Среда, 15.05.2024, 07:12:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » АКЧА. АЛТЫН, КӨМЕШ, БАКЫР АКЧАЛАР. СУМ, ТӘҢКӘ, ТИЕН
АКЧА. АЛТЫН, КӨМЕШ, БАКЫР АКЧАЛАР. СУМ, ТӘҢКӘ, ТИЕН
23:18:03
7653. Агачак кан тамырда тормый, чыгачак акча янчыкта тормый.

7654. Ак акча кара көн өчен.

7655. Акча аккош: муенын суза да оча.

7656. Акча акчаны таба.

7657. Акча алача түгел, өйдә суга алмассың.

7658. Акча байныкы, янчык тайныкы.

7659. Акча бакчада үсми.

7660. Акча бакыр, санарга такыр.

7661. Акча барда бар да дус та, бар да яр.

7662. Акча башны ашый.

7663. Акча белән җүләр дә байый.

7664. Акча белән шайтанны да мәчеткә кертеп була.

7665. Акча беткәч, ахмак та кесәсен карый.

7666. Акча булса, гакыл табылыр.

7667. Акча гарипкә тансык.

7668. «Акча» дигәнне чукрак та ишетә.

7669. Акча калада кала.

7670. Акча кадере — беткәч беленер.

7671. Акча кадерен бай белер.

7672. Акча кесәдә түгел, башта.

7673. Акча кешегә акыл бирә.

7674. Акча кешене кешегә ят итә.

7675. Акча кешене сикертә.

7676. Акча кошы кулдан төшми, кулдан-кулга оча.

7677. Акча, кысып тотсаң үлә, йомшак тотсаң очып китә.

7678. Акча күн ягы белән килә, иләк ягы белән китә.

7679. Акча күргәч күзең тонмасын.

7680. Акча күрсә, фәрештә юлдан таяр.

7681. Акча күңел аздыра.

7682. Акча — көчсезгә көч, телсезгә — тылмач.

7683. Акча, ничек килсә, шулай китәр.

7684. Акча санаганны ярата.

7685. Акча санаудан туймый, ди.

7686. Акча — санаулы, акчалы — танаулы.

7687. Акча саранны таный.

7688. Акча тапканчы исәп тап.

7689. Акча тау аркылы юл сала.

7690. Акча таш астында, таш аждаһа башы астында.

7691. Акча таш кистерә.

7692. Акча тиеннән, сарык бәрәннән үсә.

7693. Акча чыкканны ир тоймас, тир чыкканны тире тоймас.

7694. Акча чыкмый, акча керми.

7695. Акча эт түгел — хуҗаны танымый.

7696. Акча өчен мулла да намаз боза.

7697. Акчага арыслан сөте дә табып була.

7698. Акчага мохтаҗ кешегә акыл өйрәтмә.

7699. Акчага сат, акчага сатылма.

7700. Акчалы сайланыр.

7701. Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.

7702. Акчалының эше күп, бакчалының ашы күп.

7703. Акчалының җаны ике, акчасызның — бер.

7704. Акчаны берәү дә суга атмый.

7705. Акчаны зурлыйм дип үзеңне хурлама.

7706. Акчаны табуы мең бәла, саклавы ике мең бәла.

7707. Акчаны тоту рәхәт, калдыгын санау кыен.

7708. Акчаны чөйгән саен кошлы ягы төшмәс.

7709. Акчаны, юлдан тапсаң да, санап ал.

7710. Акчаны юләр дә таба, аны тота белергә кирәк.

7711. Акчаның башы — аһ , соңы — чаһ .

7712. Акчаның дуслыгына ышанма, авыргач та сине ташлый.

7713. Акчаның күзе юк.

7714. Акчаның күзенә ак төшкән.

7715. Акчасы акның йөзе ак.

7716. Акчасы барның сүзе уң, акчасы юкның сүзе соң.

7717. Акчасы булса, букчасы булыр.

7718. Акчасы күп — залим кеше, акчасы юк — галим кеше.

7719. Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.

7720. Акчасыз эш пешми, ярмасыз бәлеш пешми.

7721. Акчасыз ялга туймас, акчалы йокыга туймас.

7722. Акчасызның кулы кыска.

7723. Акчасын биргәннең сыбызгысы уйнар.

7724. Акчаң беткәнгә кайгырма, көчең белән эшең бетмәсен.

7725. Акчаң булмаса, кесәң ертыклыгыннан ни зыян.

7726. Акчаң булса бер букча, җан тынычлыгы юк ла.

7727. Акчаң булса, тота бел.

7728. Акчаң булса сөярләр, акчаң беткәч төярләр.

7729. Акчаң киттеме дип сорамыйлар, эшең беттеме дип сорыйлар.

7730. Алты акчам бар — ат алырмын, җиде акчам бар — җир алырмын.

7731. Алтын азса, җиз булыр.

7732. Алтын ачкыч ачалмаган йозак юк.

7733. Алтын бик кечкенә — байлар янчыгында, бакыр бик зур — хәерчеләр капчыгында.

7734. Алтын гомер торса да төсен югалтмый.

7735. Алтын дип язган — акылыннан язган.

7736. Алтын зур булмас, тәмле күп булмас.

7737. Алтын кечкенә булса да, кадере зур.

7738. Алтын кешене эзләми, кеше алтынны эзли.

7739. Алтын киткәч, акыл бирүче күп.

7740. Алтын ком арасында ятыр.

7741. Алтын кулны пычак кисмәс.

7742. Алтын-көмеш күп җирдә фетнә чыга.

7743. Алтын-көмеш җирдә ятмас.

7744. Алтын кыйммәтен сарраф белер.

7745. Алтын күзнең явын ала.

7746. Алтын күп булса да ашарга ярамый.

7747. Алтын пычракка төшсә дә бәһасен җуймас.

7748. Алтын сарысы сарыга сабыштыра.

7749. Алтын тоткан алтынны таныр, күрми күргән җизне дә алтын санар.

7750. Алтын туфракка аралаш чыгар.

7751. Алтын төпкә бата, тирес өскә калка.

7752. Алтын чермәс, дау армас.

7753. Алтын чыккан җирендә кадерле.

7754. Алтын чәчсәң, алтын урырсың.

7755. Алтын чүплектә дә ялтырый.

7756. Алтын юкта җиз дә ныграк ялтырый.

7757. Алтын янында тимер дә ялтырый.

7758. Алтын әдәмнең акылын алыр.

7759. Алтын өстенә акыл — ике алтын.

7760. Алтын үзе чермәсә дә күп башларны чертә.

7761. Алтын җем итә, табынганны җен итә.

7762. Алтынга бакыр катыштырсаң бозарсың.

7763. Алтынга исе киткән — акылыннан читкә киткән.

7764. Алтынга табынган — акылдан абынган.

7765. Алтында тузан тормас.

7766. Алтынны пычракка буяу белән кадере китмәс.

7767. Алтынны Саррафтан сора, җәүһәрне — коемчыдан.

7768. Алтынны таштан эзлә, акылны баштан эзлә.

7769. Алтынны тимер таба.

7770. Алтынны тота белмәгән җиз итәр.

7771. Алтынны тоткан кеше генә таный.

7772. Алтынның бөтен кадере дә аның аз булуында.

7773. Алтынның кулда барда кадере юк.

7774. Алтыны барда җүләрне дә акыллы диләр.

7775. Алтының булса, көмешең табылыр.

7776. Барнагыл да барнагыл дип, Барнаулга бармагыл.

7777. Бер тиен акча белән мунча салып булмый.

7778. Бер тиен — бер акча, ике тиен — күп акча.

7779. Бер тиен кергән баеган, бер тиен чыккан бөлгән.

7780. Бер тиенне күпме шомартсаң да алтын булмый.

7781. Бер тиеннең бәясен белмәгән бер тәңкәне күрмәс.

7782. Берәү акча таба, берәү янчык тага.

7783. Берәү акча җыя, берәү капчык тегә.

7784. Бию белмәс саз сайлар, акчасы юк кыз сайлар.

7785. Бу дөньяның хурлыгы — бар да акча юклыгы.

7786. Бәла башы бер акча.

7787. Дөнья куласасы акча көче белән әйләнә.

7788. Ике тиен чыгармый бер тиен кермәс.

7789. Ишек йөрткән тупсадыр, эшне йөрткән акчадыр.

7790. Кесәдә бер тиен дә югында әлбә ашыйсы килә.

7791. Кесәңдә йөз мең булса, әтәчкә атланып очып була.

7792. Кешенең мең тәңкәсеннән үз бер тиенең яхшы.

7793. Кулыңа төшкәнче акчаны әрәм итмә.

7794. Мал колыннан үсә, акча — тиеннән.

7795. Патша акчаны үзе суктырса да җиңә алмый.

7796. Сары алтын өчен кара күз чыккан.

7797. Саф алтынга төшеп калу куркыныч түгел.

7798. Тамчы-тамчы күл була, тиен-тиен сум була.

7799. Телләнең тезгене юк, нократның нуктасы юк.

7800. Тиген килгән тәңкәдән тир чыгарган тиен артык.

7801. Тиен — агачтан агачка, тиен кулдан-кулга сикерә.

7802. Тиен тәңкәне саклый.

7803. Тиен тәңкәне җыя, тәңкә тиенне җуя.

7804. Тирләмичә акча табылмый.

7805. Тишекле тәңкә җирдә ятмас.

7806. Тотарга акчаң булсын, алырга мал табылыр.

7807. Фәлән җирдә алтын бар, барсаң бакыр табылмас.

7808. Хәерсез бер тәңкәдән хәерле бер тиен артык.

7809. Хәрам акча кесә тишә.

7810. Чын алтын уттан курыкмый.

7811. Эш акчада, гөл бакчада.

7812. Юк акчага янчык текмә.

7813. Юк бул, ярлы бул, кулыңда акчаң булсын.

7814. Явым белән җир күгәрер , акча белән ир үңгәрер.

7815. Үз акчасы булмаган кеше кесәсендәген санар, ди.

7816. Һәр ялтыраган алтын түгел.

* * *

7817. Акча бездә бер букча, ефәк бездә мунчала.

7818. Акча бездә күп түгел, кирәгенә юк түгел, килә тора, китә тора, кирәгенә җитә тора.

7819. Акча безне тапмый, без акчаны табабыз.

7820. Акча керсә, уч табанын үбүчән.

7821. Акчам юк — акылым юк.

7822. Акчасын биргән, патшасы үлгән.

7823. Анда акча бетсә, коеда су бетәр.

7824. Ат башыдай алтын бирсәләр дә кирәкми.

7825. Бакча җимеше түгел, акча җимеше.

7826. Безгә ике тиен — бер акча.

7827. Бездәге акчаны тавык та чүпләп бетермәс.

7828. Бер акчага йорт та ала, сыер да ала, дөягә дә күз сала.

7829. Бер тиен биреп сөйләтеп булмас, ике тиен биреп туктатып булмас.

7830. Бер тиен белән керәләр, ярты тиен белән чыгалар.

7831. Бер тиен өчен җан сата.

7832. Ике тиен — бер акча, аңардан да сдача.

7833. Иске бер тиен кебек ялтырау.

7834. Иске бер тиендәй чәчрәп чыгу.

7835. Күзеңә кырып салырга сукыр бер тиен дә юк.

7836. Сиңа биргән акчаны багор белән су төбеннән эзләргә.

7837. Тишекле бер тиен кебек әйләнеп кайту.

7838. Хәзинә таптым — чүпкә аттым, алтын таптым — бакырга алмаштым.

7839. Хәзрәтеңә хәзер акча, җитмәгәненә бакыр акча.

7840. Үз бер тиене бер тиен.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2284 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz