Четверг, 02.05.2024, 12:12:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 2 » БҮРЕ
БҮРЕ
15:58:18
2120. Артында йөз эт һауламаган бүре бүре буламыни?

2121. Ач бүре арысланга ташланыр.

2122. Ач бүре тотылмас, тук бүре котылмас.

2123. Бала чагында бүре баласы да сөйкемле.

2124. Бар бүре дә бер төсле улый.

2125. Бер юлдан йөргән бүреләр берен бере ашамый.

2126. Бүре азыгы — борынында.

2127. Бүре аркасында кош туя.

2128. Бүре арыгын белгертмәс, эткә сыртын кабартыр.

2129. Бүре, ач булса да, җилкәсен көдрәйтер.

2130. Бүре ачка түзәр, коллыкка түзмәс.

2131. Бүре баласын бүреккә салсаң, башы тәгәрәр.

2132. Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карар.

2133. Бүре баласын бүреккә салып асрасаң да иш булмас.

2134. Бүре баласын күпме бүреккә салсаң да, урманга карап улавын куймас.

2135. Бүре баласын ничек тәрбияләсәң дә, куй булмас.

2136. Бүре баласын салсаң табакка, тәгәрәп төшә тагаракка.

2137. Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.

2138. Бүре бер күзе белән йоклый.

2139. Бүре бер эздән йөрер.

2140. Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә күнмәс.

2141. Бүре бәрәнне кызганган: тотып ашаган.

2142. Бүре дә күршесенә тими.

2143. Бүре дә тук булсын, куй да бөтен булсын.

2144. Бүре дә юлдашына касд кылмас , яхшы вә яман булса да, ялгыз ташламас.

2145. Бүре екса —эт тә туя, кош та туя, ә козгынныкы агач башымда.

2146. Бүре йонын алыштырыр, бүрелеген алыштырмас.

2147. Бүре караңгыны ярата.

2148. Бүре картайса да, бер куйлык көче кала.

2149. Бүре картайса, этләр көлкесе була, имеш.

2150. Бүре карчыгадан качмас.

2151. Бүре колагы ауда.

2152. Бүре көтүче булмас.

2153. Бүре күзе бәрәндә, бәрән күзе үләндә.

2154. Бүре күп — ит аз.

2155. Бүре оясы сөяксез булмас.

2156. Бүре санаулы сарыкны да ашый.

2157. Бүре, сарык туны кисә дә, бүре булыр.

2158. Бүре сарыкка: «Мин сине ашамас идем, син мине ашарсың»,— дигән.

2159. Бүре: «Сарыкларны буш көтәр идем»,— дип сораган.

2160. Бүре тире суя, бүренең дә тиресен суялар.

2161. Бүре тиресе яныңда сарык тиресенең йоны коелыр, имеш.

2162. Бүре тиресен ябынып бүре булып булмас.

2163. Бүре туе кан белән.

2164. Бүре туйган җирендә ятмый.

2165. Бүре улый дип буран туктамый.

2166. Бүре утлагында ишәк җәйләмәс.

2167. Бүре, ябагасын койса да, холкын үзгәртми.

2168. Бүре өненә кермичә балаларын тоталмассың.

2169. Бүре үз ризыгын үзе табар.

2170. Бүре җыелып мең булмас.

2171. Бүрегә азык бирсәң, тешен сындырып бир.

2172. Бүрегә бүрек кидермиләр.

2173. Бүрегә кунакка барсаң, этеңне калдырма.

2174. Бүрегә мәрхәмәт итсәң, сарыкка золым итәрсең.

2175. Бүрегә юлдаш кирәкми.

2176. Бүредән бүрек ташлап котылмыйлар.

2177. Бүредән курыккан көтү көтмәс, тычканнан курыккан иген икмәс.

2178. Бүредән курыккан урманга бармас.

2179. Бүреләр белән яшәсәң, бүре булып уларсың.

2180. Бүрене аяклары туйдыра.

2181. Бүрене кулга ияләндереп булмый.

2182. Бүрене күпме ашатма, һаман урманга таба бага.

2183. Бүрене сөяк белән алдый алмассың.

2184. Бүрене телгә алсаң, каршыңа чыгар, ди.

2185. Бүрене теше туйдыра.

2186. Бүренеке уртак, козгынныкы агач башында.

2187. Бүренең авызы ашаса да кан, ашамаса да кан.

2188. Бүренең арты да улый.

2189. Бүренең әҗәле эттән булыр.

2190. Бүренең өлкәне уламыйча кечкенәсе уламый.

2191. Ике бүре сугышканда берсенең карыны ача, ди.

2192. Йоны бик еш коелса да, бүренең холкы үзгәрми.

2193. Карт бүре көрт ера.

2194. Карт бүредән эт тә көлә.

2195. Кеше бүредән саклана, бүре — кешедән.

2196. Котырган бүре утка керер.

2197. Көтүгә ияләшкән бүре бөтен көтүне буар.

2198. «Мин үлгәч, сарык үсмәсен»,— дигән бүре.

2199. Санаган малны бүре алмый.

2200. Сарыкның ничә сум торганын бүре каян белсен.

2201. Табышлы бүре өненә керә, табышсыз бүре камауга эләгә.

2202. Тамак тук булса, бүре уламый.

2203. Танымаган бүре ашаганчы, таныган эт ашасын.

2204. Таулы җирдә бүре бар.

2205. Эт булып кол булганчы, бүре бул да азат бул.

2206. Эттән курыксаң, бүре булма.

2207. Ялан җирнең бүресе күп.

2208. Ярык юк димә бүрәнә астында, бүре юк димә бүрегең астында.

2209. Өйдә торып бүре куркытма.

2210. Үле бүренең башы белән тере атаңны куркытма.

2211. Һәр кара нәрсә бүре булмый*.

* * *

2212. Аның бүресе улый.

2213. Бүренең туны яхшы да бит, минем өчен тегелмәгән.

2214. Бүрәнә аркылы бүре куган.

2215. Бүрәнә ярыгыннан бүре күрә.

2216. Корсакта бүреләр улау.

2217. Орды бүрене койрыкка.

2218. Сарык тиресе ябынган бүре күк.

2219. Эчтә бүре асрау.

2220. Атып бүре үтерә.

2221. Җыен сарык арасында бер бүре.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1290 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz