Среда, 15.05.2024, 18:55:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » АШАУ-ЭЧҮ, АЧЛЫК-ТУКЛЫК
АШАУ-ЭЧҮ, АЧЛЫК-ТУКЛЫК
23:19:44
9519. Авызы бар ачка үлмәс.

9520. Авызыңа кергәнне чәйнәргә иренмә.

9521. Авызыңа салганны йота бел.

9522. Аз аша — асыл яшә.

9523. Аз аша — таза аша.

9524. Аз ашаган күп ашар, күп ашаган аз ашар.

9525. Аз ашаган май ашар, күп ашаган лай ашар.

9526. Аз ашадым дип бервакытта да үкенмәссең.

9527. Аз кап, күп чәйнә.

9528. Азлап капкан җиңел йотыла.

9529. Азлап капсаң тук булырсың, зур капсаң тыгылырсың.

9530. Ай да тәмле ашаган көлгән, көн дә тәмле ашаган бөлгән.

9531. Алган сыныкны калдырмыйлар.

9532. Алдыңа куйган ашны хурлама.

9533. Арзан керешермен, ашавым белән кыйммәткә төшерермен.

9534. Атны ат саклый, ачны ач саклый.

9535. Ач, ач яныннан тизрәк кач.

9536. Ач булдым дип егълама, күп ачның бер туклыгы булыр; тук булдым дип куанма, күп тукның бер ачлыгы булыр.

9537. Ач булсаң яхшы ашарсың, ялангач булсаң яхшы киярсең.

9538. Ач калмаган аш кадерен белмәс, җәяү йөрмәгән ат кадерен белмәс.

9539. Ач карынга вәгазь сөйләмә.

9540. Ач карынга ни бармый.

9541. Ач кеше уенын онытыр.

9542. Ач кешегә аш кирәк, тук кешегә баш кирәк.

9543. Ач кешегә «көт» дигән сүз авыр.

9544. Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк исе тәмлерәк.

9545. Ач кешенең ачуы яман.

9546. Ач күзенә йокы кермәс.

9547. Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.

9548. Ач сугышыр, тук килешер.

9549. Ач — төшендә оча, тук — бастырыла.

9550. Ач узар, ялангач узмас.

9551. Ач урамга чабар, ялангач өйгә чабар.

9552. Ач хәтерен тук белмәс, авыру хәтерен сау белмәс.

9553. Ач чагында ашаганны тук чаг ында онытма.

9554. Ач чагында биргән көлчә тук чагында биргән калачтан артык.

9555. Ач әйткән: «Тулы капчык ипидән буш корсак авыррак».

9556. Ач җиһанда нан юк санар.

9557. Ачка бар аш та тәмле.

9558. Ачка бер кашык аш алтыннан кыйммәт.

9559. Ачка казан астырма, туңганга ут яктырма.

9560. Ачка кем аш бирсә, шул карендәш.

9561. Ачка киңәш биргәнче күмәч бир.

9562. Ачка тугыз юрган япканнар, алай да йоклый алмаган.

9563. Ачка үлгәннең куеныннан ипи эзләмә.

9564. Ачкүз олы кашык эләктерер.

9565. Ачкүз туяр, кашыгын куймас.

9566. Ачкүз өйдә утырыр, күңеле нәүрәпкә төшеп менәр.

9567. Ачкүзнең кашыгы куенында.

9568. Ачлык ни җидермәс , туклык ни дидермәс.

9569. Ачлыкта алтыннан бер йотым ярма артык.

9570. Ачлыкта комагай алдан үләр.

9571. Ачлыктан ачы нәрсә юк.

9572. Ачлыктан корсак ярылмый.

9573. Ачны туйдыр, сусаганны кандыр.

9574. Ачны тук белмәс, ярлыны бай күрмәс.

9575. Ачны хәерче кыстар.

9576. Ачның акылы йөрмәс.

9577. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә.

9578. Ачның күңелен тук өзә.

9579. Ачның уе икмәктә, ялангачның — бишмәттә.

9580. Ачның ходасы — бер кисәк икмәк.

9581. Ачтан акыл сорама.

9582. Ачтан камыр бастырма, туктан икмәк кистермә.

9583. Ачтан тәгам пешертмә, ялангачтан кием кистермә.

9584. Ачтыр — бүредер, ялангачтыр — шүредер.

9585. Ачык авыз ач калмас.

9586. Ачыксаң да чама белән аша.

9587. Ачынган йоклар, ачыккан йоклый алмас.

9588. Аш ашка, урыны башка, булса табакта, тормас тамакка.

9589. Аш янында күп сөйләсәң, ач калырсың.

9590. Аш ясаучы аш ясады, кемгә боерган, шул ашады.

9591. Аша, ашаганнан үлмәссең, Габдулла биясе түгелсең.

9592. Ашаган авыздан салынып тормый.

9593. Ашаган белмәс, тураган белер.

9594. Ашаган белән мал бетми.

9595. Ашаган кеше янында аш үтә.

9596. Ашаган саен артмас.

9597. Ашаган тамакка ни бармый.

9598. Ашаган тамакка таш пулат киткән.

9599. Ашаганга аз, ашатканга күп.

9600. Ашаганга аш бирә, елаганга яшь бирә.

9601. Ашаганда дус күп, башка төшсә, берсе дә юк.

9602. Ашаганда гаугалама.

9603. Ашаганда түшәм күренми.

9604. Ашаганнан үлмәссең, күп яхшылык та күрмәссең.

9605. Ашаганны аркылы йоттырма.

9606. Ашаганны аш ит, таш итмә.

9607. Ашаганны аш әйтми, теш әйтә.

9608. Ашаганның биле нык.

9609. Ашамаса тамак яман, йокламаса кабак яман.

9610. Ашамый тамак туймый.

9611. Ашамыйм дигән алтмыш коймак ашаган.

9612. Ашап алаша булмассың.

9613. Ашап туймаганны ялап туймассың.

9614. Ашап үлмиләр, чирләп үләләр.

9615. Ашар — тамак, йотар — йоткылык.

9616. Ашар өчен яшәмә, яшәр эчен аша.

9617. Ашарга өйрәнмичә ашка барма.

9618. Ашарына юк тәмле ашар, кияренә юк яхшы кияр.

9619. Ашасаң — тештә, ашамасаң — төштә.

9620. Ашатсаң ашарсың, ашатмасаң катарсың.

9621. Ашмацы бармак яласа да туяр.

9622. Ашый белмәгәнгә ашатма.

9623. Ашыйм дигәннең авызы яман.

9624. Ашыйсы килгәннең эче авырта, йокысы килгәннең — башы.

9625. Ашыйсы килү — гыйшыктан яман.

9626. Барында батып ашаган, югында сатып ашаган.

9627. Бер авызыңа ике кашык тыга алмассың.

9628. Бер ачлыкның бер туклыгы бар.

9629. Бер ашап туйган кешегә бал да бер, боламык та бер.

9630. Бер көн карыны ачканнан кырык көн акыл сорама.

9631. Берсен кап, берсен йот, өченчесен әзер тот.

9632. Берәү ашаганга берәү тук булмый.

9633. Берәү ашап туя, берәү яланып кала.

9634. Берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә.

9635. Берәүнең түшен җисәң, үзеңнең очаңны сайла.

9636. Бирән бирмәгәнеңнән өмет итәр.

9637. Бирәнгә биргәнең җитмәс.

9638. Бирәнгә биргәнче, ачка бир.

9639. Бирәннең биле дә биртелми, эче дә ертылмый.

9640. «Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт: бер ашауга бөтен икмәк!» — дип әйткән, ди, бер кеше.

9641. Булсын ашап туярлык, калганын алып куярлык.

9642. Гуҗ тамак гаеттә үләр.

9643. Иртәгә дигән уй белән бүген тамак туймый.

9644. Иртәнге ашны ташлама, кичке ашны башлама.

9645. Йоткылык кибән йоткан.

9646. Йотлыккан йортын мактый.

9647. Капкан белми, тапкан белә.

9648. Капма тәмлене, телеңне тешләрсең.

9649. Карап торып карын туймый.

9650. Карын туйганда картаның исе чыга.

9651. Карыны ач казанга карар.

9652. Карыны ачка кара сабын май булып күренгән, ди.

9653. Карыны тук ачны танымас.

9654. Карыны яман бәйрәмдә үләр.

9655. Карының туймастай җирдә ачлыгыңны белдермә.

9656. Качып-посып каз ашаудан тынычлап ачы суган ашавың яхшырак.

9657. Кешегә барып казы ашаганчы өеңә барып су эч.

9658. Кешедә ашаган — бусагасыннан чыкканчы.

9659. Кичке карын кичерер, иртәнгесе кичермәс.

9660. Комагай кылкыннан яза, кыдырма аягыннан яза.

9661. Комагай кылтамакка калыр.

9662. Комагай күктә ярты ай күргәч: «Түгәрәк калач булсае»,— дигән.

9663. Комагайга кара боламык та аш.

9664. Комагайга кое суы да җитмәс.

9665. Комагайның борыны кырык көн алдан кычытыр.

9666. Комсыз комганга тыгылыр.

9667. Комсызга коймак артыннан ипи кис.

9668. Көн дә туйсаң — бөләрсең, атнага бер туйсаң — үләрсең.

9669. Күз — матурны, тамак тәмлене ярата.

9670. Күктәге фәрештәләр генә ашамый торалар.

9671. Күмер ашаган күп яшәгән, ак ашаган аз яшәгән.

9672. Күп ашасаң —аз ашарсың, аз ашасаң —күп ашарсың.

9673. Күп ашасаң, бал да ачы була.

9674. Күп ашау белән тыныч йокы икесе бергә туры килә алмый.

9675. Күпкә киткәч, майлы ботка да туйдыра.

9676. Миннәт белән коймак ашаудан миннәтсез таяк ашау артык.

9677. Ни пешерсәң, шуны ашарсың.

9678. Оялмаган боермаганны ашар.

9679. Пешергән кеше ашның исе белән туя.

9680. Сайланчыкка сай тустак.

9681. Сау карында балта сабы да сеңә.

9682. Саулык теләсәң, күп ашама.

9683. Сигез капма, симез кап.

9684. Сох симермәс, угыры баемас.

9685. Суга ман, сынык аша — үзеннеке булсын.

9686. Сукыр тамак май сорый.

9687. Суны эчкәндә чишмәсен онытма.

9688. Суны өреп эчсәң дә, шулпа булмас.

9689. Сусагач кына кое казырга керешмиләр.

9690. Сөткә авызы пешкән — суны өреп эчкән.

9691. Талымлыга аш килешмәс.

9692. Талымсызга салма тия, талымлыга талма тия.

9693. Талымсызга тозсыз умач.

9694. Тамагым — кунагым.

9695. Тамагыңа кирәк булса, тамаша төрле кыланырсың.

9696. Тамак барда тәмуг бар.

9697. Тамак барын да адаштыра.

9698. Тамак булмаса, тәмуг булмас иде.

9699. Тамак — гүр, өс — нур.

9700. Тамак табакка батырыр.

9701. Тамак тамакны көнли.

9702. Тамак туклык — күңел хушлык.

9703. Тамак тәмугка кертер.

9704. Тамак түгел, тәмугтыр.

9705. Тамаксау кешенең тамагы шешәр.

9706. Тамаксауның үлеме — тамактан, угрыныкы — таяктан.

9707. Тар корсак арпа икмәге белән дә тук була.

9708. Тар табында чәй эчкәнче, киң табында су эч.

9709. Тегермән — су белән, кеше ашау белән куәтле.

9710. Тере кеше ач булмас.

9711. Тишек тамак тик тормый.

9712. Туйган дигән тугыз кат килгән.

9713. Туйганнан ары төймә хәтле дә үтми.

9714. Туйганыңны туйганчы бел.

9715. Туйгач бал да ачы була.

9716. Тук кеше бер арыса, ач кеше ун арый.

9717. Тукка бәрән койрыгы да каты, ачка тәкә мөгезе дә йомшак.

9718. Туклыкка түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең.

9719. Туклыкта ачлыкны истә тот.

9720. Туктан токмач кистермә, ачтан салма өздермә.

9721. Туяр алдыннан туя бел, кашыгыңны куя бел.

9722. Тәмлегә дә талым бар.

9723. Түтәнәгә алма — шалкан, ком — талкан, чыпчык тизәге — канәфер.

9724. Түтәнәгә булса — бохари, булмаса — сохари.

9725. Түтәнәгә түп тә талкан.

9726. Уймак хәтле авызга алты таба коймак сыйган, ди.

9727. Урлап ашаган йокмас.

9728. Учлап эчкәннең сусыны канмас.

9729. Чәйнәгән синеке түгел, йоткан синеке.

9730. Чәйнәгәнеңнән йотканың артык.

9731. Чәйнәми ашаган — чәчәләп үлгән.

9732. Шулпасын эч, табагын безгә калдыр.

9733. Ымсынганга ымсын ашы.

9734. Эч шулпасын — тик хурласын, аша салмасын — сөйләргә калмасын.

9735. Эчәсе килгәндә су да ширбәт күренер.

9736. Янган белән йотканга берни төтмәс.

9737. Ярты корсак ятырга җиңел.

9738. Ятып ашасаң азык тавы да җитмәс.

9739. Ятыр корсак бушамас, бушаса да сорамас.

9740. Ятыр корсак батыр, ашамый да ятыр.

9741. Ятыр корсак янтаймас.

9742. Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр.

9743. Ятыр корсак ятыр, ярты әпәйне тартыр.

9744. Ятыр корсакка җылы су да аш.

9745. Яңак ашыйм дип яңак ватып булмый.

9746. Өч ел ачлык булса да, аш остасы ачыкмый.

9747. Үз икмәгеңне үзеңнән урлап ашарга калма.

9748. Үзеңнән ачның табагын ялама.

9749. Үтмәгәнне ашасаң үтләрсең.

9750. Җирәнчәк аш җимәс.

9751. Җот йортсыз калыр.

9752. Җот кешегә кот кунмас.

* * *

9753. Аз ашыйм — авырмас башым.

9754. Ач карынга ачы суган.

9755. Ач карынга каты чәй.

9756. Ач карынга суык су.

9757. Ач тамагым, тыныч колагым.

9758. Ачка тук булып йөри.

9759. Ачка өйрәнеп тә беткән, үлеп тә киткән.

9760. Аша, аша, ашның актыгы булмас, ашавыңның актыгы булыр.

9761. Аша, аша!—булмассыңмы алаша.

9762. Ашаган үтми, капканны көтми.

9763. Ашап туйгач, «исәнме, кода!»

9764. Ашау белән яшәү.

9765. Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.

9766. Ашау үтми, куйган төтми.

9767. Ашын ашаган, яшен яшәгән.

9768. Башка кешенең ашавы миңа туклык түгел.

9769. Ике кабып бер йоту.

9770. Каләмфер дә үтми, ярты ипи дә төтми.

9771. Карыны тук, күзе ач.

9772. Кулым камыр, карыным ач.

9773. Күңеллек түгел, туемлык.

9774. Менә хәзер аша инде сасыган тавык башын.

9775. Пешкәнче көткән, суынганчы үлгән.

9776. Синдә ашау кайгысы, миндә тутаң кайгысы.

9777. Тавыкны суярга куркам, итен ашарга каршы түгел.

9778. Тамагымны сыйламыйм, җанымны кыйнамыйм.

9779. Тамак тук, өс бөтен, авыздан чыга төтен.

9780. Тамакка таш утыру.

9781. Тамыры туйганчы эчү.

9782. Таптым исә каптым.

9783. Татлы җидереп, ачы костыру.

9784. Торсам ашыйм, ятсам башым.

9785. Туемлык түгел, күремлек.

9786. Туйдык, яманлыкны куйдык.

9787. Туймас тамак, үлмәс җан.

9788. Тәмлегә талымым юк, тәмсезгә комагайлыгым юк.

9789. Шулай итеп, чат май итеп, суга манып ашадык.

9790. Шуны тот дисәләр, йот димәделәр ич.

9791. Өеңә кереп ашыңны ашый, урамга чыгып башыңны ашый.

9792. Үзе туйган, күзе туймаган.

9793. Үзе фурмы, үзе нурмы — ашыйсың да бетерәсең.

9794. Үзе җимәс, кешегә бирмәс.

9795. Үзем тук, үзәгем ач.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1640 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz