Понедельник, 06.05.2024, 17:16:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » АТА-АНА. АТА-АНА ҺӘМ БАЛАЛАР
АТА-АНА. АТА-АНА ҺӘМ БАЛАЛАР
21:32:37
14383. Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.

14384. Ана барда атаның бер күзе сукыр, ана юкта ике күзе дә сукыр.

14385. Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.

14386. Ана каргышы үтермәс, ата каргышы калдырмас.

14387. Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

14388. Аналы-аталы — алтын канатлы.

14389. Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим.

14390. Анасына карап кызны, атасына карап улны мактама.

14391. Анаң үлсә, дәрьяң кибәр; атаң үлсә тавың авар.

14392. Ата — алтын садак, ана — алтын канат.

14393. Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.

14394. Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

14395. Ата-ана догасы утка-суга батырмас.

14396. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

14397. Ата-ана күңеле бала-чагада, бала-чага күңеле тауда-ташта.

14398. Ата-анага ала карга гына охшый.

14399. Ата-анага кадер күрсәткән бала-чагадан кадер күрер.

14400. Ата-анадан калганчы башсыз кал.

14401. Ата-аналы бала — алтын канатлы бала.

14402. Ата-ананы тыңлаган әдәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

14403. Ата-ананың үлгәне — баладан хурлык күргәне.

14404. Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

14405. Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.

14406. Ата байлыгы улга җитмәс, ана байлыгы кызга җитмәс.

14407. Ата — беләк, ана — йөрәк.

14408. Ата — йортның матчасы, ана — йортның өрлеге, балалар — стенасы.

14409. Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.

14410. Ата күргән ук ата белер, ана күргән тун кисә белер.

14411. Ата күргән ук юнар, ана күргән җеп җегерләр.

14412. Ата малы белән ул тормый, ана малы белән кыз тормый.

14413. Ата телен ул ала, ана телен кыз ала.

14414. Ата үлү — арка сыну, бала үлү — канат сыну, ана үлү бәгырь ите сулу.

14415. Ата — җизнә, ана — казна.

14416. Атага тартып ул тумас, анага тартып кыз тумас.

14417. Атадан калсаң да, анадан калма.

14418. Аталы бала аркалы, инәле бала — иркәле.

14419. Аталы ятим — гарьсез ятим, аналы ятим — иркә ятим.

14420. Атам үлде — аркам сынды, анам үлде — чырагым сүнде.

14421. Атаны узып ул сөйләмәс, ананы узып кыз сөйләмәс.

14422. Атасы суккан ул уңар, анасы суккан ул уңмас.

14423. Атасы торып улы сөйләгәннән биз, анасы торып кызы сөй-ләгәннән биз.

14424. Атасы юк ул куштан, анасы юк кыз куштан.

14425. Атасы юкта ул баштак , анасы юкта кыз баштак.

14426. Атасын кара — улын коч, анасын кара — кызын коч.

14427. Атасыз ятим — кол ятим, анасыз ятим гел ятим.

14428. Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә.

14429. Атаң-анаң барда хөрмәт ит, үлсәләр зиярәт ит.

14430. Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.

14431. Атаң арыш чәчмәсә, анаң урак урмас.

14432. Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.

14433. Ачтан үлсәң дә, ата-ананы ташлама.

14434. Бала — ананың йөрәк тамырыннан, атаның җилкә тамырыннан.

14435. Бала, кыңгыр булса да, ата-анага сөйкемле.

14436. Бала-чагага ата-ана мал биргәннән акыл биргәне артык.

14437. Бала яман булса, ата-анасына оят булыр.

14438. Бала өчен ананың — йөрәге, атаның беләге авыртыр.

14439. Балага мәхәббәт анада туксан тугыз өлеш, атада бер өлеш, ди.

14440. Баланың ата-анасы, карга булса, «карр-карр» дияр.

14441. Баланың гаебе — ата-ананыкы.

14442. Баланың хәле көнчыгыштан көнбатышка таралыр — ата белән анага беленмәс.

14443. Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

14444. Ир бала — анасына, кыз бала атасына охшаса, бәхетле була, ди.

14445. Кемнән туган — шуны куган.

14446. Корбан башы — коры баш, әти белән әнигә; чуртан ба¬шы — чур җелек, хатын белән үземә.

14447. Кыз баланың ата-ана кулында кырык бер ел гомере бар, ди.

14448. Мең асрамый, бер асрый.

14449. Тайкалы чакны яхшы ата-ана өендә торырга, тастарлы булгач авыр.

14450. Чапкан атка дала кадерле, ата-анага бала кадерле.

14451. Ул күрекле, кыз күрекле — ата-ананың килер дәүләте; ул күрексез, кыз күрексез — ата-ананың китәр дәүләте.

14452. Улның ояты атага, кызның ояты анага.

14453. Ыргак тотып атаң калганчы, уймак тотып анаң калсын.

14454. Әдәм баласын әдәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана.

14455. Әнкә белән бала калса — анага көч , әткә белән бала калса — балага көч.

14456. Әнисе юкның әтисе күптән юк.

14457. Әти-әни бар булсын, авызы-борыны юк булсын.

14458. Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

14459. Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.

14460. Үлгән атадан ярлылар кала, үлгән анадан ятимнәр кала.

14461. Ана басмаган, ата кысмаган.

14462. Ата улны белми, ана кызны белми.

14463. Атам юк ырылдарга, анам юк мырылдарга.

14464. Атасын сорасаң — таныксыз, анасын сорасаң — белексез.

14465. Атаң яхшы, анаң яхшы, кемгә охшаган син шакшы.

14466. Атаң үлсә ни миңа, анаң үлсә ни миңа, биш сум акча бир миңа.

14467. Кыямәтлек ата-ана.

14468. Әтисен-әнисен тапмадым.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3894 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz