Среда, 15.05.2024, 11:37:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » БАКА, КЫСЛА, СӨЛЕК, КӘЛТӘ, ЕЛАННАР
БАКА, КЫСЛА, СӨЛЕК, КӘЛТӘ, ЕЛАННАР
20:55:37
4549. Агулы елан өчен агусыз тузбаш еланны үтерәләр.
4550. Алла сакласын, бака чакмасын: бака чакса, имен тапмассың.

4551. Аптыраган сөлек юкә агачын тешләр.

4552. Арбавын белсәң, кара елан да карышмый.

4553. Ат дагалаганда бака ботын кыстырган.

4554. Ач сөлек ачы тешләр.

4555. Бака бакылдамый тормас.

4556. Бака — баткагына, балык — күленә.

4557. Бака баткактан курыкмас.

4558. Бака бер сикерер, ике сикерер, өченчесендә базга төшәр.

4559. Бака да: «Бакылдамый торсам, ярылам»,— дигән.

4560. Бака да: «Кергән күлем тирәнрәк булсын»,— дигән.

4561. Бака да: «Комырыгым, томырыгым —оҗмах»,— дигән, ди.

4562. Бака, елан бер күлдә, икесе дә бер телдә.

4563. Бака, ике сикерсә, өченчесендә чокырга эләгә.

4564. Бака кашыгын тут басмас.

4565. Бака күл буенда гомере буе: «Булыр, булыр!» — дип кычкыра, ди.

4566. Бака күлгә төшсә, су артыр.

4567. Бака күленә елан төшкән.

4568. Бака күпме генә сикерсә дә — үз баткагында.

4569. Бака, күпме өрелсә дә, үгез булалмый.

4570. Бака рәхәте су белән.

4571. Бака сисә, күлгә файда.

4572. Бака судан чыкмас, бакага йон чыкмас.

4573. Бака теле белән елан теле бер.

4574. Бака туе баткакта.

4575. Бака чүлдә, күзе күлдә.

4576. Бака үз күлендә ирекле.

4577. Бакага да баш кадерле.

4578. Бакаларга челән — хан.

4579. Баканы күлгә сал, күлнең суы артыр.

4580. Башы авырткан елан юлга аркылы яткан.

4581. Башы булгач, бака була.

4582. Бер кысла бөтен күлне болгар.

4583. Бүрәнә арасында елан була.

4584. Егылганны елан чагар.

4585. Елан агуы еланга үтми.

4586. Елан аягын күрсәтмәс.

4587. Елан бавыры белән ил гизәр, койрыгы белән кое казыр.

4588. Елан баласын агач башына менеп таба, ди.

4589. Елан бар җирдә тычкан булмый, тычкан булган җирдә елан булмый.

4590. Елан белән дус булсаң, агуланырсың.

4591. Елан берсен-берсе ашый.

4592. Елан бугазына кергән кире чыкмас.

4593. Елан булсын да чакмасын, эт булсын да капмасын!

4594. Елан, дошманын җиңә алмаса, үзен чагар.

4595. Елан еланнан башка ни тудырсын.

4596. Елан еланны чакмый.

4597. Елан еланның койрыгына басмас.

4598. Елан елып керер, чагып чыгар.

4599. Елан кабы җитмеш төрле авыруга им.

4600. Елан, кабыгын салса да, елан йөрәген үзенә калдыра.

4601. Елан картайса, өстенә бака атланып йөрер.

4602. Елан койрыксыз булмас.

4603. Елан кәкре йөрсә дә, өненә төз керер.

4604. Елан, туган баласын ашамас өчен, агач башына менеп ба лалый икән.

4605. Елан теле белән кәлтә теле бер.

4606. Елан чаккан кеше киндерәдән куркыр.

4607. Елан эзен елан белер.

4608. Елан ягада торган кешегә тими.

4609. Елан өере белән йөрер, өненә ялгыз керер.

4610. Елан өчкә өзелсә дә, кәсәрткелек хәле бар.

4611. Елан үз баласын үзе ашый.

4612. Елан үз кәкресен белмәс, дуңгыз үз бөкресен белмәс.

4613. Елан үзе үлсә дә, агуы калыр.

4614. Елан үлгәч турая.

4615. Елан үтерсәң, баласын куйма.

4616. Елан, җеп кебек булса да, бәйләүгә ярамый.

4617. Елан җир астында, чаян таш астында.

4618. Елан җылыга ияләшә.

4619. Еланга да юл кыек.

4620. Еланга төк беткән саен, калтыравык булыр.

4621. Еланга төкерсәң, зәһәреннән үләр.

4622. Еланга ярдәм итсәң—кулны чагар.

4623. Еланга яхшы булса, бакага начар.

4624. Еланнан да дару ясыйлар.

4625. Еланнан курыккан ала җептән атламас.

4626. Еланны аждаһага әйләнгәнче үтереп кал.

4627. Еланны кем үтерсә, шуңа савап.

4628. Еланны коткарсаң, иң элек сине чагар.

4629. Еланны коткарсаң, иң элек тешен суыр.

4630. Еланны сөт белән туендырсаң да, зәһәре кимемәс.

4631. Еланны өненә кергәндә койрыгыннан тартып алырмын димә.

4632. Еланны үтерергә дошманыңа куш.

4633. Еланның агуы башында.

4634. Еланның агы да елан, карасы да елан.

4635. Еланның агына тисәң, карасы коткармас.

4636. Еланның баласы да елан.

4637. Еланның баласы — елан, чаянның баласы — чаян.

4638. Еланның башы ашаса, койрыгы тук.

4639. Еланның башын киссәң, койрыгы селкенер.

4640. Еланның башын дошманын өзсен.

4641. Еланның башын өзмәсәң, койрыгын өзүдән файда юк.

4642. Еланның башыннан бигрәк койрыгы уйный.

4643. Еланның елтырагына ышанма.

4644. Еланның койрыгы уйнар, башы белән чагар.

4645. Еланның койрыгы өзелсә дә, үзе үлми.

4646. Еланның койрыгын кем киссә, шул җизни.
4647. Еланның койрыгына басма, башына бас.

4648. Еланның серен елан белә, коланның серен колан белә.

4649. Еланның, симергән саен, күзе ялтырый.

4650. Еланның сөймәгән үләне оясының төбенә үк үсәр.

4651. Еланның тешен сындырсаң да, агуы кала.

4652. Еланның тышы йомшак булса да, эче зәһәр.

4653. Еланның түше шома, эче агу.

4654. Еланның өненә басма, йөзеңә ыргылыр.

4655. Еланның үз мөгезе үзенә авыр түгел.

4656. Еланның, үзе үлсә дә, койрыгы үлми.

4657. Еланның һәр көне аяк астында, алай да мең яши.

4658. Зәңгәр бака үз сазын танымас.

4659. Йоклаган еланны уятма.

4660. Йоклаган еланны үтермиләр.

4661. Йоклаган еланның койрыгына басма.

4662. Йортлы еланны йортсыз елан куалаган.

4663. Каз артыннан барам дип, бака ботын аерган, ди.

4664. Кара бака судан чыкмас, өсте-башы агармас.

4665. Кара елан каны җитмеш төрле имгә ярый.

4666. Кое бакасы диңгезне күрми.

4667. Койрыгын кем кискәнне елан онытмас.

4668. Койрыгына бассаң, елан да ысылдый.

4669. Кәлтәнең койрыгын киссәң, яңадан үсәр.

4670. Күзең бакага төшсә, күл буеннан кайтмассың.

4671. Күлгә бака сикерсә, су күтәрелә.

4672. Күп йөргән еланның аягы күренер.

4673. Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр.

4674. Сандугач сайрый дип, бака кычкырган.

4675. Сиңа тимәгән елан үз юлы белән йөри бирсен.

4676. Сусыз- җирдә кысла да — балык.

4677. Сөлек сау канны иммәс.

4678. Сөлекнең телен асраган белер.

4679. Сөлектә сөяк юк.

4680. Таш астында — кәлтә, кибән астында — тычкан, бастырма астында чыпчык үлми.

4681. Ташбака акрын бара, шулай булса да бара.

4682. Ташбака кая барса да, сарае үзе белән.

4683. Ташбака куянны узган.

4684. Ташбака үз кабырчыгына карап: «Үз өем, үз ташпулатым!» — дигән.

4685. Туңган елан эреткән кешесен чагар.

4686. «Узган эшне кума, хатын, баккакау-баккакау»,— дип бака да әйткән, ди.

4687. Уйламаган җирдән елан чагар.

4688. Ун кеше арасына төшкән елан сау калыр.

4689. Урдалы елан белән уйнама.

4690. Чаян ачыргаланса, үзен үзе чагар.

4691. Чаян явызлыктан чакмый, табигате шул айга чага.

4692. Эчеңнән елан туса, ал да билеңә бу.

4693. Юлда яткан еланның гомере кыска.

4694. Үзеңне чакмаган елан мич башында кышласын.

4695. Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.

4696. Үлгән еланның башын калкытма.

4697. Һәр баканың үз күлендә үз ирке.

4698. Һәр еланга таяк табылыр.

* * *

4699. Анда елан мөгезе генә юктыр.

4700. Бака туе ясау.

4701. Безне чаккан елан җир өстендә йөрмәсен.

4702. Елан аягын кискән.

4703. Елан кабыгын салу.

4704. Еланнан авыруга дару сорау.

4705. Кысланың кайда кышлаганын күрсәтү.

4706. Күлен танымаган күк бака.

4707. Синнән игелек күргәнче, еланның тәпиен күрерсең.

4708. Урталай суккан елан сымак кая барырга белми.

4709. Эчендә кара елан ята.

4710. Җир астында йөргән еланны да белә.

4711. Җирдә елан кебек ишелү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4940 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz