Четверг, 02.05.2024, 16:10:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 2 » АРЫСЛАН
АРЫСЛАН
15:33:58
2030. Ана арыслан, баласы өчен, утка керер.

2031. Арыслан айга менмәсә дә, сикерүе дан.

2032. Арыслан, айга менәмен дип, аягын сындырган.

2033. Арыслан ат өеренә баш булса, арыслан өере булыр, арыслан өеренә ат баш булса, ат өере булыр.

2034. Арыслан ау тапмый кайтмас.

2035. Арыслан ачта төлке тук.

2036. Арыслан баласы арыслан булыр.

2037. Арыслан, бауда торса да эт булмас, арыслан булыр.

2038. Арысла н белән юлбарыс бер-берсен ерактан күрсә кире китәр, якыннан күрсә һөҗүм итәр, имеш.

2039. Арыслан бер вакытта да юлбарыс белән күсегә бер төсле карамый.

2040. Арыслан, картайса, тычкан өнен күзәтер.

2041. Арыслан киек баласын ау белән тоталар.

2042. Арыслан киек үз каршысында тау барга кайгырмас.

2043. Арыслан көче төлкегә хас түгел, төлке хәйләкәрлеге арысланга төс түгел.

2044. Арыслан күләгәсендә тиен туеныр.

2045. Арыслан оясында яткан сарыктан саклан.

2046. Арыслан серен юлбарыс белмәс.

2047. Арыслан сунар тапмактан гаҗиз калмас, карчыга чыпчык авызыннан җим алмас.

2048. Арыслан тешен күрсәтсә, көлә дип уйлама.

2049. Арыслан юлбарыстан качмас.

2050. Арыслан үз көче белән туяр.

2051. Арыслан үлгәннән соң, азу тешен тычканнар кимерә, ди.

2052. Арысланга атлансаң, камчың кылыч булсын.

2053. Арысланга тимер зынҗыр гарьлек түгел.

2054. Арысланнан арыслан туа.

2055. Арысланны — тырнагыннан, куянны колагыннан таныйлар.

2056. Арысланның, айга менәм дип, биле биртелгән.

2057. Арысланның иркәге дә арыслан, тешесе дә арыслан.

2058. Арысланның уеннан төлкенең муены өзелә.

2059. Арысланның ятканыннан билгеле.

2060. Арысланның үлеге — тычканның тереге.

2061. Бәйле арысланга куян да ташлана.

2062. Читлектә арыслан да ачуын баса.

2063. Эт иснәгән судан арыслан эчмәс.

2064. Эттән калганны арыслан җимәс.

2065. Үлгән арысланнан тере тычкан артык.

2066. Үлгән арысланны куян да барып типкән.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2214 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz