Вторник, 07.05.2024, 18:59:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » АНА
АНА
21:22:09
14219. Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

14220. Ана авыртмасын дип суга.

14221. Ана ачуы — язгы кар: күп булса да, тиз эри.

14222. Ана булмыйча ананың кадерен белеп булмый.

14223. Ана каргышы төшәр иде, ана сөте җибәрми.

14224. Ана куены туннан җылырак.

14225. Ана — мич казнасы.

14226. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.

14227. Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.

14228. Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

14229. Ана — өйнең өрлеге.

14230. Ана җылысы — кояш җылысы.

14231. Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.

14232. Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

14233. Анаңда булса — сорарсың, учыңда булса — яларсың.

14234. Инә кулы — им.

14235. Инә сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән.

14236. Йорт анасы белән корт анасы бер.

14237. Кеше анасыз тумас, әҗәлсез үлмәс.

14238. Кояш янында — җылылык, ана янында — изгелек.

14239. Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

14240. Сөт белән кергән соңгы сулыш белән чыгар.

14241. Чит кешенең сөюе — үз анаңның йодрык төюе.

14242. Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында.

14243. Яхшы ана булсын өчен хатыннарга акыл һәм вөҗдан бирелгән.

14244. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.

14245. Үз анасын яманлаган ят дошманга тотылыр; үз кешесен яманлаган ят дошманнан отылыр.

14246. Һавада болыт бар, анада өмет бар.

* * *


14247. Ана куеныннан чыгып җитмәгән.

14248. Анадан алган сөтләрен китерү.

14249. Анасы яламаган.

14250. Мәнди анасы да белә.

14251. Тапкан анам түгел, яраткан аллам түгел.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1299 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz