Среда, 15.05.2024, 14:26:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » БАР-ЮК, БАРЛЫК-ЮКЛЫК
БАР-ЮК, БАРЛЫК-ЮКЛЫК
23:10:48
7540. Бар—бакыр, юк — алтын.

7541. Бар барын әйтер, юк зарын әйтер.

7542. Бар—барынча, юк — хәленчә.

7543. Бар башын сыйлый, юк — яшен.

7544. Бар булсаң ашма, юк булсаң шашма.

7545. Бар булсаң юкмын димә, юк булсаң тукмын димә.

7546. Бар вакытта ят яхшы, юк вакытта үз яхшы.

7547. «Бар» дигән сүз бал күк татлы, «юк» дигән сүз әйрән күк ачы.

7548. Бар нәрсә балдан татлы.

7549. Бар нәрсәнең зыяны булмый.

7550. Бар нәрсәнең кадере юк.

7551. Бар сөештерер, юк төештерер.

7552. Бар тырышкак, юк орышкак.

7553. Бар янында бар яхшы, май янында бал яхшы.

7554. Бар өстенә бар — май өстенә бал.

7555. Бар өстенә бар сыяр.

7556. Барга бәла күренмәс.

7557. Барга бәрәкәт кунган, юкка чебен кунган.

7558. Барда — каксык , юкта — таксык.

7559. Барда — капчык, юкка — тансык.

7560. Барда кыйбат беленми, юкта эзләп табылмый.

7561. Бардан бал тамар.

7562. Бардан юньчел артык.

7563. Барлы ярлы булмый.

7564. Барлык сөйдерә, юклык көйдерә.

7565. Барлык та өйрәтә, юклык та өйрәтә.

7566. Барлык тар иткән, юклык пар иткән.

7567. Барлык тырыштырыр, юклык орыштырыр.

7568. Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр.

7569. Барлык ярәштерә, юклык чәкәштерә.

7570. Барлык өйрәтә, юклык йөдәтә.

7571. Барлыкның соңы белән юклыкның соңы бер.

7572. Барлыкта тарлык юк, киңлектә кимлек юк.

7573. Барлының базары янында.

7574. Барны юкка чыгарган юкны бар итмәс.

7575. Барның акылы табыла, юкка гына һөнәр юк.

7576. Барның бары да бар, юкның өе дә тар.

7577. Барның барлыгы тияр, юкның тарлыгы тияр.

7578. Барның биргәнен алырсың, юкның ниен алырсың.

7579. Бары белән байсымак.

7580. Бары белән бәйрәм булыр.

7581. Барына — барча, югына — юкча.

7582. Барына — бәрәкәт.

7583. Барына канәгать кыл, югына сабыр ит.

7584. Бер югыңны бар итим дигәнче, бер барыңны юк итәсең.

7585. Бер юк бер юкны таба.

7586. Бернәрсәсе юкның югалтудан кайгысы юк.

7587. Берсе булса, берсе булмый.

7588. Булган әйбер тамагына сорамый.

7589. Булса булсын, булмаса корсын.

7590. Булса һәркем тук, юкка чара юк.

7591. Булыр-булмаска ышанма, кулыңа төшкәннән аерылма.

7592. Булыр-булмасныкы тулыр-тулмас калыр.

7593. «Булыр»дан «юк» артык.

7594. Запас эчне тишми.

7595. Ни юк булса, шул тансык.

7596. Ничә барлар юк булган, ничә юклар бар булган.

7597. Сусыз җирдә балык тормас, юксыз җирдә дәүләт тормас.

7598. Тар булса да, бар булсын.

7599. Хәлле кеше — хәленчә, барлы кеше — барынча.

7600. Хәлле — хәленчә, юк — дәрманынча.

7601. Юк бар булмас, киң тар булмас.

7602. Юк булганчы чүп бул.

7603. Юк дип көенмә, бар дип сөенмә: бардан юк булыр, юктан бар булыр.

7604. Юк дип җиргә кермә, бар дип күккә очма.

7605. «Юк» дисәң югаласың , «бар» дисәң уңаласың.

7606. Юк кадерен бар белмәс, ач кадерен тук белмәс.

7607. Юк ялганчы итә.

7608. Юкка кем булса да тук.

7609. Юкка син дә тук, мин дә тук.

7610. Юкка суд та юк.

7611. Юкка төшкәнче утка төш.

7612. Юкка һәркем юмарт.

7613. Юклык таштан каты.

7614. Юклык юмарт ирнең кулын бәйли.

7615. Юклык өйрәтә, байлык боза.

7616. Юклык җәясен саттырыр.

7617. Юклыкка йөгерек тә җитә алмый.

7618. Юкны кирәк таптыра, актык атны саттыра.

7619. Юкны юк итсәң, бар булыр.

7620. Юкны юкка кушканнар, тагын юк чыккан.

7621. Юкның аты юк.

7622. Юкның бер дәрте бар, барның — мең дәрте.

7623. Юкның колагы сак.

7624. Юкның күңеле юрга теләр.

7625. Юктан бар булган кеше менәргә тау тапмас, бардан юк булган кеше керергә тишек тапмас.

7626. Юктан бар булган — тәңре илә тиң булган, бардан юк булган — үлем илә тиң булган.

7627. Юктан бар булыр, бардан бал булыр.

7628. Үзеңдә юк—үзгәдә юк.

7629. Һәр нәрсәнең бар чагында кадере юк.

* * *

7630. Бар булсаң күрә алмас, юк булсаң бирә алмас.

7631. Бар да әзер: камыт Казанда, арба базарда.

7632. Бар дигән даны бар, каткан-коткан туны бар.

7633. Бар чагында — бал да май, юк чагында — кыты да мыты.

7634. Бар чагында бүре күк, юк чагында шүре күк.

7635. Бар чагында — порам , юк чагында — алай да торам.

7636. Бар чагында ун ашамаган, юк чагында күршегә чыкмаган.

7637. Барга сөенми, юкка көенми.

7638. Бары бергә, югы уртак.

7639. Бары-югы бәрабәр.

7640. Барын-югын белмидер, бал телидер күңелем.

7641. Барына шөкер, югына төкер.

7642. Барында — бәйрәм, югында — әйрән.

7643. Булганда «мияу» ди, булмаганда «сийау» ди.

7644. Булганнан булмавы артык.

7645. Булса — бохарый, булмаса — сохарый.

7646. Булыр-булыр — «булыр»ның уңган елы быел.

7647. Синең бар булганың—минем юк булганым.

7648. Югын бар итү, барын бал итү.

7649. Юк шөкергә тук шөкер.

7650. Юкны бушка бушату.

7651. Юктан гына кодагый.

7652. Юктан юкамыш пешерү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3062 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 2
2 работа  
0
хороший материал

1 работа  
0
хороший материал

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz