Среда, 15.05.2024, 11:17:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 19 » АЯК КИЕМНӘРЕ. ОЕК-БИЯЛӘЙ
АЯК КИЕМНӘРЕ. ОЕК-БИЯЛӘЙ
22:30:59
9028. Аягында итеге барга бөтен җир өсте күн.

9029. Аягыңдагы итегең тар булса, дөньяның киңлегендә ни файда.

9030. Бастым — киез булды, киердем — киез итек.

9031. Башмак алтыннан булса да, аты һаман башмак булыр.

9032. Башмак балчыксыз булмас, арпа кылчыксыз булмас.

9033. Башыңа төшкәч, башмак тукырсың.

9034. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.

9035. Без капчыкта ятмас.

9036. Бер ташлаган чабатаны яңадан кимиләр.

9037. Бияләй аркылы бармак янама.

9038. Бияләй үзе шапылдамый.

9039. Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны да беләләр.

9040. Ике аяк бер кәвешкә сыймас.

9041. Ике сыңар- бер кием.

9042. Ике чабата бер кием, теләсәң кайсын киен.

9043. Иске калушның кадере юк.

9044. Итеге тишекнең чабатасы тишек.

9045. Итеге яман түргә чыга алмый, җиңе яман аш эчә алмый.

9046. Итек алсаң — кунычы кала, ит алсаң — бурычы кала.

9047. Итек аша аяк кушып булмый.

9048. Итек кидем дип, чабатаны чыгарып ташлама.

9049. Итекченең итеге сүтек, тимерченең балтасы китек.

9050. Катлап кигән чабата нык була.

9051. Күрми күргән күн итеген башына кигән.

9052. Күрми күргән күн итеген киеп үлгән.

9053. Күрми күргән чабатасын түргә элгән.

9054. Оегыңны карап ки: эчендә чаян ятмасын.

9055. Тегелмәгән итегеңне мактама.

9056. Тишек башмак кемгә хаҗәт.

9057. Чабата аякка килешә дип биткә кимә.

9058. Чабата бер башлагач үзе үрелеп бетә.

9059. Чабата гына парлап йөри.

9060. Чабата маллар таба.

9061. Чабата үрүнең дә рәте бар.

9062. Чабата җиде юкәдән үрелә, ди.

9063. Чабатаны ерак ташлама — итек тузса, алып киярсең.

9064. Чабатаны кайтаруын гына кайтар, тезүен кем дә тезәр.

9065. Чабатасына күрә киндерәсе.

9066. Чабатачының ашы үрә , ярый һөнәренә күрә.

9067. Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә.

9068. Шөшле сораганга балта тоттырмыйлар.

9069. Юкәңне хәзерләмичә чабатага керешмә.

9070. Юньсез итекче безне гаепләр.

9071. Ялангач аякка һәр башмак таман.

9072. Үлчәүсез чабата да тукый алмассың.

* * *

9073. Артыңнан иске чабата.

9074. Безгә без булмый безгә шөшле булмас.

9075. Бер аягында ката, икенчесендә чабата.

9076. Бияләй эченнән йодрык күрсәтү.

9077. Гаеп бездә түгел, шөшледә.

9078. Иске чабатага яңа киндерә үргән.

9079. Кыл чабата киендерү.

9080. Кырык ел чабата ясап, чабатага олтан сала белмәгән.

9081. Кәвешләре бер магазинда булган.

9082. Көн уздырып, чабата туздырып.

9083. Олтырагына да тормау.

9084. Олтырагың булып хезмәт итәрмен.

9085. Судан чыгып җитмәгән, чабатасын киптерә.

9086. Тирес чабата туку.

9087. Төрттек-тарттык — баш саптык, кактык-суктык — олтан кактык.

9088. Чабата кайтарып йөрү.

9089. Чабата кесәмдә берәү калган икән.

9090. Чабата ярминкәсе ясау.

9091. Чабатага баш сапма.

9092. Чабатага калып, җибәрермен салып.

9093. Эчле-тышлы бияләй.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3298 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz