2067. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. 2068. Ач аю уйнамас. 2069. Ашамаган аю биеми. 2070. Аю артына чуан чыккан, ялый-ялый җаны чыккан. 2071. Аю — базында батыр. 2072. Аю баласын алга алсаң да иш булмас. 2073. Аю белән бүре гомергә дус булмас. 2074. Аю белән танышсаң, мылтыгыңны калдырма. 2075. Аю бии, чегән акча ала. 2076. Аю гомергә кул юмас. 2077. Аю да балны ашаган-ашаган да артына сылаган. 2078. Аю илә сыер туган түгел. 2079. Аю кыш буе йоклый, «йокым туйды» дими. 2080. Аю күрмиенчә айга сикермиләр. 2081. Аю тора торган урын кыйммәт түгел, тавык тырмаша торган урын кыйммәт. 2082. Аю урманны саклый, урман аюны саклый. 2083. Аюга атаган бүрегә була. 2084. Аюга да кырык елга бер бәйрәм була, ди. 2085. Аюдан курыккан бүрегә юлыккан. 2086. Аюдан курыккан урманга бармас. 2087. Аюдан курыксаң — урманга барма, бүредән курыксаң — сарык асрама. 2088. Аюны аю ашамас, бүрене бүре ашамас. 2089. Аюны да биергә өйрәтәләр. 2090. Аюны сыйпаган белән сыер булмас. 2091. Аюны тукмап бүре итеп булмый. 2092. Аюны үтермәс борын тиресен сатмыйлар. 2093. Аюны үтерсәң, үләксәсеннән курыкма. 2094. Аюныкын бүрегә ходай язган күрергә. 2095. Аюның йөрәген май басар, майдан йокы басар. 2096. Аюның үзен аю мае белән майлыйлар. 2097. Балның тәмен аю да белә. 2098. Балның яхшысын аю ашар. 2099. Бер өнгә ике аю сыймас. 2100. Бии белмәгән аюга урам тар. 2101. Биисе килмәгән аюга көй килешми. 2102. Бәйләмәгән аю биеми. 2103. Кеше түгел аю да кулга ияләшә. 2104. Көчсез аю тавышы белән куркытыр. 2105. Күп аю өн казымас. 2106. Тотылган аю биергә өйрәнә. 2107. Өйрәтелмәгән аю биеми. 2108. Үтермәгән аюның тиресен тунамыйлар. * * * 2109. Аю дисәң өне юк, бүре дисәң җоны юк. 2110. Аю куып, куян тоткан. 2111. Аю хезмәте күрсәтү. 2112. Безнең әти — аючы, эшләмичә баючы. |