2779. Аргамак алын бирмәс. 2780. Аргамак ат юл башлар. 2781. Аргамак атның билгесе — казылык җыймас, ял җыяр. 2782. Аргамак егылса алдына егылыр. 2783. Аргамак менгән арымас. 2784. Аргамак сыйпау сөймәс, алаша мактау сөймәс. 2785. Аргамакка авыр булса, арбага җигелер. 2786. Аргамакның билгесе —эчен эчкә тартканы. 2787. Аргамактан ат туса, ал аягы ак булыр. 2788. Ат та йөгерек булсын, җир дә тигез булсын. 2789. Ат юргалар, иясе дан алыр. 2790. Атның солтаны юрга. 2791. Бер менсәң дә юрга мен. 2792. Йөгерек атка дала кадерле. 2793. Йөгерек атка камчы кирәкми. 2794. Йөгерек атка ял бетмәс. 2795. Йөздән юрга чыгар, меңнән толпар чыгар. 2796. Камчылатып чапкан атның йөгереккә саны юк. 2797. Көнең бер көн булса да, юрга менеп үт. 2798. Солы ашамас аргамак яфракка моң булыр. 2799. Толпар — тарбануыннан , шоңкар талпынуыннан билгеле. 2800. Толпарга тиң ат булмас. 2801. Толпардан—тояк, шоңкардан кыяк калыр. 2802. Толпарның утлавы бер булса да, атлавы башка. 2803. Тулпар, аягы кызса, канатланып очар. 2804. Чабыш аты чапмый түзә алмый. 2805. Чабышка чыккан аргамакның аягын тышауламыйлар. 2806. Чабышкы алын бирсә, ялын кис. 2807. Чабышкы, сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр. 2808. Чабышкыга чабышкы янында чыбыркы кирәкми. 2809. Юрга атны дилбегәсез йөртмиләр. 2810. Юрганың кадере җилгәндә беленер. 2811. Юртак атка юл кыска. 2812. Юртак атның тоягы ике. 2813. Җаена сыпырсаң — юрга булыр, кирегә сыпырсаң — чыгымчы булыр. 2814. Җилдерми йөгерек басылмый. |