Среда, 15.05.2024, 17:47:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » БАЙЛЫК, МАЛ, ЯРЛЫЛЫК. БАЙ ҺӘМ ЯРЛЫ
БАЙЛЫК, МАЛ, ЯРЛЫЛЫК. БАЙ ҺӘМ ЯРЛЫ
23:06:24
7126. Авызы кыек булса да, бай баласы «сөйкемле».

7127. Авызы кыек булса да, бай кызы кияү сайлар.

7128. Авызы кыек булса да, бай сөйләшсен.

7129. Аең-көнең уртак булсын, малың уртак булмасын.

7130. Азын капмый ярлы үләр, күбен йотмый бай үләр.

7131. Аз малың, күп куанычың булсын.

7132. Азапсыз килгән мал затсыз була.

7133. Ай бәгърем, вай бәгърем, малың беткәч юк кадерең.

7134. Акылсыз бай булудан акыллы ярлы булу артык.

7135. Акылсыз кулындагы мал тишек кесә шикелле.

7136. Артык байлык — башка имгәк.

7137. Арыклыктан ат үлмәс, ярлылыктан ир үлмәс.

7138. Ат азгыны тайга иярә, ярлы малы байга иярә.

7139. Ач кадерен тук белмәс, ярлы кадерен бай белмәс.

7140. Ачлыкта бай баласы алдан үләр.

7141. Бай артыннан бара-бара, бака ботын аерган.

7142. Бай — ахыры вай.

7143. Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр.

7144. Бай байга багар, су сайга агар.

7145. Бай баласы байга охшар, бәйләнмәгән тайга охшар.

7146. Бай баласы бака булса да ярка.

7147. Бай баласы лайладай, ярлы баласы яркадай.

7148. Бай баласы унбишкә җитсә — баш, ярлы баласы утызга җитсә дә яшь.

7149. Бай баласы ярлы булыр.

7150. Бай барда ызан сызма, түрә барда түргә узма.

7151. Бай белән бай бертуган.

7152. Бай белән даулашма, бүре белән талашма.

7153. Бай белән даулашма, көчле белән көрәшмә.

7154. Бай белән дуслашма, көчле белән судлашма.

7155. Бай белән кода булсаң, телләнеп мазаңны алыр; ярлы белән кода булсаң, теләнеп мазаңны алыр.

7156. Бай белән куйның койрык төбе симез — бар гаебен дә май каплый.

7157. Бай белән күрше тору сызлаган тешкә кәнфит ашаган кебек.

7158. Бай белән тилегә күк — муеннан, диңгез — тубыктан.

7159. Бай бикәсе бизәнер, бизәнер дә төзәнер.

7160. Бай бирәчәген мал белән, ярлы тир белән түли.

7161. Бай булганда барын бирмәс, ярлы кеше карап тормас.

7162. Бай булдым дип кабарма, ярлы булдым дип бөрешмә.

7163. Бай булсаң, барың белән битеңне сөрт, ярлы булсаң җиңең белән тиреңне сөрт.

7164. Бай булсаң өрелмә, ярлы булсаң ярылма.

7165. Бай булуы авыр, әмма тук булу авыр түгел.

7166. Бай бөлгәнче — кырык ел, ярлы баеганчы — кырык ел.

7167. Бай бөлгәнче ун ел узар, ярлы баеганчы аягын сузар.

7168. Бай — дәрья, угъры — кашык.

7169. Бай, ертык киенсә дә,— бай.

7170. Бай ике булса, даулары дүрт була.

7171. Бай капкасы тимерле, өзә, йолка киемне.

7172. Бай каргышы ярлыга төшмәс.

7173. Бай кеше берне суйса, ярлы икене суяр.

7174. Бай кешегә каберең якын булмасын.

7175. Бай кешедә нәфсе көчле була.

7176. Бай кешенең кызын алсаң, атасы-анасы белән мактаныр.

7177. Бай кешенең әтәче дә кубыз уйный.

7178. Бай киде — котлы булсын! Ярлы киде — каян алдың?

7179. Бай кунагы дерен-дерен , ярлы кунагы берәм-берәм.

7180. Бай — көндез уттан, төнлә карактан куркыр.

7181. Бай мактанса — бер йотлык , батыр мактанса — бер уклык.

7182. Бай мактанса табылыр, юк мактанса чабылыр.

7183. Бай малны кызганганда, ярлы җанны кызганмый.

7184. Бай малын сөйләр, ярлы моңын сөйләр.

7185. Бай рәхмәтен ишеткәнче ярлының җаны чыгар.

7186. Бай сакалы көрәк кебек, ярлы сакалы чөй кебек.

7187. Бай, суярга бәрән тапмый, ярлының ялгыз бәрәнен сораган.

7188. Бай сүзе сүз — эт койрыгыннан төз.

7189. Бай табышын сөйләгәндә ярлы төшен сөйли ди.

7190. Бай тапса — кунакка, ярлы тапса — тамакка.

7191. Бай туза-туза, ярлының гомере уза.

7192. Бай түшәге — тигәнәк, ярлыныкы — мамык.

7193. Бай, ханга җитсәм, дияр; ярлы, байга җитсәм, дияр.

7194. Бай ярлыга мохтаҗ, ярлы акчага мохтаҗ.

7195. Бай ярлыга моңдаш булмас, бүре куйга юлдаш булмас.

7196. Бай ярлыдан көлгән, бер айдан үзе бөлгән.

7197. Бай, ярлыланса, ярлы хәлен аңлый; ярлы, баеса, сәламең дә алмый.

7198. Бай —ярлының азыгы, ярлы — байның казыгы.

7199. Бай ярлының хәленнән ни белсен.

7200. Бай әдәмнән бәла дә куркыр.

7201. Бай өйдә ята, арты тирмән тарта.

7202. Бай өстендә яңа кием күрсәләр «мөбарәк булсын!» диләр, ярлы өстендә күрсәләр «кемнеке?» диләр.

7203. Байга барымта юк, ярлыга карымта юк.

7204. Байга бирәчәгең, ярлыдан алачагың булмасын.

7205. Байга бөлмәк әҗәл, фәкыйрьгә үлмәк әҗәл.

7206. Байга инанма, суга таянма.

7207. Байга кергәнче пайга кер.

7208. Байга көн дә бәйрәм, ярлының гомере хәйран.

7209. Байга мал ардаклы , ярлыга бала ардаклы.

7210. Байга мал арты белән керә.

7211. Байга мал бирү — диңгезгә су түгү.

7212. Байга сыенма.

7213. Байга сәлам әйт, ярлыга үзем барырмын.

7214. Байга ут кирәк булса, ярлының кулын соскы итәр.

7215. Байга файда, ярлыга — кайда?

7216. Байга хаҗәтеңне әйтмә.

7217. Байга ялынам дип, ярлының йөз сумлык хакы чыккан.

7218. Байга ялынганчы ике кулыңа ялын.

7219. Байга ярлы дус түгел.

7220. Байгыш туйганчы бер ашаса да баедым дияр.

7221. Байда күрсә: «Хакы күпме?», ярлыда күрсә: «Кемнеке?»

7222. Байда тиле күп була, байлык белән беленми.

7223. Байдан акмаса да тама.

7224. Байдан — бия, ярлыдан — кәҗә.

7225. Байдан май тамса, ярлыдан тоз тамар.

7226. Байдан тау куркыр, ярлыдан куян да курыкмас.

7227. Байдан тияр, балдан тамар.

7228. Байдан хакымны алам дип, ярлы актык кәҗәсеннән язган, ди.

7229. Байлар ачны тук санар.

7230. Байлар байда, ике кулы майда, ярлыларга май кайда, кул ярыгына сөртсә дә файда.

7231. Байлар бал эчкәндә ярлы су эчкән.

7232. Байлар кояшы җылытмый, яндыра гына.

7233. Байлар кыек сөйләсә дә туры күренер, ярлы туры сөйләсә дә кыек күренер.

7234. Байлар туе яз була.

7235. Байларга көн дә бәйрәм, көн дә туй, ярлыга көн дә хәсрәт, көн дә уй.

7236. Байларның коймасы биек була.

7237. Байлыгын яшергән бөләр, авыруын яшергән үләр.

7238. Байлык аздыра, ярлылык туздыра.

7239. Байлык аерса, фәкыйрьлек кушар.

7240. Байлык акыл тудыра.

7241. Байлык батырайта, ярлылык кәкрәйтә.

7242. Байлык белән акыл теләсә ни гаепне каплый, ярлылык белән наданлык аны ачып ташлый.

7243. Байлык — бер айлык, ярлылык, «тота белсәң»,— мәңгелек.

7244. Байлык, бушлык, ялгызлык кешене аздыра, юлдан яздыра, тормышын туздыра.

7245. Байлык бүген синдә кунак, иртәгә — миндә.

7246. Байлык зурлык түгел, юклык хурлык түгел.

7247. Байлык кадерен бөлгәндә, җанның кадерен үлгәндә белерсең.

7248. Байлык кешенең күңелен ташка, күзен акка әйләндерә.

7249. Байлык морат түгел, ярлылык оят түгел.

7250. Байлык ни дидермәс, ачлык ни җидермәс.

7251. Байлык хәзинә җыюда түгел, булганны белеп тотуда.

7252. Байлык яраштыра, ярлылык талаштыра.

7253. Байлыкны җыйсаң мәшәкать, югалтсаң үкенеч.

7254. Байлыкның кадере беткәч беленер.

7255. Баймын диеп мактанма, ярлылык бар.

7256. Байны басып, ярлыны чәнечкән.

7257. Байны мал басар, ярлыны бала басар.

7258. Байны яманларсың, байга барырсың.

7259. Байны ярлы күтәрә.

7260. Байныкы — базарлык , ярлыныкы — казанлык.

7261. Байныкы — куенында, ярлыныкы — күңелендә.

7262. Байның, авызы кыек булса да, сүзе туры.

7263. Байның алачагы күп, ярлының бирәчәге күп.

7264. Байның алды тар, арты киң.

7265. Байның алты йорты бар, бар булса да өе тар.

7266. Байның арбасы таудан тауга ашырыр, ярлының арбасы тигез җирдә шашырыр.

7267. Байның ашы бал, ярлының ашы ут.

7268. Байның ашын байгыш кызганган.

7269. Байның баеганнан байыйсы килә.

7270. Байның бакыр казаныннан үзеңнең чуен казаның яхшырак.

7271. Байның бар малы ятар, ярлының барнагылы йөгерер.

7272. Байның бармагы үзенә кәкре.

7273. Байның башын бөгү кыен.

7274. Байның бер юклыгы булыр, ачның бер туклыгы булыр.

7275. Байның биек баскычы, менә алмыйдыр ач кеше.

7276. Байның бите туңганчы, ярлының «ите» туңган, ди.

7277. Байның бозавы, ярлының баласы кадерле.

7278. Байның бура төбендә дә бер икмәклек он була.

7279. Байның даны акыл күплеге белән түгел, алтын күплеге белән.

7280. Байның егылганы — ярлының атка менгәне.

7281. Байның ишегеннән дә керә, тишегеннән дә керә.

7282. Байның ишек алдын саклаучы этләр үзеннән усалрак була.

7283. Байның килене булганчы, ярлы кызы булсамчы.

7284. Байның колы булганчы, ярлының улы бул.

7285. Байның кулы сынса — җиң эчендә.

7286. Байның кулы уйный, ярлының күзе уйный.

7287. Байның кызы бай кебек, өйрәнмәгән тай кебек, ярлы кызы, җан кисәгем, йомарлаган май кебек.

7288. Байның көне ярлы белән.

7289. Байның күңеле малда.

7290. Байның малы иркә, ярлының улы иркә.

7291. Байның малы йөрсә, ярлының җаны йөри.

7292. Байның малы — фәкыйрьнең каны.

7293. Байның малын аяма.

7294. Байның малын биргән, юкның көнен биргән.

7295. Байның малын саный-саный ярлының шәме янып беткән.

7296. Байның мең сарыгы арасында ярлының бер ятим бәрәнен бүре алган.

7297. Байның меңен күрмәсләр, ярлының берен күрерләр.

7298. Байның морҗасы кыек булса да, төтене туры.

7299. Байның мәчесе дә куян тота.

7300. Байның пычагы майда йөзә.

7301. Байның сыен бай күрер, ярлы хәлен ярлы белер.

7302. Байның тавыгы да юрга.

7303. Байның туе булса, ярлының туны тузар.

7304. Байның тәмле ашы — фәкыйрьнең канлы яше.

7305. Байның түрендә, ярлының гүрендә.

7306. Байның түшәге баг мамык, ярлыныкы — кырмавык.

7307. Байның чишмәсеннән су эчмә.

7308. Байның эче тәпәндәй, җилкәсе тумардай.

7309. Байның эше фәрман белән, юкның эше дәрман белән.

7310. Байның эше, ярлының көче.

7311. Байның «юкмын» дигәненә, ярлының «тукмын» дигәненә ышанма.

7312. Байның ялганы да дөрес.

7313. Бал — балчык, мал — кылчык.

7314. Барлы — барлы белән, ярлы — ярлы белән.

7315. Бары тигез бай да юк.

7316. Барын биргән —байга сан.

7317. Бер байның йортында ике тычкан талашыр.

7318. Бер бөлгән ике бөлмәс.

7319. Бер ярлы кеше әйткән: «Бу ни гаҗәп, бай кесәсенә акча җырлап керә, минем кесәгә елап керә дә, шундук дулап чыга»,— дигән, ди.

7320. Берен җими ярлы үләр, меңен җими бай үләр.

7321. Берәү баеса, унау бөлә.

7322. Берәү мал җыя, берәү капчык тегә.

7323. Берәү этләнмичә берәү мал тапмый.

7324. Берәүгә — мал кайгы, берәүгә — баш кайгы.

7325. Берәүнең бөлүе — икенченең көлүе.

7326. Бетмәгән малдан өмет, чыкмаган җаннан өмет.

7327. Бирмәсә дә бай яхшы, җимәсәң дә май яхшы.

7328. Болытның кадере юк ай катында, фәкыйрьнең кадере юк бай катында.

7329. Бохарада малы барның карыны тук.

7330. Бушлай килгән мал булмас.

7331. Бушлай килгән мал бушлай китә.

7332. Бөлә башлаган байның эте дә чыгып кача.

7333. Гидай атка менсә: «Кайдан мендең?», бай атка менсә: «Котлы булсын!»

7334. Гидай туйса, киң кияр.

7335. Гидай ырым итәр, ырымы кырын китәр.

7336. Дәүләт кадере беткәч беленер.

7337. Дәүләт — күгәрчен.

7338. Дәүләт килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән дә тотып булмый.

7339. Дәүләткә кызыкма, ярлылыкка боекма.

7340. Дөнья байлыгы дөньяда калыр.

7341. Дөнья малы ансат табылмый.

7342. Дөнья малы — тозлы су: эчкән саен эчәсене китерә.

7343. Дөньяда мал җыймак — олы ташны биек тауга мендермәк.

7344. Еланның тәпиен күрмәссең, байның әпәен күрмәссең.

7345. Ерак җирдән кайткан мал кадерле була.

7346. Запас мал эчне тишми.

7347. Зәхмәтсез мал җыймаслар.

7348. Ике бай арасында бер ярлы байый, имеш.

7349. Илдә бәйрәм: байда — мәйдан, ярлыда — әйрән.

7350. Илдән биздергән дә мал, җиһан гиздергән дә мал.

7351. Иске бай кызганчак булса, яңа бай мактанчык була.

7352. Иске байдан йорт калмас, яңа байдан чүп калмас.

7353. Иске байның бөлгәне, яңа байның көлгәне.

7354. Исрафчан бай ярлы булыр.

7355. Ишле байгыш байны басар.

7356. Иясез мал — йөгәнсез ат.

7357. Кадерен белмәгән байлыктан кадерен белгән ярлылык артык.

7358. Казгансаң — мал табыла, йөрәккә кан савыла.

7359. Кайткан малда бәрәкәт бар.

7360. Камчы белән бай, үлем белән ходай.

7361. Кар башын кар ашый, ярлы башын бай ашый.

7362. Каршыда бай булса, языгы ярлыга.

7363. Кесәгә хәрәкәт, малга бәрәкәт.

7364. Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың булсын.

7365. Кеше байлык өчен түгел, байлык кеше өчен.

7366. Кеше малы белән мактанма.

7367. Кешенең юлдан чыгуы: берсе — малга кызыгу, икенчесе —теленә салыну.

7368. Кинәт баеган кешегә күрше йорты кетәк булып күренә, ди.

7369. Китәсе мал китмичә, киләсе мал килмәс.

7370. Китәсе малның киртәсе юк.

7371. Киңчелек булмый тиңчелек булмый.

7372. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр; мал тапмаган мал тапса, кешене күзгә алмам, дир.

7373. Көчеңә бийәнмә , байлыгыңа куанма.

7374. Күләгәсе юк таудан биз, файдасы юк байдан биз.

7375. Мал — бавыр ите.

7376. Мал белән бала — дөнья зиннәте.

7377. Мал белән товар иясен табар.

7378. Мал бетерү — бет үтерү, мал табу — борча тоту.

7379. Мал бирмәк — җан бирмәк.

7380. Мал бөртекләп җыела.

7381. Мал гарипкә тансык.

7382. Мал иясе — таз торна.

7383. Мал — кырау, баш — катау.

7384. Мал малга җиткәнче газраил җанга җитәр.

7385. Мал табылмый ял табылмас.

7386. Мал тапкан мал таныр.

7387. Мал тапканны мактама, тота белгәнне макта.

7388. Мал өчен үз җанын аямаган — кеше җанын аямас.

7389. Мал—үтеп барышлый ял итәргә туктаган юлчы.

7390. Мал җыярга — йөз ел, таратырга — ярты көн.

7391. Маллы белән даулашма.

7392. Маллының малына каза, малсызның — башына.

7393. Малны бетерергә тәүфыйк кирәкми.

7394. Малны күпме җыйсаң да, үзең белән теге дөньяга алып китә алмассың.

7395. Малны мал таба.

7396. Малны таба белмәгән тота да белмәс.

7397. Малны табуы бер кыен, тота белү — ике кыен.

7398. Малны тапкан баксын, утынны чапкан яксын.

7399. Малны тота бел, ашны йота бел.

7400. Малны шайтан бирер, алла алып калыр.

7401. Малсыз булганчы җансыз бул.

7402. Малсыз кеше канатсыз лачын шикелле.

7403. Малы азның гаме аз.

7404. Малы барның җаны бар, малы юкның җаны юк.

7405. Малы бернең җаны бер.

7406. Малы беткән кешенең эте өрүчән, аты йөремчән була.

7407. Малы күпнең хисабы күп.

7408. Малы юкның вафасы юк.

7409. Малының рәхәтен күрә белмәгән бай көн дә ярлы.

7410. Малың булса, утыртырлар уртага, малың булмаса, каптырмыйлар шурпа да.

7411. Малың булса — хәлең булыр, хәлең булса — малың булыр.

7412. Михнәтсез тапкан мал исәпсез китәр.

7413. Насыйп мал иясенә кайта.

7414. Сорама байдан, сора шәфкатьледән.

7415. Табылдык малга ия күп.

7416. Табылмаган мал тау чаклы.

7417. Тапканыңа куанма, җуйганыңа елама.

7418. Тапмаган малга ышанып, кулдагын бетерү ахмаклык.

7419. Тау билгесе таш белән, бай билгесе аш белән.

7420. Түләүсез малның кадере булмый.

7421. Уртак малны эт җыймас.

7422. Файдасы юк байдан киң күңелле ярлы артык.

7423. Фәкыйрьлек гаеп түгел, ялкаулык гаеп.

7424. Фәкыйрьнең дусты кояш.

7425. Фәкыйрьнең күңеле тулы, кесәсе буш.

7426. Хатын белән хатын талашса, яшьлеге белән картлыгын әйтер; бай белән ярлы талашса, барлыгы белән юклыгын әйтер.

7427. Хисаплы мал җуелмас.

7428. Хисаплының малы исәпле.

7429. Хәләл мал кире кайта.

7430. Хәрәм малның хәере юк.

7431. Чыгасы мал чыкмыйча, керәсе мал керми.

7432. Чыгасы малга иясе яучы.

7433. Эзләгән корт бал табар, эшләгән кеше мал табар.

7434. Юк кешенең акчасын усал товар бетерер.

7435. Юк әзерләп җиткергәнче бай ашап туя.

7436. Ябага тайның бете ачы, ярлы кешенең теле ачы.

7437. Ябагайга ябага тай.

7438. Яз киярен кыш кигән — ярлы каян баесын.

7439. Яман әдәмгә мал төшсә, якынын танымас.

7440. Яр җимерелсә җәен үләр, яла ябылса ярлы үләр.

7441. Ярлы ат менсә: «Кем аты?», тун кисә: «Кем киеме?» — диярләр.

7442. Ярлы баеганчы бер гомер, бай бөлгәнче бер гомер.

7443. Ярлы, баеса, каты басар.

7444. Ярлы — башы белән, бай кесәсе белән уйлый.

7445. Ярлы башын тырнап елаганда, бай корсагын сыйпап җырлар.

7446. Ярлы беләгенә ышаныр.

7447. Ярлы белән барлы бер җиргә сыешмый.

7448. Ярлы булсаң да вай, бай булсаң да вай.

7449. Ярлы булсаң да гарьле бул.

7450. Ярлы булсаң, туеңны гаеттә яса.

7451. Ярлы булсаң, турылыгың — байлык.

7452. Ярлы булыр кешегә казалы мал тап булыр.

7453. Ярлы булырга акча кирәкми.

7454. Ярлы кесәсендәге бер тиен «байга китәм!» дип, баш күтәргән, имеш.

7455. Ярлы кесәсенә кергән акча шешәгә кергән чебен кебек дулый, ди.

7456. Ярлы кеше акчасы торна булып кычкыра.

7457. Ярлы кеше акчасын яман товар бетерер.

7458. Ярлы кеше белән кода булганчы, бай кеше белән барымталы бул.

7459. Ярлы кеше — зарлы кеше.

7460. Ярлы кеше, кулына ярым акча керсә, ярдан сикерә.

7461. Ярлы кеше — чирле кеше.

7462. Ярлы кеше — ябага ат: кеше күзенә ямьсез күренер.

7463. Ярлы кеше ямана да куана, бай кеше байлыгына таяна.

7464. Ярлы кеше — ярык чүлмәк.

7465. Ярлы кешегә юлга чыгу билбавын бәйләү генә.

7466. Ярлы кешенең ашы булса, салырга савыты булмый.

7467. Ярлы кешенең итәгенә салсаң бодае чәчелә.

7468. Ярлы кешенең тамагы да янчыгы.

7469. Ярлы киеме бер булыр, бер булса да мул булыр.

7470. Ярлы көне — ялыныч.

7471. Ярлы малы ярдан очар.

7472. Ярлы тавык ашаса — яки тавык хәстә булган, яки үзе хәстә булган булыр.

7473. Ярлы тапканда, бай сагынганда.

7474. Ярлы уйга бай булыр.

7475. Ярлы хәлен бай белмәс, чирле хәлен сау белмәс.

7476. Ярлы юеш күлмәген өстендә киптерә.

7477. Ярлы ямаган да куанган, бай ясанган да бизәнгән.

7478. Ярлы ярма тапкан, кая куйса шунда аккан.

7479. Ярлы үлгәндә мулла гел авыру була.

7480. Ярлыга арыш икмәге дә шикәр.

7481. Ярлыга пылау да аш.

7482. Ярлыга уңда да яр , сулда да яр.

7483. Ярлыга ялынма, байга сыенма.

7484. Ярлыда: «Такта чәем, якты чыраем», байда: «Бөртек чәем, төртеп эчерәем».

7485. Ярлылык, оят булмаса да,— бәхет түгел.

7486. Ярлылык, сине кайтаен , җандай дуска ят иттең; карыйлык , сине кайтаен, әйтер сүзгә мат иттең .

7487. Ярлылык яман китерә, азгынлык иман бетерә.

7488. Ярлылыкны ямау белән генә каплый алмассың.

7489. Ярлылыкның азы да күп.

7490. Ярлылыктан яхшы нәрсә юк, ятып ашар аш булса.

7491. Ярлылыктан әче җимеш юк.

7492. Ярлының, аты булса, печәне булмый, печәне булса, аты булмый.

7493. Ярлының байга ялынам дип йөз сумлык хакы чыкты.

7494. Ярлының бәйрәме яңа күлмәк кигәндә.

7495. Ярлының дәрманы юк, байның вөҗданы юк.

7496. Ярлының кара бодаен күсе ашагач, ышанмаганнар, байның сука тимерен ашаганга ышанганнар.

7497. Ярлының кесәсенә акча ыңгырашып керә, җырлашып чыга, ди.

7498. Ярлының кәҗәсе ялгыз бәти китерер.

7499. Ярлының уты якты янар.

7500. Ярлының утыны юк икәнен кар каян белсен.

7501. Ярлының ярты калачы булса, ятып йокысы килмәс.

7502. ЯрЛының ястыгы җир, юрганы болыт.

7503. Ятимгә ярты кашык, ярлыга ярык кашык.

7504. Өч көн яшәсәң дә мал кирәк.

7505. Үз малыңны азсынма, кеше малын күпсенмә.

7506. Үзең тапмаган малның кадере булмас.

7507. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы — бер айлык.

7508. Үкереп килгән дәүләт кычкырып китәр.

7509. Үлгән дә үлгән, бөлгән дә үлгән.

7510. Үлегә дә мал кирәк, терегә дә мал кирәк.

7511. Җан карендәш булса да, мал карендәш түгел.

7512. Җан көче белән тапкан мал җаннан газиз.

7513. Һәлак булыйм дисәң, я мал җыйна, я надан кал.

7514. Һәр кешедән берәр җеп — фәкыйрьгә күлмәк була.

* * *

7515. Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.

7516. Бай баесынга түгел, кояш баесынга.

7517. Бай-бай итсен, байлар итсен, көтү көтсен, йон тетсен.

7518. Бай бул, тегермән сал, онны сатып ал.

7519. Бай булсын, абзары тулы тай булсын, ул тайларны симертсен, абзарларын җимертсен.

7520. Бай булып күргәнем юк, ярлы булып үлгәнем юк.

7521. Бай узганда бүрек салган, ярлы узганда көлеп калган.

7522. Байлыгыбыз бик көчле: бер көянтә, бер шөшле.

7523. Байлык зур, олтан каты.

7524. Байлык куәтле, фәкыйрьлек белән генә беленми.

7525. Байлыкка чама юк, җигәргә чана юк.

7526. Без белгәннән кем көлгән.

7527. Безгә куркыныч түгел: бөләсе юк, байыйсы гына бар.

7528. Бездә Әндри казнасы юк.

7529. Болай да ярлы, өстенә кабырганы сындырдым.

7530. Быел итек бастырдым, ул да булды тездән үк, без бай дип үк мактанмыймын, икмәк бетте көздән үк.

7531. Кыш ач, җәй ялангач.

7532. Ни тапты — шуны капты.

7533. Шайтан ярлы, без бай.

7534. Я дәүләт башка, я козгын кашка.

7535. Ярлы башым — гарьле башым.

7536. Ярлылыкның солын алдык — байдан артык торабыз.

7537. Ятыш-торыш байларча, өстә-башта юкарак.

7538. Әтрәк-әләм, чүп салам.

7539. Үзе ярлы, йөзе якты.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2988 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz