Четверг, 16.05.2024, 02:15:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » БАЛЫКЛАР, БАЛЫК ТОТУ
БАЛЫКЛАР, БАЛЫК ТОТУ
20:48:18
4437. Агым су бал татыр, ак чабагы май татыр.

4438. Агым суда — ак балык.

4439. Агым суда аҗау йөзәр, салкын суда бәрде йөзәр.

4440. Алабуга көче җиткәнне йотар.

4441. Ач балык җимне кармагы белән йотар.

4442. Балыгына күрә кармагы.

4443. Балык агымны ярата, бака — тоныкны.

4444. Балык ашаган — ит эстәмәс.

4445. Балык ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.

4446. Балык ашыйсың килсә, судан курыкма.

4447. Балык баштан үсә, койрыктан түгел.

4448. Балык башы — байлар ашы, койрыгы-ялы — ялчы ашы.

4449. Балык башыннан бозыла.

4450. Балык — башыннан, тирәк үзәгеннән чери.

4451. Балык бирсәң, бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир.

4452. Балык кармакны кабам дип капмый, җим кабам дип каба.

4453. Балык койрыгы белән сугыша.

4454. Балык сөяксез булмый.

4455. Балык тирәнгә омтыла, кошлар биеккә оча.

4456. Балык томшыгы ташка тими калмас.

4457. Балык тоталмаган суны яманлаган.

4458. Балык тотасың килсә, суалчан казы.

4459. Балык яңгырдан курыкмас.

4460. Балык әйтә, ди: «Үлсәм дә коры җирдә ятмам»,— дип.

4461. Балыкка — арык, тараканга — ярык.

4462. Балыкка да баш кирәк.

4463. Балыкка кармаксыз бармыйлар.

4464. Балыкка әппәр итмиләр.

4465. Балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.

4466. Балыкны тотуыннан тотам дигәне артык.

4467. Балыкның байлыгы — итәк-җиңең кипкәнче.

4468. Балыкның батасы юк.

4469. Балыкның ауга эләккәч кенә акылы башына килер.

4470. Балыкның сырты көнгә көймәс.

4471. Балыкның тереклеге су белән.

4472. Балыкчы балыкка суалчанны файда өчен ашата.

4473. Балыкчы балыкчыны ерактан күрә.

4474. Балыкчы көтә яр башында, үлем көтә яр астында.

4475. Балыкчы күлен мактый.

4476. Балыкчы суда булыр.

4477. Балыкчының арты юеш, тамагы ач.

4478. Балыкчының балыгы идел төбендә.

4479. Балыкчының кулы ак, малчының йөзе ак.

4480. Балыкчының күзе кармакта.

4481. Башта эләкмәгән балыкка соңыннан үкенмә.

4482. Бер балык башын кырыкка бүлеп булмый.

4483. Берәү судагы балыкка карап ярты икмәген ашаган.

4484. Бик югары үрләгән балык чишмәгә эләгер.

4485. Вак балык көтүе белән йөри.

4486. Диңгез турында балыкчыдан сора.

4487. Дәрьядагы балык сатылмас.

4488. Елымның төбе суда.

4489. Ике балык берексә, бер чабак чаклы булыр.

4490. Итәк чыланмый балык тотылмый.

4491. Иң зур балык һәрвакыт тоткач китә.

4492. Кайда балык — шунда балыкчы.

4493. Кармакка эләккән балык казанга керми калмас.

4494. Качкан балык зур була.

4495. Коеда балык булмас.

4496. Комкорсак комлы суда булыр.

4497. Коры кармакка балык капмый.

4498. Кушбаш балыкның башы булганчы, җәен койрыгы булганың артыграк.

4499. «Көмеш кармакка» кибет балыгы кабар.

4500. Күктә Чулпан булудан суда чуртан булу артык.

4501. Күлнең данын балык чыгарыр.

4502. Олы балык кече балыкны йотар.

4503. Сазан балыкның башын аша, җәен балыкның койрыгын аша.

4504. Салган саен кармакка балык эләкми.

4505. Су ташканда балык тәкәббер була.

4506. Су чабагы судан туймас.

4507. Суда балык адашмас.

4508. Сусыз җирдә балык тормас.

4509. Суына күрә балыгы.

4510. Сыернын арт саны булганчы, балык томшыгы булуың артык.

4511. Ташбашның томшыгы ташта.

4512. Ташлы суда ташбаш булыр.

4513. Тотмаган балыкны сатмыйлар.

4514. Тымызык күлдә табан ятыр.

4515. Чабак кояштан сикереп чыкмакчы була да, бер илле җитми кала.

4516. Чабак, сикерсә,— чуртан авызына.

4517. Чабак өстән китәр, чуртан астан килер.

4518. Чабакның үзеннән бигрәк чупырдавы кыйммәт.

4519. Чуртан күзенә чүп төшми.

4520. Чуртан — тирәндә солтан.

4521. Чуртан тотканчы чабак кояшка бер сикереп калыр.

4522. Чуртан чурагайны йотмас.

4523. Чуртанны диңгез өстери.

4524. Чуртанның, авызы булса да, теле булмас.

4525. Чуртанның, үзе үлсә дә, теше үлмәс.

4526. Чыракчыны чуртан күрмәс.

4527. Шамбы шома, кулдан тота да шуа.

4528. Яр җимерелсә, җәен үлә.

4529. Әгәр тавышы булса, балык та җырлар иде.

4530. Үрләгән балык — мурдага.

4531. Җир тормышын балык белмәс.

4532. Җәен койрыгы җигән йотлыкмас.

4533. Һәркем үзенә җайны карый — җәен дә лайны карый.

* * *

4534. Ауга эләккән балык шикелле.

4535. Балык кебек симез.

4536. Балык та түгел, ит тә түгел.

4537. Болганчык суда балык тота.

4538. Вак балыклар арасында йөзгән чабаклар түгел без.

4539. Йөр инде: тотарсың коры җирдән җәенне.

4540. Комга ташлаган балык сымак.

4541. Кипкән балыкка әйләнү.

4542. Минем боерыгым белән, чуртанның койрыгы белән.

4543. Моннан эләкмәсә, тегеннән эләгә.

4544. Ничә чәйнәсәң дә, бер балык башы.

4545. Судагы балыкны чыгарырлык.

4546. Чабак күк кенә калган.

4547. Чуртан кушуы буенча.

4548. Өтерге белән балык тоту.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4822 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz