2757. Азнаган айгырны өердә сына. 2758. Айгыр куйсаң өнледән куй, кучкар куйсаң йонлыдан куй. 2759. Айгыр өерен ташламас. 2760. Айгырны нидән салсаң, атны шуннан алырсың. 2761. Айгырың ала булса, колының кола булыр. 2762. Айгырың үлмәс борын амбарыңны биклә. 2763. Атың айгыр булса, ят та кайгыр, атың ак та булса, утыр да макта. 2764. Бөләсең килсә, айгыр асра. 2765. Ике айгырны бер сарайга япмыйлар. 2766. Тәртәдән ашкан айгыр яман. 2767. Язгы айгыр яткан җирдән кешни. 2768. Яхшы айгыр табын ташламас. 2769. Җигә белгән айгыр җигәр. |