Четверг, 16.05.2024, 06:14:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » БАЛ КОРТЫ, УМАРТАЧЫЛЫК
БАЛ КОРТЫ, УМАРТАЧЫЛЫК
20:57:56
4712. Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр.

4713. Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да, мул җыймас.

4714. Анасыз корт балавыз сузалмый.

4715. Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас.

4716. Бал корты бал алыр чәчәген белә.

4717. Бал корты берсе өчен берсе үләр.

4718. Бал корты чәчәк тирәсендә йөрер.

4719. Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында ти¬рескә батарсың.

4720. Бал кортының балы бар, балга хәтле назы бар.

4721. Бал тәмле дә, корт чага.

4722. Балны башлап балчы авыз итә.

4723. Балчы корт карар, балын корт табар.

4724. Балчы кулыннан бал тамар, савынчы кулыннан сөт тамар.

4725. Бер бал кортына кизәнсәң, унысы сиңа ташланыр.

4726. Бер корт анасын тоткан бөтен күчен тотар.

4727. Бер корт бер пот бал бирмәс.

4728. Бер корт күп бал ашамый.

4729. Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар.

4730. Зәхмәтсез бал җимәсләр.

4731. Ике ана корт бер умартага сыймас.

4732. Корт, белә торып үлемгә барса да, дошманын чакмый калмый.

4733. Корт бик чага да, балы тәмле.

4734. Корт күчсә — иле белән.

4735. Корт чакмыйча бал булмый.

4736. Корт үзенә бал җыймый.

4737. Кортның анасы кая кунса, күче шунда сарыр.

4738. Кортның анасын эләктер, иле тубалга үзе керер.

4739. Кортның чагуы да файдага.

4740. Көч^е умарта — гүләвеннән билгеле.

4741. Күчле корт бал ашый, күчмә коңгыз үләксә ашый.

4742. Малчы мал карар, балчы бал карар.

4743. Суга батучы умарта корты саламга ябышып калган.

4744. Тик торганда корт чакмый.

4745. Умарта, кечкенә булса да, бал ташый; карга, зур булса да, тирес ташый.

4746. Умартага таш атма: бөтен корты чыгып үзеңне чагар.

4747. Умартада ике ана бергә тора алмый.

4748. Читтә сарган корт иле кем тапса — шуныкы.

4749. Өй артында корты барның өй эчендә коты бар.

4750. Үрмәкүч пәрәвез сузарга оста, корт балавыз сузарга оста.

* * *

4751. Аерылып чыккан корт кебек.

4752. Умарта оясы кебек шаулый.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4066 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz