыр.

4296. Соңга калган йомыркадан сукыр чебеш чыгар.

4297. Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр.

4298. Сукыр тавыкка бакра да бодай.

4299. Сукыр тавыкның төшенә тары кергән, чүпләп бетерә алмагач тагы кергән.

4300. Сырлы күкәй сабан туенда гына була.

4301. Тавык белгәнен кычкырыр.

4302. Тавык белән ят, әтәч белән тор.

4303. Тавык, бер күкәй салганчы, бөтен мәхәлләне аякка бастырыр.

4304. Тавык берәр бөртек чүпләп тә тук тора.

4305. Тавык берәр йомырка сала.

4306. Тавык, йомыркасы артына җиткәч, урын эзли.

4307. Тавык канат какса да очалмас.

4308. Тавык «кикрикүк» дигән белән әтәч булмас.

4309. Тавык кош түгел.

4310. Тавык кытакламаса, күкәй саласын кем белә.

4311. Тавык көл тибәр — үз башына сибәр.

4312. Тавык, күкәй салмас борын, оя басмый.

4313. Тавык күкәй салмас борын чебешен ашамыйлар.

4314. Тавык күп җирдә чүп күп.

4315. Тавык очса — тамга куна, лачын очса — тауга куна.

4316. Тавык сала, карга ала.

4317. Тавык симерсә, арты бөрешә.

4318. Тавык та йомырка салганчы гына кытный.

4319. Тавык та маясыз салмый.

4320. Тавык та тырнап туена.

4321. Тавык та үргә карап су эчә.

4322. Тавык, тауга менгәч, әтәч булып кычкырган, ди.

4323. Тавык тибенсә, чүп чыга.

4324. Тавык төшенә тары керә, ашамаса тагы керә.

4325. Тавык төшенә тары кергән, тан атканчы ашап бетергән.

4326. Тавык чүпли-чүпли күзеңне чыгарыр.

4327. Тавык чүпләнеп тамак асрый.

4328. Тавык үз кетәген мактый.

4329. Тавыкны күкәй өйрәтми.

4330. Тавыкның азганы әтәч булып кычкырыр.

4331. Тавыкның астына күкәй куймасаң, чебеш кайдан килсен.

4332. Тавыкның ерак сәфәре — ындыр.

4333. Таң атырын тавык белер, көн батарын кәккүк белер.

4334. Таңдагы тавыктан бүгенге йомырка артык.

4335. Тоз ашаган тавык әтәч булып кычкырыр.

4336. Тонган йомыркадан бәбкә чыкмас.

4337. Тырнанмаган тавыкның тамагы туймый.

4338. Уртак тавыктан ялгыз йомырка яхшы.

4339. Ут эчендә тоткан йомырка сытылмый.

4340. Хәтерсез тавыкның чебиләрен карга ташыр.

4341. Чебешне көз саныйлар.

4342. Чебешне яз санамыйлар, көз саныйлар.

4343. Чебиле тавык тилгәннән курка.

4344. Үләсе килгән чебеш кое кырыенда йөрер.

4345. Үскән чебеш тавык артыннан йөрми.

4346. Җөйсез йомырка була, сөяксез бәрәңге була.

* * *

4347. Аннан әйбер алганчы, тавыктан сөт саварсың.

4348. Аның тавыгы юргалый.

4349. Ике тавыкка азык аера алмый.

4350. Йомыркадан әле яңа гына чыккан.

4351. Йомыркадан җөй тапкан, беләүдән тут тапкан.

4352. Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә.

4353. Койрыгы кискән тавык кебек.

4354. Күкәй эчендәге сары кебек.

4355. Суга төшкән чебеш кебек.

4356. Тавыгы йомырка салмаган, чебешләрне сатарга уйлый.

4357. Тавык кетәгенә кертү.

4358. Тавык мие эчкән.

4359. Тавык түгел, йолкып ашамаслар.

4360. Тавык чүпләп бетергесез.

4361. Тавыкка күз салып, сарыктан колак каккан.

4362. Тавыкны күкәй өйрәтә.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3666 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz