Среда, 15.05.2024, 20:12:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 24 » АКЫЛ, АҢ, АКЫЛЛЫЛЫК ҺӘМ АКЫЛСЫЗЛЫК
АКЫЛ, АҢ, АКЫЛЛЫЛЫК ҺӘМ АКЫЛСЫЗЛЫК
22:41:30
11398. Аз булса да, үз акылың булсын.

11399. Айгырның алдыннан, ишәкнең артыннан, ахмакның һәр ягыннан сак бул.

11400. Акча ярлысыннан акыл ярлысы яман.

11401. Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма.

11402. Акыл айнымас, алтын черемәс.

11403. Акыл байлыгы тузмас байлык.

11404. Акыл базарда сатылмый.

11405. Акыл баскыч башында үсми.

11406. Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый.

11407. Акыл белән эш итү — мең бәланең калканы.

11408. Акыл буй белән үлчәнми.

11409. Акыл булмаса, алтын ни эшкә.

11410. Акыл булса, юл бар.

11411. Акыл — дәрья, уй — диңгез.

11412. Акыл келәт түгел, яңадан салып булмый.

11413. Акыл кемгә дә капчык белән асмаган.

11414. Акыл сакал белән бергә үсми.

11415. Акыл — тезген, холык — ат, тезгенеңне белеп тарт.

11416. Акыл төбе — тәҗрибә.

11417. Акыл юлда чәчелеп ятмый.

11418. Акыл яшьтә түгел, башта.

11419. Акылга акылны кушкач чын акыл туа.

11420. Акылга сай — көчкә бай, акылга бай — көчкә сай.

11421. Акылдан зур байлык, наданлыктан зур ярлылык, киңәштән зур таяныч юк.

11422. Акыллы акча җыя, юләр таш җыя.

11423. Акыллы алга барыр, артына карар.

11424. Акыллы аркылыга үсә, тинтәк буйга үсә.

11425. Акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар.

11426. Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.

11427. Акыллы ашый, тиле ташый.

11428. Акыллы аңына алганчы, юләр сөйләп бетерер.

11429. Акыллы белән эш йөртсәң — акыл җыярсың, юләр белән эш йөртсәң — үз акылыңны җуярсың.

11430. Акыллы бер тапкыр, акылсыз мең тапкыр алданыр.

11431. Акыллы ир — ил агасы, акылсыз ир — ил бәласе.

11432. Акыллы кеше башка кешенең хатасыннан гыйбрәт алыр.

11433. Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас.

11434. Акыллы кеше белгәнен сөйләми, тиле кеше ни сөйләгәнен белми.

11435. Акыллы кеше — кулындагын саклар.

11436. Акыллы кешенең сүзе алдан йөрер.

11437. Акыллы кешенең яманлавы ахмакның мактавыннан яхшырак.

11438. Акыллы сөйләмәс, надан сөйләтмәс.

11439. Акыллы сүздән курка, тиле таяктан курка.

11440. Акыллы сүзен «мин» дип башламый.

11441. Акыллы, тиргәсә дә, тир чыгармас.

11442. Акыллы тәкә суяр, ахмак юкә суяр.

11443. Акыллы уйлаганчы, тиле сугып ега.

11444. Акыллы уйлаганчы, тинтәк эшен бетерер.

11445. Акыллы уйлап торганчы, тиле улын өйләндергән.

11446. Акыллы утка карый, ахмак казанга карый.

11447. Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак — өметенә.

11448. Акыллы — эше белән, ахмак — сүзе белән.

11449. Акыллы өйләнгәнче тиленең улы булган.

11450. Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.

11451. Акыллы үзен гаепләр, надан — дустын.

11452. Акыллыга ак кучат , тилегә тирмән орчыгы.

11453. Акыллыга акыл бирсәң, укып белер; акылсызга акыл бирсәң, кычкырып көлер.

11454. Акыллыга баш кыйбат, акылсызга мал кыйбат.

11455. Акыллыга бер сүз мая, ахмакка мең сүз зая.

11456. Акыллыга — ишарә, сукырга — таяк.

11457. Акыллыга ишарәт, акылсызга бишәр әйт.

11458. Акыллыга михнәт булган җирдә юләргә рәхәт була.

11459. Акыллыдан киңәш ал, акылсызның сүзен тыңла.

11460. Акыллыдан турысын әйттерә алмасаң, тиледән сора.

11461. Акыллыдан хикмәт чыгар, ахмактан әкәмәт чыгар.

11462. Акыллылар бәхет артыннан, бәхет юләр артыннан чаба, ди.

11463. Акыллылар янына барсаң, аңгыраны ияртмә.

11464. Акыллының акылын үлчәргә акыл кирәк.

11465. Акыллының аты да армый, туны да тузмый.

11466. Акыллының кадере ахмак янында беленер.

11467. Акыллының тезгене мие белән йөрәгендә, ахмакның тезгене колагы белән күзендә.

11468. Акыллының теле күңелендә, акылсызның күңеле телендә.

11469. Акыллының чәчен ахмак агартыр.

11470. Акылны күршедән бурычка алып булмый.

11471. Акылны җил алмый, карак та урламый.

11472. Акылны юләрдән өйрән.

11473. Акылның кадере әдәп белән, байлыкның кадере юмартлык белән, куәтнең кадере баһадирлык белән.

11474. Акылның кулы нәфеснең тезгенен тотар.

11475. Акылның урыны мидә, нуры күңелдә.

11476. Акылсыз авызындагын алдырыр.

11477. Акылсыз, атка менсә, атасын танымас.

11478. Акылсыз калудан ике күзсез калганың артык.

11479. Акылсыз, чынын әйтәм дип, үзенең серен әйтә, ди.

11480. Акылсызга акыл бирмәкче булсаң, үзең акылсыз калырсың.

11481. Акылсызга әйткән сүз — агып киткән су кебек; акыллыга әйткән сүз — кулга кунган кош кебек.

11482. Акылсыздан акыл сорау — иблистән иман сорау.

11483. Акылсыздан макталганчы акыллыдан тиргәл.

11484. Акылсызлар акыллашыр.

11485. Акылсызны якын итмә, акыллыны ерак итмә.

11486. Акылсызның акылын эт ашар.

11487. Акылы азның азабы күп.

11488. Акылын алтынга алышкан — алтынын бакырга алышкан.

11489. Акылың булса, бер көн элек хәрәкәт ит.

11490. Акылың сукыр булса, күзнең файдасы зур түгел.

11491. Акылыңа акыл куш, ачуына сабыр куш.

11492. Алтын алма, акыл ал.

11493. Алтын кирәк түгел, акыл кирәк.

11494. Алтын — ташта, акыл — башта.

11495. Алтынга ия булган — хур булган, акылга ия булган — зур булган.

11496. Алтынга омтылган югалган, акылга омтылган юл алган.

11497. Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.

11498. Атлы атын мактар, юләр хатынын мактар, бөтенләй юләр үзен мактар.

11499. Ахмак, алдындагы аштан өркеп, ачтан үлгән.

11500. Ахмак, атка менсә, үзен түрә санар.

11501. Ахмак ахмак түгел, аны котырткан ахмак.

11502. Ахмак белән кода булсаң, бәла белән туй уздырырсың.

11503. Ахмак белән сөйләшеп утырыр өчен зур ахмаклык кирәк.

11504. Ахмак бер кулы белән аш бирсә, икенче кулы белән таш бирер.

11505. Ахмак бозуга бар, төзүгә юк.

11506. Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.

11507. Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.

11508. Ахмак көндез шәм ягар, мае беткәч кичен айга багар.

11509. Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.

11510. Ахмак үзе белмәс, белгәннең сүзенә күнмәс.

11511. Ахмакка алты калач биш тиен.

11512. Ахмакка биргән киңәш далага аткан ук кебек.

11513. Ахмакка гыйбадәт кылырга кушсаң, маңгаен тишеп бетерер.

11514. Ахмакка сүз тыңлату дөяне чокырдан үткәрүдән дә кыен.

11515. Ахмакка эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтер.

11516. Ахмакны алтынга мансаң да ахмак.

11517. Ахмакны өйрәтү — үлгәнне терелтү.

11518. Ахмакның ала-коласы булмас.

11519. Ахмакның балта сабы да аркылы.

11520. Ахмакның кылган эше акыллыга гыйбрәт.

11521. Ахмакның мең сүзе — акыллының бер сүзе.

11522. Ахмакның олысы-кечесе юк.

11523. Ахмактан акыл өйрәнеп була, үзенә акыл биреп булмый.

11524. Ахмактан ябалак та урманга качкан.

11525. Аю көченә ышана, кеше акылына ышана.

11526. Аңгыра бер дә юкка каңгыра.

11527. Аңгыра сөйләгәндә хәким дәшми торыр.

11528. Аңлаган бер кылдан да аңлар, аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.

11529. Аңламаган — колагын киссәң дә аңламас.

11530. Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренер.

11531. Аңлы аңлар, ахмак таңлар.

11532. Аңсызлык иясен һәлак итә.

11533. Бала үсәр, тиле һушланмас.

11534. Бер акыл — ярты акыл, ике акыл — тулы акыл.

11535. Бер акылдан ике акыл яхшырак.

11536. Бер акыллы баш мең башны саклый.

11537. Бер акыллы эшләгән ахмаклыкны ун ахмак та эшли алмый.

11538. Бер акыллыга ике тинтәк табыла.

11539. Бер ахмакның соравына унике акыллы җавап бирә алмый.

11540. Бер тинтәк бер төен бәйләр, кырык акыллы чишә алмас.

11541. Бер тинтәк өйне тинтерәтә, ике тинтәк илне тинтерәтә.

11542. Бер юләр югалтканны йөз акыллы таба алмас.

11543. Бер юләргә киңәш ит, бер акыллыга киңәш ит.

11544. Берәүнең мең куе бар, берәүнең мең уе бар.

11545. Бик зур акыллы кеше юләрсымак тоелыр.

11546. Битеңне бизәмә, акылыңны бизә.

11547. Биш юләргә киңәш итмә, бер акыллыга киңәш ит.

11548. Буе булмасын, акылы булсын.

11549. Буй белән түгел, уй белән.

11550. Гөл кадерен былбыл белер, зир кадерен зирәкләр белер.

11551. Гомердә бер тилелек терсәгеңне тешләтер.

11552. Дивана бер дә юкка куана.

11553. Диванага кайгы да бәйрәм.

11554. Диванадан ай башын сорама.

11555. Дурак дуамал күтәрер.

11556. Дуракка акыл кирәкми.

11557. Дуракка доктор даруы дәрман бирмәс.

11558. Дуракка юл биргәнең яхшырак.

11559. Дурактагы мал — иләктәге су.

11560. Дөядәй алтының булганчы төймәдәй акылың булсын.

11561. Зирәк һәр җирдә кирәк, тик чын зирәк бик сирәк.

11562. Ике ахмак бер акыллыны җүләрлектә гаепли.

11563. Ике тинтәк берексә, ил булмас.

11564. Ике тинтәк кушылса — яу була, ике ипле кушылса — тау була.

11565. Ике чабата бер кием, ике җүләр бер тиен.

11566. Ике юләргә бер акыл да җитә.

11567. Ил тилесе илгә тансык.

11568. Илдә бер тинтәккә урын табыла.

11569. Илдә исәр үлмәс.

11570. Илле кеше арасында тиле кеше кайгыра.

11571. Илле кеше өчен тиле кеше кычкырган.

11572. Иләктә су тормый, юләрдә сүз тормый.

11573. Иртәнге акыл төшкә ярамый, төшке акыл кичкә ярамый.

11574. Исле кеше уйламый эш итмәс.

11575. Исерек айный, тиле — юк.

11576. Исәр буйга үсәр, акылга — юк.

11577. Исәр булырга исәп кирәкми.

11578. Исәр кеше Идел кичкәч исен җыйган.

11579. Исәр яңа тунын кисәр, иске тунын ямар.

11580. Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.

11581. Исәргә имгәк тә тимәс.

11582. Исәрнең акча түләгәч исенә тешәр.

11583. Ишәк — ише белән, тинтәк — тиңе белән.

11584. Йөз акыллыны бер тинтәк саташтырыр.

11585. Кайвакыт юләрнең бер сүзе ярап куя.

11586. Кайчак тинтәк сүзе дә эшкә бара, кайчак акыллы кешенең дә бармый.

11587. Каргага — сабын, тилегә — үгет.

11588. Карт юләр яшь юләрдән кирерәк була.

11589. Кеше акылы белән бай булганчы үз акылың белән ярлы бул.

11590. Кеше акылы белән ерак бара алмассың.

11591. Кеше акылы кешегә борчак.

11592. Кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит.

11593. Кеше күрке — акыл.

11594. Кеше тилесе көлке китерә, үз тилең оят китерә.

11595. Кеше яндырган чыраны ахмак өреп сүндерер.

11596. Кешегә акыл биргәнче үзеңә акыл табарга кирәк.

11597. Кешегә үз акылыңны биреп булмый.

11598. Кешенең акылы — эшеннән, гыйлеме сүзеннән беленер.

11599. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

11600. Киемне зиннәтләүгә караганда акылны зиннәтләү файдалы.

11601. Килеп чыкса бер юләр, барлык расходыңны түләр.

11602. Кимекнең матурлыгы — җилек, кешенең матурлыгы — акыл.

11603. Котырган — коега кармак салыр.

11604. Котырганнан — ята биреп котылган.

11605. Кул белән берне, акыл белән меңне җиңеп була.

11606. Кысканың озын буласы юк, ахмакның исле буласы юк.

11607. Кәҗә белән исәр кешегә закон юк.

11608. Көч акылга буйсына.

11609. Күз берне күрсә, акыл меңне күрә.

11610. Күке оя ясамас, тиле өй ясамас.

11611. Мал арттырудан акыл арттыру яхшырак.

11612. Малга ярлы булсаң бул, акылга ярлы булма.

11613. Малсызлык ярлылык түгел, акылсызлык ярлылык.

11614. Матурлык дәрья кичтерми, акыллылык — кичтерә.

11615. Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

11616. Мокытны хет кырык ел укыт — һаман да мокыт.

11617. Нәфес тезгене — акыл кулында.

11618. Олы булма, акыллы бул.

11619. Олылык гәүдәдә түгел, акылда.

11620. Сакалга ышанма, акылга ышан.

11621. Сантыйның салпы ягына салам кыстыралар.

11622. Серкә үзен бал санар, тинтәк үзен сау санар.

11623. Син таш санасаң, юләр ком саный.

11624. Сыерга тоз күрсәтмә, тинтәккә кыз күрсәтмә.

11625. Сылулыктан файда юк, акылы-һушы булмаса.

11626. Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

11627. Тиле ахшамнан соң азар.

11628. Тиле белән бай теләсә ни эшли.

11629. Тиле белән котырган — икесе дә бер.

11630. Тиле белән сөйләшсәң, кулында тимер булсын.

11631. Тиле белән тапма да, өләшмә дә.

11632. Тиле белән яшәгәнче акыллы белән бергә үл.

11633. Тиле купса төптән куба.

11634. Тиле кызылга гашыйк.

11635. Тиле таш җыяр.

11636. Тиле телмәрче булыр.

11637. Тиле тиккә кызар.

11638. Тиле, «тиле» дигән саен, тигәнәк буе сикерер.

11639. Тиле тиле дә, акылы бер киле.

11640. Тиле тилегә ямьле күренер.

11641. Тиле тиледән курыкмас.

11642. Тиле — тиңе белән, итәге-җиңе белән.

11643. Тиле тотса нык тотар.

11644. Тиле тотынса тирәк ега.

11645. Тиле түрен бирмәс.

11646. Тиле өйләгә кадәр генә көйле.

11647. Тиле үз сүзен үзе җүпләр.

11648. Тиле үзен бетергән, акыллы эшен бетергән.

11649. Тиле үзен мактар.

11650. Тиле үзен-үзе мактар, ялкау үзен-үзе аклар.

11651. Тиле җилкенсә тирәк селкенә.

11652. Тилегә акыл кирәкми.

11653. Тилегә акыл бирсәң, атың җигүле булсын.

11654. Тилегә акыл бирү — иләк белән су ташу.

11655. Тилегә акыл өйрәтмә, үзең тиле булырсың.

11656. Тилегә бар җирдә дә тигезлек.

11657. Тилегә бау да бер, тау да бер.

11658. Тилегә диңгез тубыктан.

11659. Тилегә түрә юк.

11660. Тилегә әйтсәң котырыр, юлга чыгып утырыр.

11661. Тиледән туры хәбәр.

11662. Тилегә тарыма, тарысаң арыма.

11663. Тиледән түрә куйсаң, илеңне яуга алдырыр.

11664. Тиледән сорама, ул үзе әйтер.

11665. Тилеләр булмаса, акыллыга ни сан.

11666. Тилеләргә кыңгырау таксалар, җизнең бәясе алтынга чыгар иде.

11667. Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.

11668. Тилене килегә салып төеп акыллы итәр хәл юк.

11669. Тиленеке тишек.

11670. Тиленең башына чиртеп карамаслар, кылган эшенә карарлар.

11671. Тиленең дә даны бар.

11672. Тиленең тиресе калын.

11673. Тиленең тиңе булмас, тирлекнең җиңе булмас.

11674. Тиленең эше — кара бозау теше.

11675. Тинтәк белән мал тапканчы, акыллы белән югалт.

11676. Тинтәк белән типтергәнче аңлы белән таш ташы.

11677. Тинтәк белән юаш бер тәртәдә.

11678. Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.

11679. Тинтәк кеше улар, акыллы уйлар.

11680. Тинтәк купса зур кубар.

11681. Тинтәк ни тормас, ни утырмас.

11682. Тинтәк тегелмәгән итеген мактар.

11683. Тинтәк, «тинтәк» дисәң, тигәнәк буеннан йөгерер.

11684. Тинтәк типсә нык тибәр, юләр сукса нык сугар.

11685. Тинтәк, типсә, тимер өзәр.

11686. Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.

11687. Тинтәккә көн дә бәйрәм.

11688. Тинтәккә эләксәң, тинтерәрсең.

11689. Тинтәкне укытуы таш кисүдән авыррак.

11690. Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.

11691. Тинтәкнең таягы сигез; бере тимәсә, бере тияр.

11692. Тинтәкнең я кулы тынмас, я теле тынмас.

11693. Тәмсез мул булыр, юләр зур булыр.

11694. Төсенә карама, акылына кара.

11695. Төядәй буе булганчы, төймәдәй акылы булсын.

11696. Уйлаган илле кеше, ярып салган тиле кеше.

11697. Уйлаган туй ясаган, уйламаган кул яралаган.

11698. Уртача акыллы булуга караганда атаклы исәр булуы кыен.

11699. Халык үз тилесен үзе саклый.

11700. Хәйлә алты, акыл җиде.

11701. Чибәр — берне, акыллы меңне ияртә.

11702. Чибәрлек көн өчен, акыл гомер өчен.

11703. Чын юләр үзен мактар, урта юләр хатынын мактар.

11704. Шадра булса да, аңгыра булмасын.

11705. Эш итә белсәң, тиле дә эшкә ярый.

11706. Юләр бармак күрсәтсәң дә көлә.

11707. Юләр белән баланы гаеп итмиләр.

11708. Юләр белән бәйләнсәң, үзең юләр булырсың.

11709. Юләр белән исәрне чәчеп үстермиләр.

11710. Юләр белән серләшмә, усал белән телләшмә.

11711. Юләр белән юаш бер.

11712. Юләр егылып үләр.

11713. Юләр ике түләр.

11714. Юләр икәнеңне яшерә белү дә акыл.

11715. Юләр мактаганны ярата.

11716. Юләр мөгезле булмый, мөгезле булса, «әнә килә!» диярләр иде.

11717. Юләр сыйпаганны белмәс.

11718. Юләр шул — бер төшкән чокырга тагын төшәр.

11719. Юләр юләрне мактый.

11720. Юләр юньгә килмәс.

11721. Юләр әйткән, акыллы ышанган.

11722. Юләр «җиңдем» дияр, акыллы «юл бирдем» дияр.

11723. Юләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.

11724. Юләргә суд юк.

11725. Юләргә юл такыр.

11726. Юләрдән ботка да, өйрә дә пешерә алмассың, бары чүлмә¬геңне генә пычратырсың.

11727. Юләрдән дию пәрие дә качкан.

11728. Юләрлек җитмеш мең төрле.

11729. Юләрләр мәҗлесендә акыллы кеше мәзәк күренер.

11730. Юләрне уңга борсаң, сулга йөгерер.

11731. Юләрне чәчеп үстермиләр, ул үзе үсә.

11732. Юләрне чәчкәннәр, тинтәк үскән.

11733. Юләрнең бүреге юләр булмый, үзе юләр була.

11734. Юләрнең ише булмас, ялкауның эше булмас.

11735. Юләрнең мең гаебе дә кичелә, галимнең бер гаебе дә кичелми.

11736. Юләрнең теле үз бугазын кисәрлек озын булыр.

11737. Юләрнең уены-чыны бергә.

11738. Юләрнең үзеннән сорама, теленнән сора.

11739. Юргалы белән юлдаш булма, тинтәк белән авылдаш булма.

11740. Ялгыз акыл — ярты акыл, күмәк акыл — тулы акыл.

11741. Яшь акыл — буш акыл.

11742. Яшь акыл — өйрәнмәгән тай кебек.

11743. Үз акылын чамалаган хур булмас.

11744. Үз илендә юләр булган читтә акыллы булмас.

11745. Үз файдасын ахмак та белә.

11746. Үзе ахмакның сүзе ахмак.

11747. Үзе сөйләр, үзе көләр — шулдыр юләр.

11748. Үзенә дә акылы юк кеше кешегә акыл бирүчән була.

11749. Үтә исәр буйга үсәр.

11750. Җенлегә якын торма.

11751. Җиде уйдан бер карар, сигезенче уй зарар.

11752. Җитмәснең үзенә дә җитмәс.

11753. Һәр тиле үзенчә акылдан яза.

11754. Һәр эшнең үз тилесе була.

* * *


11755. Акыл сатма, үзеңә калмас.

11756. Акыл теше чыккан инде.

11757. Акыл чәчләре башын ташлаган.

11758. Акыл өләшкәндә абзар артында калган.

11759. Акыл өләшкәндә капчыгын тотып калган.

11760. Акыл өләшкәндә кершән буянып калган.

11761. Акыл өләшкәндә мич астында калган.

11762. Акылга былчырак бау салу.

11763. Акылың алтын булса да, үзең бакыр.

11764. Аның акылы керәле дә чыгалы.

11765. Аның акылы юлдан адашмаслык кына.

11766. Атайдан яшь калдык, акылдан буш калдык.

11767. Бармакка чорнарлык та акылы юк.

11768. И юләр, юләр, мәче казыр, эт күмәр.

11769. Кешегә акыл өләшмә — үзеңә дә юк.

11770. Ни акыллы, ни тиле, ни булса да икеле.

11771. Ни чүмәлә, ни зурат, ни акыллы, ни дурак.

11772. Сип акыл җыйганда мин дә таш санамадым.

11773. Тинтәккә тиләкә биреп, ярлының учагын боздырыр.

11774. Уймакка салырлык та акылы юк.

11775. Юләр дисәң — акыллысыман, акыллы дисәң — шыр юләр.

11776. Әллә юләрлек, әллә үҗәтлек.

11777. Өй артында килесе, килесе янында тилесе.

11778. Үз акылым үземдә, кеше акылы теземдә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5241 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz