Среда, 08.05.2024, 00:07:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » АНА ҺӘМ БАЛА
АНА ҺӘМ БАЛА
21:25:08
14265. Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

14266. Алыптай алты малайны кабыктай бер ана асрый.

14267. Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

14268. Ана балага баккан, бала танага баккан.

14269. Ана йөрәге бала өчен дәрья.

14270. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

14271. Ана янында бала ятим булмый.

14272. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

14273. Аналы баланың үзе тук, анасыз баланың күзе тук.

14274. Аналы ятим — ярты ятим.

14275. Ананың әхлаксызлыгы — баланың бәхетсезлеге.

14276. Анасыз баланың тәрбиясе ким булыр.

14277. Анасыз калган бала үз иягенә генә таяна.

14278. Атны иясе таныр, баланы анасы таныр.

14279. Бала ананы утка бастырыр.

14280. Бала зарын анасы белер.

14281. Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.

14282. Бала, тугач ук, анасы телен аңлый, имеш.

14283. Бала еламаса, ана сөт бирмәс.

14284. Балалы хатын белән көртләгән тавык усал булыр.

14285. Балалы хатынның балагы чыккан.

14286. Баланың анасына башка төше ошамаса, актыгында йокысы ошый.

14287. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

14288. Баласы алма капканга анасының теше камашкан.

14289. Баласы атка менсә, анасы ботын кыса.

14290. Баласы елаган, җиңә алмагач анасы елаган.

14291. Баласы елак булса, анасы чирак була.

14292. Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр.

14293. Баласыз хатын ботаксыз агач.

14294. Бер бала әйткән, ди: «Кунак барында мин котырам, кунак- киткәч әни котыра»,— дип.

14295. Бәбиле хатын талымсак булыр.

14296. Ул анасы — губернатор, кыз анасы посып ятыр.

14297. Ул анасы — тутый кош, кыз анасы — кара кош.

14298. Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

14299. Уңмаган хатынга бала сылтавы.

14300. Уңмаган хатынның баласы тыңлаусыз булыр.

14301. Ханнан бала олы, баладан ана олы.

14302. Хатынны яхшы күрсәткән алдындагы баласы, сыерны яхшы күрсәткән артындагы танасы.

14303. Яшь баланың зарын анасы белер.

14304. Монысы әле аның баласы, пичтә калгандыр анасы.

14305. Учагыннан ут өзмәс, улын-кызын туйгызмас.

14306. Сөтен имеп туйган, күкрәген тешләгән.

14307. Әни дә кук, мин дә кук.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2950 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz