Четверг, 02.05.2024, 07:32:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 2 » АГАЧ ТӨРЛӘРЕ
АГАЧ ТӨРЛӘРЕ
10:09:23
1721. Байтирәкнең чайкалуы җилдән.

1722. Бер каенның күләгәсе бөтен илне капламас.

1723. Бәрмәчлектән йөзем булмас.

1724. Зирек хәлен зирек белер.

1725. Имән агач — каты агач, каен агач — чырагач.

1726. Имән агачының иелгәне — сынганы.

1727. Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая.

1728. Имән каты җиргә төпләнер.

1729. Имән күмере исле булыр.

1730. Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми.

1731. Имәндә алма үсмәс.

1732. Каен агач тал булмас, каен суы бал булмас.

1733. «Каен агачы бар җирдә авыру бар микән?»—дип әйтәләр, ди, каен агачы юк җирләрдә.

1734. Каен тузы юеш булмый.

1735. Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.

1736. Каен төбенә тал чыкмый.

1737. Каенның тузын макта, имәннең үзен макта.

1738. Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс.

1739. Карагайның көле күп, имәннең күмере күп.

1740. Карама агачы — каршы агач.

1741. Карышып үскән караманы турайталмассың.

1742. Кечкенә имәндә ботак күп була.

1743. Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.

1744. Куба тал шарт сынар, сары тал йөгенеп калыр.

1745. Нарат — башыннан, имән — төбеннән корый.

1746. Нарат төз карап үсәр, өянке өяләп үсәр.

1747. Озын тирәкнең күләгәсе төбенә төшмәс.

1748. Сыгылмалы тал сынмас, сыгылмас имән сынар.

1749. Тал ком ярата, усак дым ярата.

1750. Тал судан туймас.

1751. Талны чыбык чагында бөгәләр.

1752. Тик торган караулы тирәккә тимиләр.

1753. Тирәк, башын югары күтәргән өчен, җимештән коры калган.

1754. Тирәк, ни юан булса да, пычкыдан котылмас.

1755. Тирәк төптән авар.

1756. Тирәкнең, тамыры черемичә, яфрагы саргаймый.

1757. Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас.

1758. Усак агачында алма үсми.

1759. Усак яфрагы көндәшле хатыннар шикелле: җилсез көндә дә кыймылдап тора.

1760. Чатлы-ботлы — карама булыр, шарт-шорт янган — усак булыр.

1761. Черек каен бакадан да курка.

1762. Чикләвек агачы эчтән чери.

1763. Чикләвек ашыйсың килсә, тешеңне жәлләмә.

1764. Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.

1765. Юкәдә җиде хасият.

1766. Юкәнең чәчәге — бал, кабыгы — юкә, череге — дару, агачы — сөян.

1767. Ялгыз каенга кош кунмас.

1768. Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.

* * *

1769. Ватылмый торган чикләвек.

1770. Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.

1771. Карама көленә утырту.

1772. Кеше чикләвек җыярга барганда ул җиләк җыярга бара.

1773. Кәкре каенга терәтү.

1774. Нарат урманында үскән агач.

1775. Тузга язмаганны сөйли.

1776. Чикләвегемнең төше юк, сезнең кебек кеше юк.

1777. Шәрәле имән ауды.

1778. Юкә агачка атландыру.

1779. Юкәдә икән чикләвек.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4168 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz