Четверг, 02.05.2024, 16:21:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 5 » АТ
АТ
21:13:53
2448. Авылдаш атлар ерактан кешнәшер, якыннан тибешер.

2449. Авыр йөкне ат тартыр.

2450. Адымлы ат — алымлы ат.

2451. Азыклы ат арымас.

2452. Акбүз атка җиз камчы.

2453. Аксак булса да — үз атын.

2454. Ала ат барда куәт бар.

2455. Алама ат менгәнче, йөгер үзен дигәнчә.

2456. Алама атка менгәнче, йөгер кеше күргәнче.

2457. Алдыннан килсәң тешләр, артыннан килсәң тибәр.

2458. Алмаган ат, тумаган тай, атланып билен сындырма.

2459. Арканлы ат казыгына уралыр.

2460. Арканлы аттан тышаулы ат су сорамый.

2461. Арыган атка йөгән дә йөк.

2462. Арык ат, симерсә, жир казып чабар.

2463. Арык ат тешли.

2464. Арык атка камчы авыр, көр атка таш та җиңел.

2465. Ат азгыны тайга иярер.

2466. Ат — айлык юлын, дөя — еллык юлын уйлый.

2467. Ат алганчы сарай җиткер.

2468. Ат алмас борын йөгән эзләмә.

2469. Ат алсаң, арба кирәк.

2470. Ат алсаң сынап ал, акча алсаң санап ал.

2471. Ат арымаса, камыт арымас.

2472. Ат атның аягына басмас.

2473. Ат аунаган җирдә төк калмый булмас.

2474. Ат ачуын — тәртәдән.

2475. Ат аяган ат менәр, тун аяган тун кияр.

2476. Ат аяган җиргә карар, кош аяган күккә карар.

2477. Ат аягы эзенә су җыела.

2478. Ат аягын дагалатканда бака да ботын сузган.

2479. Ат аягын кызганган җәяүлектән котылмас.

2480. Ат аягын тай басар.

2481. Ат аяктан тузмый, тамактан туза.

2482. Ат басканны җир белә.

2483. Ат башы белән уйнаганчы, атаң башы белән уйна.

2484. Ат башы тоткан арымас.

2485. Ат башына көн килсә, авызлыгы белән су эчәр.

2486. Ат белән ишәк ярышмас.

2487. Ат белән тибешкән тайның аягы сынар.

2488. Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри.

2489. Ат булганчы тай таман.

2490. Ат булса — мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла.

2491. Ат бүләккә чабар, эт сөяккә чабар.

2492. Ат дагасыз булмас.

2493. Ат дога белән йөрми, дуга белән йөри.

2494. Ат дорба төбен иснәми туймас.

2495. Ат дүрт аяклы, алай да абына.

2496. Ат егылса көлмиләр, дөя егылса көләләр.

2497. Ат иясен таный.

2498. Ат иясенә килгәч аксамасын.

2499. Ат кадерен белмәсән, җәяүлек бирсен җәзаңны; аш кадерен белмәсәң, ачлык бирсен җәзаңны.

2500. Ат камытка муенын үзе суза.

2501. Ат кемнеке менгәннеке, тун кемнеке кигәннеке.

2502. Ат кергән җиргә дуга керә, дуга бар җирдә дага бар.

2503. Ат, кешегә ярыйм дип, муенына камыт таккан.

2504. Ат куркытырга тибә, тай үтерергә тибә.

2505. Ат күреп, аягын аксамасын.

2506. Ат күрмәгән, ат күрсә, абзарда атланып йөрер.

2507. Ат менмәгән ат менсә чаба-чаба үтерер, тун күрмәгән тун күрсә кага-кага туздырыр.

2508. Ат мулла да, песи дә түгел: яшерә белми.

2509. Ат су янында сызгырмасаң да эчәдер, ләкин сызгырсаң, күңеллерәк эчәдер.

2510. Ат суйган көнне ашка итне күп салалар.

2511. Ат сөренми җир танымас.

2512. Ат танымасаң, ала ат ал.

2513. Ат тапсаң, ияр табыла.

2514. Ат тарталмаганга арба гаепле булмый.

2515. Ат тартмаса, арба бармас.

2516. Ат тартмый, азык тарта.

2517. Ат тауга җитсә, адымын кызулата.

2518. Ат типкәнне ат күтәрә, тай типкәнне тай күтәрә.

2519. Ат типмәс димә, эт капмас димә.

2520. Ат тирләсен, чирләмәсен.

2521. Ат тозга килә.

2522. Ат тоягы чабата түгел, тишелсә ямап булмый.

2523. Ат урлангач абзар ныгытмыйлар.

2524. Ат чаба дип, эт чаба, эт чаба дип, бет чаба.

2525. Ат чаманына менгәнче ике табаныңа ялын.

2526. Ат эзен колын таптар.

2527. Ат эшли, сыер ашый.

2528. Ат эшләр — тирен чыгарыр, эт ятыр — телен чыгарыр.

2529. Ат югалтсаң, йөгәнең ташла.

2530. Ат юк дип, сыер менмиләр.

2531. Ат яманы тай белән уйнар.

2532. Ат янына сыер җикмә.

2533. Ат яхшы булганда юл кыска булыр.

2534. Ат яхшы булса, чыбыркы кирәкмәс.

2535. Ат яхшы түгел, җим яхшы, җим өстенә дим яхшы.

2536. Ат яхшы, җил каршы.

2537. Ат яхшысы — арканда, начарлары — тарханда.

2538. Ат яхшысы — атка иярер, начар ат тайга иярер.

2539. Ат яхшысы тездән билгеле.

2540. Ат әйләнеп казыгын табар, су әйләнеп ярыгын табар.

2541. Ат әйләнеп тияген табар, су әйләнеп улагын табар.

2542. Ат әйләнер-әйләнер, казыгына бәйләнер.

2543. Ат үзен үзе туйдыра.

2544. Ат үлеме — эткә бәйрәм.

2545. Ат үлсә, ияре калыр.

2546. Ат җитмәс, эт җитәр.

2547. Атка атланган — атасын белмәс.

2548. Атка да бер улак, сыерга да бер улак.

2549. Атка менгән кешенең тай менеп такымы тулмас.

2550. Атка мендем — атакка мендем.

2551. Атка менмәгән егылуны каян белсен.

2552. Атка менсәң — ат яхшы, җиргә төшсәң — җир яхшы.

2553. Атка сукканда камчы авыртмый.

2554. Атка ышанма, иделгә таянма.

2555. Атлар су эчкәндә тайлар боз ялый.

2556. Атлы — батыр, атсыз — ятыр.

2557. Атлы — көнле.

2558. Атлы тәртә төзәтер, атсыз киртә төзәтер.

2559. Атлының аягы да армый, туны да тузмый.

2560. Атны алсаң, абзарга каратып ал, казанга каратып алма.

2561. Атны йөгәненнән башка сатмыйлар.

2562. Атны камытка үлчәп алмыйлар, камытны атка үлчәп алалар.

2563. Атны камчы йөртми, капчык йөртә.

2564. Атны коры чыбык белән кусаң, ат корый.

2565. Атны туйдыр арпа белән, сине туйдырыр казы , карта белән.

2566. Атны урлаткач, абзарны бикләмиләр.

2567. Атны чыбыркы белән кума, солы белән ку.

2568. Атны ярга батканда кыйнамыйлар.

2569. Атның аламасы кеше тибеп үтерә.

2570. Атның башын нукта кисәр.

2571. Атның бер аягы ак булса — бер йөз сум, ике аягы ак булса — кке йөз сум, өч аягы ак булса — өч йөз сум, дүрт аягы ак булса — егерме биш сум.

2572. Атның даны егет кулында.

2573. Атның даны зур, дөянең табаны зур.

2574. Атның кечкенәсен макта, зурысын җик.

2575. Атның күрке ял булыр.

2576. Атның, тамагы туйса, тоягы тузмый.

2577. Атның яме — ашавы белән дә кашавы белән.

2578. Атсыз ир — канатсыз кош.

2579. Атсыз чана йөрми.

2580. Атта да гаеп, тәртәдә дә гаеп.

2581. Атта үт юк, кошта сөт юк.

2582. Аттан ала да туар, кола да туар.

2583. Аттан ат туа, эттән эт туа.

2584. Аттан ат тумыйча, эттән аргамак тумас.

2585. Аттан егылганга дөя кирәк.

2586. Аттан егылганга — ырым, дөядән егылганга — кабер.

2587. Аттан егылгач: «Мин үзем дә төшә идем!»

2588. Аты бар җигә белер, җиккәч китә белер.

2589. Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар.

2590. Аты барның хуты бар.

2591. Аты булса, йөгәне табылыр.

2592. Аты булса, камыты булмый.

2593. Аты салынкының үзе дә салынкы.

2594. Аты симезнең юлы тигез.

2595. Аты юк абзар киртәләгән.

2596. Аты юк арба ярашкан.

2597. Аты чаман — чабар юлы яман.

2598. Аты чаман, чаман булса да чаба — юлы яман.

2599. Аты юкның юлы юк.

2600. Аты яман алга чабар.

2601. Атым ач торырга өйрәнгәч кенә үлеп китте.

2602. Атым бик чаман, аның да югы яман.

2603. Атым чаман булса да, сырты аман.

2604. Атым яхшы дип, чыбыркыңны куйма.

2605. Атын алдырган абзарын бикләгән.

2606. Атын урлаткач, сараен бикләүдә файда юк.

2607. Атына көче җитмәгән тәртәсен кыйнар.

2608. Атына күрә тәртәсе.

2609. Атың арыса —абруең китәр, карының ачса — кадерең китәр.

2610. Атың арыса чабып кал, утының бетсә ягып кал.

2611. Атың барда арыш чәч.

2612. Атың барда бер чап, утының барда бер як.

2613. Атың барда җир таны, ашың барда ир таны.

2614. Атың булсын мең тәңкәлек, чыбыркың булсын дүрт акчалык.

2615. Атың симез булса', аягы сигез була.

2616. Атың югалмас борын абзарыңны биклә.

2617. Атың — яхшы булса — бу дөньяның пырагы.

2618. Атыңнан элек йөгәнеңне әзерлә.

2619. Атыңны йөреп торганда камчыла.

2620. Атыңны көченә күрә йөкләт.

2621. Атыңны урласалар, йөгәнен чыгарып ташла.

2622. Ашаган ат арымый, күп кешегә тарымый.

2623. Ашаган атның теше ак.

2624. Ашаган атның тоягы тузмый.

2625. Барасы килмәгән ат тәртәгә тибә.

2626. Барган атны каулау яхшы.

2627. Барган атның башына сукмыйлар.

2628. Белгән атка бер камчы, белмәгән атка мең камчы.

2629. Белмәгән атның сыртыннан әйлән.

2630. Бер абынган өчен ат муенын өзмиләр.

2631. Бер ат арканда ашый, бер ат тарханда ашый.

2632. Бер ат аркасында мең ат су эчкән.

2633. Бер атка ике камыт кигезмиләр.

2634. Бер корчаңгы ат ун атны бозар.

2635. Булыр-булмас ат кеше үтерер.

2636. Буш турпышага ат килмәс.

2637. Бәләкәй атка арба юлы тар күренер.

2638. Бәхетсез ат басмам дигән төшнең уртасына баса.

2639. Бүләк атның тешенә карамыйлар.

2640. Дагалы ат таймас.

2641. Дүрт аяклы ат та сөртенә.

2642. Елкы колыннан үсәр.

2643. Елкы — малның патшасы.

2644. Ике ат башы бер казанга сыймас.

2645. Ике ат бер казыкка бәйләнмәс.

2646. Ир канаты ат булыр.

2647. Ирекле ат баудагы аттан җим сораган.

2648. Йөгәнсез ат үз иркендә.

2649. Йөремсез ат җан кыйнар.

2650. Йөремтәк атны кешәнлиләр.

2651. Кайнар ат тиз аручан була.

2652. Кайтыр юлга чыккач ат та елдамлана.

2653. Кайчакта дагалы ат та абына.

2654. Карт ат буразнаны бозмый.

2655. Карт атның тарамышы кырык көн чәйнәргә җитә, ди.

2656. Карт атын мактаган кеше кара җәяүгә калган.

2657. Кечкенә атны макта, олы атны җик.

2658. Кеше аты тирчән, кеше киеме керчән.

2659. Кеше атына менгән тиз төшәр.

2660. Кешәнле ат кирәгеннән ары йөрмәс.

2661. Кирәкле ат көтүдә, сөекле ат кешәндә.

2662. Китәр атның юлы күп.

2663. Колагын яткырган аттан саклан.

2664. Корчаңгы ат ияр салдырмас.

2665. Корчаңгы атны чебен дә талый.

2666. Кыртый ат белән ерак барып булмый.

2667. Көр ат көрлегеннән чапса, арык ат аңа карап чаба.

2668. Күмәк ат арасында бер атның аксаганы беленмәс.

2669. Күндәм ат күп җигелә.

2670. Күндәм ат чыбыркы күләгәсенә буйсына.

2671. Менгәшмә , менгәштеңме — артың авыртса да эндәшмә.

2672. Мәелле ат су эчәр, мәелсез ат су кичәр.

2673. Начар атка кыңгырау такмыйлар.

2674. Олы атның тире чыкканчы, кече атның җаны чыга.

2675. Орынчак атта ял юк.

2676. Саламда торган ат саламга барырга гына ярый.

2677. Серен белмәгән атның авызлыгын салдырма.

2678. Симез ат, артык туйса, лапшык булыр.

2679. Сукыр атка кутыр ат иярер.

2680. Сыйланган атның теше каралмас.

2681. Сыналмаган атның артыннан үтмә.

2682. Сөймәгән печәне атның алдында торыр.

2683. Сөренмәс ат булмас.

2684. Талаулы ат — иясенә яу.

2685. Тарткан атка йөкне күбрәк төйиләр.

2686. Тешләшкән атның артыннан үт, тибешкән атның алдыннан үт.

2687. Тешләр ат колагын шомартыр.

2688. Тәртә арасына кергәч, чыгымчы ат та юашлана.

2689. Усал атым — үз атым.

2690. Хуҗаның каравы атка дәва.

2691. Хәлдән таеп егылган атка бүре куркыныч түгел.

2692. Чапкан атка каршы барма.

2693. Чыгымчы ат белән камчы телендә сөйләшү яхшырак.

2694. Чыгымчы ат тәртә сындыра.

2695. Чыгымчы ат күпердә таяк ашый.

2696. Чыгымчы ат үрдә туктый.

2697. Чыгымчы атка авыр йөк яхшы.

2698. Юаш атның тибүе каты булыр.

2699. Ябулы атта ял торыр, ял тормаса, җан торыр.

2700. Ялгыз атның тузаны чыкмый.

2701. Ялкау атны ял баса.

2702. Ялына тотынып кала алмасаң, койрыгына тотынып кала алмассың.

2703. Яман ат башын чайкап ашар, ярты җимен җиргә чәчәр.

2704. Яман ат, камчыласаң да, үргә чапмас.

2705. Яман атка менгәнче, җәяү йөре талганчы.

2706. Яман атка ял бетсә , янына турсык бәйләтмәс.

2707. Яман атны яхшы баксаң, толпар булыр.

2708. Яман атны җиккәннән яхшы ат белән үлгәнең артык.

2709. Ярсу ат тиз арыр.

2710. Яхшы ат алдыннан сөренмәс, артыннан сөренер.

2711. Яхшы ат аягыннан калыр.

2712. Яхшы ат богаусыз йөрмәс, алама ат тышау да күрмәс.

2713. Яхшы ат бәйгедә үләр.

2714. Яхшы ат ерактан алдыра.

2715. Яхшы ат ирнең данын тарата.

2716. Яхшы ат, картайса да, йөрешен куймас.

2717. Яхшы ат кыңгыраусыз булмас.

2718. Яхшы ат та бер сөрлегә.

2719. Яхшы ат тәртә арасында үлә.

2720. Яхшы ат ябусыз йөрмәс.

2721. Яхшы ат үзенә камчы тидермәс.

2722. Яхшы атка бер камчы, яман атка мең камчы.

2723. Яхшы атка дилбегә кагу да җитә.

2724. Яхшы атка кыңгырау тагучы күп була.

2725. Яхшы атны макта, яман атны җик.

2726. Яхшы атның башы кашка.

2727. Яхшы атның башын нукта кисәр.

2728. Яшенә күрә бәһасе, атына күрә чанасы.

2729. Яңа атның көче сабанда күренә.

2730. Үшән ат менсәң, ике үкчәң чи булыр.

2731. Үшән ат тиз тирли.

2732. Үшән атка камчы кяр итмәс.

2733. Җиккән атың җилдәй булсын.

2734. Җәяү йөрмичә, ат кадерен белмәссең.

* * *

2735. Агач атка атландыру.

2736. Алар ат булганчы, үзең эт булырсың әле.

2737. Ары барса — ат яны, бире барса — бия яны.

2738. Асау ат кебек йөрисең.

2739. Ат ачуын тәртәдән алу.

2740. Ат бара, сыер бара.

2741. Ат белән чыпчык куу.

2742. Ат кебек ашыйм, ат кебек эшлим.

2743. Ат курыкмаслык булса ярый.

2744. Ат чапканга бот чапкан.

2745. Ат юк, арба юк, аннан калган бар да юк.

2746. Ат яныннан бозау эзләгән.

2747. Атлылар аттан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык түгел.

2748. Атта да бар, тәртәдә дә бар.

2749. Аттан төшсә дә, өзәңгедән төшми.

2750. Аттан иңеп, җәяүгә калу.

2751. Аты бармагач, тәртәсен кыйный.

2752. Аты бар чанасы юк, дәрте бар — чарасы юк.

2753. Атына түгел, чанасына кыңгырау таккан.

2754. Без дә кеше булырбыз: атка кешән салырбыз.

2755. Ике ат — бер тиен.

2756. Йөз кешегә — йөз ат, ялгызыма — бер ат.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2871 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz