Вторник, 07.05.2024, 22:41:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 29 » БАЛА
БАЛА
22:00:22
13914. Анадан берәү дә күлмәк белән тумаган.

13915. Анадан кыйшык туганны тезгә салсаң да тураймас.

13916. Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.

13917. Бала авыру үзең авырудан кыенрак.

13918. Бала — бавыр, дус — тамыр.

13919. Бала — бавыр ите, ир — йөрәк ите.

13920. Бала багу — аю уйнату.

13921. Бала багуы — елан агуы.

13922. Бала — бал татым.

13923. Бала, бала ди-ди, бала йоның коела.

13924. Бала башына бүрек киеп тумый.

13925. Бала белән уйнама — чәчәрсең , бабай белән уйнама — пошарсың.

13926. Бала — бер җәфа, баласызлык — ике җәфа.

13927. Бала — билнең куәте.

13928. Бала булган йортта мәче-көчек шатлана.

13929. Бала — бәгырь җимеше.

13930. Бала бәрәкәтле — һәркемгә дә җитә.

13931. Бала егыла-егыла егылмаска белер.

13932. Бала елап үсә.

13933. Бала, йөрергә өйрәнгәнче, үрмәләп йөри.

13934. Бала — йөрәк җимеше, ирләр — итәк бөгеше.

13935. Бала карама куышыннан төшми.

13936. Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч — йөрәккә авыр.

13937. Бала көеге йөрәктә.

13938. Бала күргәнен эшләр.

13939. Бала күрмәгән — балдан авыз итмәгән.

13940. Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.

13941. Бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый.

13942. Бала сүзе батмандай, килен сүзе китмәндәй.

13943. Бала таба белдең, үстерә дә бел.

13944. Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен.

13945. Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.

13946. Бала тел ачканда олылар аңа иярә.

13947. Бала, туса, заманасына охшар.

13948. Бала уңган хатынның бер кулын бәйли, уңмаган хатынның ике кулын бәйли.

13949. Бала-чага арткач, сәке тактасы тарая.

13950. Бала-чага үстерү чебеш үстерү түгел.

13951. Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек.

13952. Бала чактан кергән гадәт гомергә калыр.

13953. Бала юкта «бала юк», бала булгач сөйгән юк; олан юкта «олан юк», олан булгач бишек юк.

13954. Бала өчен кеше утка-суга төшәр.

13955. Бала үз ризыгы белән туа.

13956. Бала үзеңнеке булса да, акылы үзеңнеке түгел.

13957. Бала үлү — канат сыну.

13958. Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.

13959. Бала җаена торсаң, бала булырсың.

13960. Бала җитмештә дә җитәктә.

13961. Балага пычак бирмәсәң, бер елар, бирсәң — ике елар.

13962. Балага өч яшь тулганда бөтен өй сөйләшергә өйрәнә.

13963. Баладыр — бәладер, янган утка саладыр.

13964. Балалары юк кеше — ботагы кипкән агач.

13965. Балалы йөрәк — бал йөрәк, баласыз йөрәк — кан йөрәк.

13966. Балалы кеше — бай кеше.

13967. Балалы кеше — ярты кеше.

13968. Балалы хатын йөз ял итә, баласыз хатын көз ял итә.

13969. Балалы өй — базар, баласыз өй — мазар.

13970. Балалы өй — гөлстан, баласыз өй — гүрстан.

13971. Балалы өйдә бур ятмас.

13972. Балалы өйдә гайбәт булмас.

13973. Балалык — патшалык, егетлек — солтанлык.

13974. Балам бар дип сөенмә, сау булуына сөен.

13975. Баланы бавырга кысып күтәрәләр.

13976. Баланы бозасың килсә — макта.

13977. Баланы иркәләү аны типкәләүдән яман.

13978. Баланы йомышка җибәрсәң, артыннан үзең бар.

13979. Баланы караватта аркылы ятканда тыңлата алмасаң, буй яткач тыңлатырмын димә.

13980. Баланы кем тапкан шул асрасын.

13981. Баланы кыйнаганчы багананы кыйна.

13982. Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

13983. Баланы табуга караганда тәрбияләү кыен.

13984. Баланы чүлмәкне ватмас борын кыйна.

13985. Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт — тәрбиядә.

13986. Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт.

13987. Баланы җай бөксәң — күндерәсең, кинәт бөксәң — сындырасың.

13988. Баланың берсе итәктән җитәккә күчкәнче, икенчесе итәккә менеп утыра.

13989. Баланың бишеге — тормышның ишеге.

13990. Баланың бишесе асраша, берсе асрый.

13991. Баланың изгесе — җан сөенече, явызы — җан көенече.

13992. Баланың икенче анасы — бишек.

13993. Баланың кадере балалы булганда беленә.

13994. Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.

13995. Баланың сүзе ни дә үзе ни.

13996. Баланың сүзе, хөкемгә ярамаса да, дауга ярый.

13997. Баланың тинтәк булуы өеннән, егетнең тинтәк булуы биеннән.

13998. Баланың хәсрәте үзе белән бергә үсә.

13999. Баласы юк кешене бала карарга кушма.

14000. Баласыз көн — курчак уены, бала тугач була кыены.

14001. Баласыз өйдә кот юк.

14002. Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы — куркыныч.

14003. Балачылга — бала, бәлачелгә — бәла.

14004. Балаң булмыйча анаң кадерен белмәссең.

14005. Балаң булса шук булсын, ике күзе ут булсын; әгәр шулай булмаса, дөньяда да юк булсын.

14006. Балаң — бәхетең.

14007. Балаң яман булса, әҗәлең өеңдә.

14008. Бер баланың авыруы ун өлкәннекенә тора.

14009. Берәү дә мөгезле булып тумый.

14010. Бишек баласы — би баласы.

14011. Бишектәге бишкә төрләнер.

14012. Бишкә кадәр һәрбер бала — патша.

14013. Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы.

14014. Булмас йортка бөкре туган.

14015. Бәби табучы хатын сират күперен кичә, диләр.

14016. Гомер бакыйлыгы — балада.

14017. Елавык булса да, балаң булсын; бакравык булса да, кәҗәң булсын.

14018. Еламаган бала көлә дә белмәс.

14019. Еламаган балага имчәк бирмиләр.

14020. Елап баланың эче чыкмый.

14021. Ике бала — бер бәла, ялгыз бала — ун бәла.

14022. Ике дөнья тоткасы — бала.

14023. Икеленең шикелле, өчленеке тамаша.

14024. Иркә бала ир булмас.

14025. Иркә бала итәкне буяр.

14026. Иртән көлгән бала кичен илау сала.

14027. Исәр баладан иркә бала яман.

14028. Карындагы бала — алынмаган кала.

14029. Кече бала — кече кайгы, олы бала — олы кайгы.

14030. Кош борынсыз тумас, бала ризыксыз тумас.

14031. Көләч бала сөйкемле.

14032. Күп елаган баланың күзе кара булыр, имеш.

14033. Мал — бавыр ите, бала — йөрәк ите.

14034. Мал — җанның юнгысы , бала — тәннең юнгысы.

14035. Ныграк елаган балага күбрәк сөт эләгә.

14036. Озак көткән бала сукыр туа.

14037. Олан — бишеген, кол — ишеген теләр.

14038. Олан эше эш булмас, ылак мөгезе сап булмас.

14039. Олан — яшьтән, тары колактан беленер.

14040. Оланчыкның эше болганчык.

14041. Сабый белән сабый булма.

14042. Сабый хөкеме — уен.

14043. Сабыйга ат та — ат, таяк та — ат.

14044. Сөекле бала көекле була, ди.

14045. Тавык — чебештән, бала бишектән билгеле.

14046. Тансык бала елак булыр.

14047. Тап та бак.

14048. Тауда туган колынның ике күзе ташта булыр, ашарчылыкта туган баланың ике күзе ашта булыр.

14049. Теш чыккач бала еламый.

14050. Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.

14051. Тимер эретсәң, күмерне аяма; бала үстерсәң, ризыкны аяма.

14052. Туа белгән тора белер.

14053. Туа белми, тора белә.

14054. «Туган ай, туасы ай — менә булды тугыз ай»,— дип әйтте, ди, бер хатын җиде айдан бала тапкач.

14055. Туган чакта сакал белән тумыйлар.

14056. Туганда кара туганны сабынлап юсаң агармас, эчтин кый¬шык туганны тезгә салсаң төзәлмәс.

14057. Туганына сөенмә, торганына сөен.

14058. Тумаган балага бишек асмыйлар.

14059. Тумаган балага исем кушмыйлар.

14060. Тумаган балага кендек әби кирәкми.

14061. Тумаган балага күлмәк кисмиләр.

14062. Тумаганга ту бишек, туганына гүр тишек.

14063. Тумаганга ту бишек, туса кая куярбыз.

14064. Тумышы нинди — тормышы шундый.

14065. Тәүге балага соңыннан туган тугыз баланың кадере эләгә.

14066. Төпчегең — картаймыш көнеңдә ярдәмчең.

14067. Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.

14068. Уңмас бала булмас эшкә бил буар.

14069. Шикәр тәмле, бал татлы; балдан да бала татлы.

14070. Ылак — җелексез, олан — белексез.

14071. Ыланшак —асраганда мөлкәт, асрап беткәч — михнәт.

14072. Юньле бала ат мендерер, юньсез бала аттан индерер.

14073. Явыз бала атасының авызын ябар.

14074. Якты йөзле, яхшы сүзле булырга өйрәт балаңны.

14075. Ялгыз бала — мең бәла.

14076. Ялгыз бала яудан яман.

14077. Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса илгә сыймас.

14078. Яхшы бала кечкенәдән билгеле.

14079. Яхшы туса — илгә кот , яңгыр яуса — җиргә кот.

14080. Яхшыдан яман туган, яманнан яхшы туган.

14081. Яхшыдан яман туса — ише табылмас, яманнан яхшы туса — тиңе табылмас.

14082. Яшь бала кысса, еланны үтерә.

14083. Яшь баланың яфрак агачтан өзелеп җиргә төшкәнче ашыйсы килә.

14084. Яңгыр яуса бала җәл, таш яуса баш җәл.

14085. Әдәм буласы бала алыска карар.

14086. Әдәм үләргә ашыгыр, бала туарга ашыгыр.

14087. Әдәмнең җимеше — бала.

14088. Әүвәлге байлык — бала.

14089. Өеңдә балаң булмаса, өй өйгәннән ни мәгънә.

14090. Өеңдә ни юк булса, бала шуны сорый.

14091. Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән.

14092. Үз балаң үзеңнән артык түгел.

14093. Үзе егылган бала еламас.

14094. Җан күк дустыңнан яланаяклы бала биздерер.

14095. Җиде айлык җитез була.

14096. Һәркемнең үз баласы үзенә якын.

* * *


14097. Бездә тумаган бездә тормас.

14098. Йөзлек белән туу.

14099. Кырык бала тапкан, керер капка тапмаган.

14100. Мич астында да бала, мич өстендә дә бала.

14101. Ник туганына үкенә.

14102. Син туганчы кәҗә туса, сөтен саварлар иде.

14103. Тугыздан калган тукаби.

14104. Элек туган да — белми туган, соң туган да — белеп туган.

14105. Өстән бишек тирбәтә, астан баланы чеметә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2579 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz