Четверг, 16.05.2024, 01:52:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 19 » АЗЫК, РИЗЫК, АШ-СУ ТӨРЛӘРЕ
АЗЫК, РИЗЫК, АШ-СУ ТӨРЛӘРЕ
22:46:39
9094. Авыз күнгән ачы катык күнмәгән каймактан яхшырак.

9095. Аз аш, күп ният.

9096. Аз ашның хәсрәте дә аз.

9097. Аз булсын, тәмле булсын.

9098. Аз кап — май кап.

9099. Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр.

9100. Ак ашаган — тартышкан.

9101. Ак сөт булса, ачлык юк.

9102. Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.

9103. Алла ризыкны бирә, авызга үзе салмый.

9104. Алмасаң да, чәй яхшы; ашамасаң да, май яхшы.

9105. Аптекада тозның кадагы кырык тиен.

9106. Арзанлы итнең тозлыгы татылмый.

9107. Арпа-көрпә аш булмый.

9108. Артык тозлау аздан яман.

9109. Арык итнең шулпасы тәмсез була.

9110. Арык иттән симез котлет пешереп булмый.

9111. Арыш — ачы икмәк, бодай — төче икмәк.

9112. Арыш икмәге һәрнәрсәгә баш.

9113. Арыш ипиенең көче күп.

9114. Ачы булсаң, тоздай бул; татлы булсаң, балдай бул.

9115. Ачы белән төзәтәләр, тәмле белән бозалар.

9116. Ачы белән төчене татыган белер, ерак белән якынны йөргән белер.

9117. Ачыга төче керми.

9118. Ачымаган — төче, пешмәгән — чи.

9119. Ачыны күрмиенчә төчене белмәссең.

9120. Ачыны сөймәгән татлыны ашамас.

9121. Ачыны татымаган татлыны ашамас, начарны күрмәгән яхшы¬ның кадерен белмәс.

9122. Ачыны төче итеп булмый, төчене ачытып булмый.

9123. Ачысы булмаганның төчесе булмас.

9124. Аш артыннан — чәй шартыннан.

9125. Аш бар өйдә бәрәкәт бар.

9126. Аш белән атканга таш белән атма.

9127. Аш булса, казан табыла.

9128. Ашап туйгач икмәк белән авызыңны сөртмә.

9129. Ашасаң ботка, китәрсең ходка.

9130. Ашасы җирдә аш бар, эчәсе җирдә су бар.

9131. «Аш» дигәндә аттан төш.

9132. Аш иясе белән тәмле.

9133. Аш кадерен ач белер, тун кадерен ялангач белер.

9134. Аш кадерен белмәсәң, ачлык бирсен җәзаңны.

9135. Ашка уртак — башка тукмак.

9136. Ашлы табактан аша атлама.

9137. Ашны бергәләп пешерсәң куе була.

9138. Ашны кире кагуга караганда таш белән ору артыграк.

9139. Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме сүз белән.

9140. Ашның өресе аска төшми.

9141. Ашсыз өйне эт тә яратмый.

9142. Аштан олы булып булмый.

9143. Ашы бар, кашыгы юк.

9144. Ашы юк алтын аяктан әйрәне бар тустак яхшы.

9145. Ашык итен ашаган алты ел ач булыр, тубык итен ашаган тугыз ел тук булыр.

9146. Ашына күрә табагы, балына күрә калагы.

9147. Ашыңа ни салсаң, кашыгыңа шул чыгар.

9148. Бавырга буе җитмәгән: «Мин бүген ураза», — дияр.

9149. Бал айнымас, сары май сасымас.

9150. Бал — ару, җитмеш төрле сырхауга дару.

9151. «Бал, бал» димәк белән авыз татлы булмас.

9152. Бал «бал» дисәң бер кими, бармак тисә икенче кими.

9153. Бал балчык ашатыр, балан камыр ашатыр.

9154. Бал белән балта йотарсың.

9155. Бал белән бозалар, тоз белән төзәтәләр.

9156. Бал белән май ашадым — авызымда юк, ал белән гөл кидем — иңемдә юк.

9157. Бал белән май чабата ашата.

9158. Бал капкан авыз япкан, ачыккан авыз ачкан.

9159. Бал-май белән авызланганның теле татлы була.

9160. Бал сөрткәч пычакны да ялыйлар.

9161. Бал татлы дип бармак йотып булмый.

9162. Бал тоткан бармак ялый, каймак тоткан кашык ялый.

9163. Бал тәмле дә, ике кашык белән ашарга ярамый.

9164. Балга тоз сипмиләр.

9165. Баллы кеше — маллы кеше, сыерлы кеше — сыйлы кеше.

9166. Балны бармак бетерә.

9167. Балы булса чебене булыр.

9168. Балын им дә балавызын ташла.

9169. Бар ит тә казы булмый, бар эт тә тазы булмый.

9170. Баш биргәнгә аш бир.

9171. Беленеңне белеп из.

9172. Бер батман серкәгә караганда бер тамчы бал белән күбрәк чебен тоталар.

9173. Бер кеше дә үз әйрәнен ачы димәс.

9174. Бер кискән икмәк ябышмас.

9175. Бер калҗа ит өчен кәҗәңне суйма.

9176. Бер пешкән икмәк бер күәшнә камырдан артык.

9177. Бер стакан чәй ярты юлдан калдырган.

9178. Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар.

9179. Бер җәем токмач белән туй үтми.

9180. Беренче белен төерле була.

9181. Берәүгә аш кайгы, берәүгә баш кайгы.

9182. Берәүгә — таба ашы, берәүгә — табагачы.

9183. Берәүләрнең теше ачыдан камашканда, берәүләрнеке төчедән камашыр.

9184. Берәүнең куесы, берәүнең сыегы.

9185. Берәүнең ризыгын берәү җимәс.

9186. Боерган аш теш сындырып керә.

9187. Боламыкка май кирәк, һәрнәрсәгә җай кирәк.

9188. Борчаклы өйрә бер чара , ашап-ашап туймас бай чура.

9189. Борыч, ачы булса да, ашның тәменә дару.

9190. Борыч орлыгы, вак булса да, үзен таныта белә.

9191. Борычы күп боламыкка сипкән.

9192. Ботка ашаганның буыны нык, өйрә ашаганның буыны сыек.

9193. Ботка — муллалар ашы, үрә —түрәләр ашы, чумара — чуртлар ашы, бәрәңге — мылтык ташы.

9194. Ботка пешерсәң, маең җитәрлек булсын.

9195. Боткасын пешергәч маен жәлләмә.

9196. Булмагач булмый икән базарда төче күмәч.

9197. Бәлеш булса, белеш була.

9198. Бәлеш табадан зур булмый.

9199. Бәлешнең төбе, чананың түре.

9200. Бөтен дөньяга бер бәлеш пешереп булмый.

9201. Гайшә ризыгы — атына , Фатыйма ризыгы — атына.

9202. Гел бер ипи генә ашасаң, ул да җиләтә.

9203. Дөньяда таш каты, ташны эреткән аш каты.

9204. Елына күрә җылы шулпа.

9205. Ике кеше пешергән аш я тозсыз, я тач тоз була.

9206. Икмәге күп дуңгыз асрар, акчасы күп тегермән салыр.

9207. Икмәге таза кеше урамда ашар.

9208. Икмәгең таза булса, җиде юл чатына чыгып аша.

9209. Икмәк корсак артыннан йөрми, корсак икмәк артыннан йөри.

9210. Икмәк кыйммәт акча юкта.

9211. Икмәк-тоз — карулы.

9212. Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертер.

9213. Икмәк юкта теләнче кыстар.

9214. Икмәк юлда йөк түгел.

9215. Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела.

9216. Икмәкне катыкка манган ач булмый.

9217. Икмәксез эскәтер — хикмәтсез чүпрәк.

9218. Ип-җай булса, ит-май була.

9219. Ипи катысыз пешми.

9220. Ипи кискәндә чыккан көч кермәс.

9221. Иписез, тозсыз аш — ярты аш.

9222. Иске серкә савытны боза.

9223. Исләнгән итне чебен табар.

9224. Ит ашадың — дәрт алдың, шулпа ашадың — шифа алдың.

9225. Ит ашасаң, бер көн тук булырсың.

9226. Ит, ашасаң, тешкә керә, ашамасаң — төшкә керә.

9227. Ит дигәч исең китә, ашасаң — эчең китә.

9228. Ит икмәк белән ярашыр.

9229. Ит — иткә, мае — җилеккә.

9230. Ит — иткә, шулпа — биткә.

9231. Ит итне үстерер, май итне үстермәс.

9232. Ит калса иртәгә ярый.

9233. Ит бозылса тоз сибәр, тоз бозылса ни сибәр.

9234. Ит күп ашау картайта, катык күп ашау картлыкны туктата.

9235. Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, үпкә күрмәгәнгә шулпа тансык.

9236. Ит күрсәтеп үпкә сатып булмый.

9237. Ит сөяген итчегә кире илтмиләр.

9238. Ит сөяксез булмый.

9239. Ит — табыш, тураганда бер кабыш.

9240. Ит тапмаган үпкәгә кинәнгән.

9241. Ит туравы бер табыш, ун турамга бер кабыш.

9242. Ит тураганга — сөйгәне, карап торганга — тигәне.

9243. Ит яманы картадыр, зат затына тартадыр.

9244. Ит — әдәм корычы, читән төбендә бер очы.

9245. Ит өчен шеш көяр.

9246. Ит үзеннән-үзе кортлый.

9247. Итек алсаң — кунычы кала, ит ашасаң — бурычы кала.

9248. Итнең иң тәмлесен тураучы ашар.

9249. Итнең төбе бот булыр, йотның төбе юк булыр.

9250. Иттән богыл куймыйлар, сөяктән ызба куймыйлар.

9251. Казыга туйгач, карта сасы булыр.

9252. Кайда аш, анда яраш.

9253. Кайда коймак, шунда кунак.

9254. Каймак — ачы, сөт — төче, салма бирсәң — камыр, бәрәңге бирсәң — тамыр.

9255. Калган азык кара көнне яктырта.

9256. Капкан саен бал капмыйлар, кайчан-кайчан кара ипи дә ярый.

9257. Камыр курына күрә.

9258. Камыр пешерү — кода төшерү.

9259. Камырга — чүпрә, катыкка — оеткы.

9260. Капкан саен калҗа булмый, бәрәңгесе дә эләгә.

9261. Кар ак булса да, аны ашап булмый; ипи кара булса да, ансыз яшәп булмый.

9262. Кара икмәккә туйган ач түгел.

9263. Кара ипине җиксенсәң , кара көнгә калырсың.

9264. Карта ашыйсың килсә, атыңны суй.

9265. Картаерга ашыксаң, карт ит аша.

9266. Карын тирәсендә май җиллерәк була.

9267. Каты серкә кабын бозар.

9268. Катык бирсәң, «ачы» диләр; каймак бирсәң, «төче» диләр.

9269. Катык түгелсә, оеткысы калыр, әйрән түгелсә, нисе калыр.

9270. Катыклы аш ир кешегә ишектән чыкканчы гына.

9271. Кашыгына тигән май сабына да тияр.

9272. Керән тормадан төче булмас.

9273. Кеше ашы тәмле була.

9274. Кеше ашының тозын татыма.

9275. Кеше икмәге белән мәңге торып булмый.

9276. Кеше кулындагы калҗа зур күренер.

9277. Кеше пешергән ашны кашык тыгып болгама.

9278. Кеше салмасына катык булма.

9279. Кеше өйрәсен суытып йөрмә.

9280. Кеше өчен күмәч сатып алма.

9281. Кешенең боткасыннан үзеңнең өйрәң яхшы.

9282. Кешенең майлы пылавыннан үзеңнең каткан икмәгең яхшы.

9283. Коймак кунак яклы, кабартма хаҗәен яклы.

9284. Купың яман булса да, эчендә ашы булсын.

9285. Кызыл ит бетәр, кызыл бит калыр.

9286. Кызыл ит кыя кискәнче.

9287. Кымыз барда кызык бар.

9288. Кымызга пешкәк кирәк, ишәккә күсәк кирәк.

9289. Кымызны эчәсең килмәсә болгатма.

9290. Кәнфит ашап теш чыкмас.

9291. Кәнфит тамак туйдырмый.

9292. Көйгән икмәк ачысы күңелдән китми.

9293. Көн саен майлы ботка булмый.

9294. Көнлек азык корсакта, айлык азык аркада.

9295. Күңел тапмак бер калҗа, күңел калмак бер калҗа.

9296. Май ботканы бозмас.

9297. Май ачы булса, пылау да ачы булыр.

9298. Май ашаганның йөрәге талмый.

9299. Май белән иске чабата да үтә.

9300. Май булмый җай булмас.

9301. Май тамакка утырмый.

9302. Май уклау йоттыра.

9303. Майламый пәрәмәч пешми.

9304. Майлы иттән чыр күп чыга.

9305. Майсыз коймак табага ябыша.

9306. Майсыз таба купмас.

9307. Майсыз табадан коймак купмый.

9308. Миннәтле аштан карынның ачлыгы яхшы.

9309. Мә ашың, бир ашым.

9310. Озак кайнаган аш тәмле була.

9311. Озак торгач бал да чымырдап ачый.

9312. Озак ятса, камыр өсте дә кайрак була.

9313. Олы кабартма авызны каплый.

9314. Оны булса, мае булмый, мае булса, балы булмый.

9315. Оят өлеше — табада камыр.

9316. Пешкән аш — беткән аш.

9317. Пешкән ашка су катма.

9318. Ризыгың булмаса, Кытайга барып та чәй эчә алмый кайтырсың.

9319. Ризык күктән капчык белән дә иңми, янчык белән дә иңми.

9320. Ризыклы — ашка, язулы — яшькә.

9321. Сагыз чәйнәп май чыкмас.

9322. Сагыз яңак талдыра, чикләвек эш калдыра.

9323. Сагызны чәйни белмәгән черетер.

9324. Салган шикәр күренми.

9325. Самовар чәйнең алдын эч, кара чәйнең төбен эч.

9326. Сарымай — күп кешегә тарымай, ак май — кунаклардан артмай.

9327. Сауга ризык табыла.

9328. Серкә үзен бал санар.

9329. Су эчермәскә сөт бир.

9330. Сузсаң, сары май да сузыла.

9331. Су мазасы боз белән, ашның тәме тоз белән.

9332. Сөт белән катык — йөрәккә ятык.

9333. Сөт тоткан каймак ялар.

9334. Сөткә каймак көнендә утырмый.

9335. Сөткә су кушсаң, аеру кыен була.

9336. Сөттән ак бул, судан пакь бул.

9337. Сөяк янындагы ит тәмле була.

9338. Тавышлы табыннан фәрештә качар.

9339. Талашлы табынга шайтан ияләшер.

9340. Тамактан үткән бар да аш.

9341. Тарта торгач он булыр.

9342. Татлы — тешкә дошман, ачы — ашказанына дус.

9343. Татлыны ачыту җиңел, ачыны татлы итү кыен.

9344. Тату аш татлы булыр.

9345. Тау билгесе таш булыр, бай билгесе аш булыр.

9346. Таңдагы казы белән картадан бүгенге үпкә белән бавыр яхшы.

9347. Телне бал белән кисәләр.

9348. Тиген ашның тозлыгы юк.

9349. Тиген серкә балдан татлы.

9350. Тоз ашаган су эчәр.

9351. Тоз ашамаган кешенең күзе җете була.

9352. Тоз белән боз дус булмый.

9353. Тоз сипкәч, торма да төчерә.

9354. Тоз өчен борычны мактыйлар.

9355. Тоздай ачы булма, балдай татлы булма.

9356. Тозлы аш ике туйдырыр.

9357. Тозның тәмен борын сизмәс.

9358. Тугыз көнлек гомереңә ун көнлек азык җый.

9359. Тәгам — тоз белән, тоз — үлчәү белән.

9360. Тәмлегә талым кирәкми.

9361. Тәмлене яратсаң, ачысын да ярат.

9362. Төкерсәң ашыңа, ут чыгар каршыңа.

9363. Төшлек гомерең булса, кичлек ашарга әзерлә.

9364. Ут якмыйча юача пешермә.

9365. Утсыз юка да кабармый.

9366. Хәтер калмак бер калҗа, хәтер тапмак мең калҗа.

9367. Хәрам аш карын ярып чыга.

9368. «Чыкмый, чыкмый дип әйтәсең, чеметеп-чеметеп саласың, сал бер уч, чыгармын нибуч !» — дип әйтте, ди, чәй.

9369. Чәе булса, шикәре табылыр.

9370. Чәеңне сал учлап, эчәрсең тынычлап.

9371. Чәй ике генә кешене ярата.

9372. Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер.

9373. Чәй тегермән ташын күтәрә.

9374. Чәй — түгел борыч, чәйне салсаң сал бер уч, төшүе килсә, пешүе килер.

9375. Чәй эчеп беткәч, шикәр китермиләр.

9376. Чәй яны — семья җаны.

9377. Чәйне чәйнисе юк.

9378. Чәйнәмә сагызны, өзә алмассың.

9379. Чүпрә — кабара да күперә.

9380. Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштыра алмый.

9381. Шикәрне кайсы ягыннан кимерсәң дә тәмле.

9382. Шикәрнең теше булса, үзен үзе ашар иде.

9383. Шулай ул, шулай ул, майламасаң шумай ул.

9384. Шулпа тимәс җирдән калҗа өмет итмә.

9385. Шөкер дигән көн бар: бер салмалык он бар.

9386. Эрегән май агар.

9387. Эркете булгач, саркыты да була.

9388. Эчәкне күп әйләндерсәң исе чыгар.

9389. Язмаган ризык авыздан кире төшәр.

9390. Ярма суда — алтыга, сөттә уникегә ярыла.

9391. Яхшы аш начар кашыкны да алтын итә.

9392. Яхшы ашка кыстау кирәкми.

9393. Яхшы ризык яман хәсрәтне баса.

9394. Яу килә дип азыгыңны ташлама, ил күчә дип утыныңны ташлама.

9395. Әдәм чакырса бармам, аш чакырса калмам.

9396. Әдәм үлмичә ризыгы төкәнмәс.

9397. Әйрән эчкән котылган, чиләк ялаган тотылган.

9398. Хәлвә күрсә, мулла коръәнен оныта.

9399. Хәлвәне хаким ашый, таякны ятим ашый.

9400. Әйрән эчкән ярлы бар, чәй эчкәннән ким түгел.

9401. Әлү кагына шикәр төреп ашама.

9402. Өеңдә аш бетсә, яныңнан дуслар китәр.

9403. Өйрә ашасаң да, ботка ашадым, диген.

9404. Өмет үлмәсә, ризык кимеми.

9405. Үз икмәгең кеше калачыннан татлырак.

9406. Үз өендә салма өзмәгәнне, кешегә барып токмач кисә.

9407. Үз өендә селте кайната белмәгән — кеше өендә әлбә пешергән.

9408. Үз өендә өйрә пешерә белмәгән — кеше өендә ботка пешерер.

9409. Үзең бер кайнап чыкмыйча ашың кайнамый.

9410. Үзең ипи киссәң ипи кисәрләр, калач киссәң калач кисәрләр.

9411. Үзең тапкан картаны үпкәгә алыштырма.

9412. Үзеңнең боткаңнан кешенең өйрәсе тәмле.

9413. Үпкәне күпме кайнатсаң да, өресе чыкмас.

9414. Җәен әйрәнсез булма, кышын юргансыз булма.

9415. Һәр нәрсәнең үз чымырткысы .

* * *

9416. Авыз эчендә ботка пешерү.

9417. Авызына салган сары майны йота белми.

9418. Авызында ашы, күзендә яше.

9419. Аз гына ашым, гаугасыз башым.

9420. Акка тук, печмәгә киндере юк.

9421. Алдына аш куйган, ике кулын буш куйган.

9422. Алдында пылавы, йөрергә олавы.

9423. Аның пычагы май өстендә.

9424. Ачы катык кебек кабару.

9425. Аннан ит тә юк, йон да юк.

9426. Аннан он суы да, тоз суы да юк.

9427. Аны әйт, моны әйт, камыр булса салма сал.

9428. Аның өчен ике калач бер тиен, бер келиндер өч тиен.

9429. Астан өйрә, өстән ботка.

9430. Асты ачыткы, өсте бал, ахирәт, син карап ал.

9431. Ачык чырай — кайнар чәй.

9432. Аш пешерсә — апара, бите-кулы кап-кара.

9433. Аш та су, баш та сыйрак.

9434. Аш түгел — суынмый, ашлык түгел — коелмый.

9435. Ашасаң азык түгел, ташласаң язык түгел.

9436. Ашка таракан төште.

9437. Ашка түгел, күәскә.

9438. Аштан олы түгелсең.

9439. Ашым аш, суым су түгел.

9440. Ашыңа тозлык түгелмен.

9441. Ашыңны ашар, күзеңне тишәр.

9442. Аңа май кирәк, миңа тәм кирәк.

9443. Бал да май эчендә йөзү.

9444. Бал каптырганда бармак тешли.

9445. Балавыз булып эрү.

9446. Бездә күп каты-коты, сездә ул да такы-токы.

9447. Бер карасаң үрәле , икенче карасаң шүрәле.

9448. Бер кулында аш, бер кулында таш.

9449. Бер яктан сала, икенче яктан ала.

9450. Борынына борыч кермәгән.

9451. Борычтан яман әчемен, шикәр сипсәң төчемен.

9452. Ботка пешереп алган урының түгел.

9453. Ботка түгел, җыбыткы.

9454. Боткалык дип тора идем, өйрәлек тә калмады.

9455. Булган-булган ботка булсын.

9456. Бәлеш!—эче дөге, тышы арыш.

9457. Горячий , үзе кара, үзе чи.

9458. Изрәгән арыш боламыгы.

9459. Икмәк череткеч булды бер.

9460. Ипи салган көнне ачтан үлгән.

9461. Ипи-тоз, якты йөз.

9462. Казанга сыймас кабырга.

9463. Кайсы сарыкта, кайсы казда, әле төшмәгән базга.

9464. Камыр белән сыламаган — эт ашамас әле.

9465. Каты-коты, мәче боты.

9466. Катыгы-сөте миңа, сыегы-саркыты сиңа.

9467. Кесәле өйдә, сүге тышта.

9468. Кеше ашына катык булу.

9469. Кеше өендә ботка пешерә.

9470. Коры квас, сай чүмеч.

9471. Коры ярма, шау кибәк.

9472. Кәрче-мәрче, орлык пәрәмәче.

9473. Көн дә бәлеш, көн дә туй.

9474. Күмәче көлгә төшкән.

9475. Лаеш шулпасы эчмәгән.

9476. Май булса, сөтен кешедән алып була да, ботка пешерер идем, ярма юк.

9477. Май эчендә бөйрәк кебек.

9478. Майлап ташласаң эт ашамас.

9479. Минем күңелем Микидә, Мики күңеле ипидә.

9480. Мичтә бәлеш, авызы чалыш.

9481. Моның белән ботка пешереп булмый.

9482. Ни он түгел, ни камыр түгел.

9483. Ни өйрә дә ни ботка.

9484. Он-тоз өйдә, иләк-чүмеч чөйдә.

9485. Оны кешедән, тозы күршедән.

9486. Пешереп куйган ди сиңа.

9487. Салма савытыңа менеп төшәрмен.

9488. Сары май эчендәге балавыз кебек.

9489. Серкәсе су күтәрми.

9490. Су сорасаң сөт бирә торган кеше.

9491. Су янына утырып сусыз икмәк ашаганы юктыр әле аның.

9492. Суган суы эчмәгән.

9493. Сөт кайнаганчы түзгән, суынганчы түзмәгән.

9494. Такта чәем — ачык чыраем, бөртек чәем — төртеп очыраем.

9495. Тансыкка тары боткасы.

9496. Теләп алган картаң.

9497. Тоз түгелсең — эремәссең.

9498. Төбенә тоз кою.

9499. Төелгән микән борае.

9500. Умач сораганга токмач тоттырган.

9501. Умач-урт итим микән, чумар-чурт итим микән.

9502. Чепере май, чирек май, иртәгә дә калсын, вай.

9503. Чи пешерер, тиз төшерер.

9504. Чәеннән Арча кыры күренә.

9505. Эч шурпасын, ник куркасың.

9506. Эчтән умач уа, тыштан җәймә җәя.

9507. Ярамаган каз ите, аңар тагын куян ите.

9508. Ярма булса, ботка пешерер идем, май юк.

9509. Ярый безгә, майлы күзгә әйрән каткан сөтле умач.

9510. Әйрәнле ашым, җылы мич башым.

9511. Әле чисең, пешәрсең, бу хәлеңнән төшәрсең.

9512. Әллә пешмәгән, әллә төшмәгән.

9513. Өйрәледә бер кич, боткалыда ике кич.

9514. Өйрәләре сыек икән, түбәләре кыек икән.

9515. Өйрәндек чәй эчәргә, оныттык җеп эрләргә.

9516. Үзем райда, әпәем крайда.

9517. Үзендә юк өйрәлек, кешедән көтә боткалык.

9518. Үзенең әйрәне юк, кешенең кымызын эзли.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3467 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz