Среда, 15.05.2024, 19:49:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 19 » БАШ КИЕМНӘРЕ
БАШ КИЕМНӘРЕ
22:28:01
8997. Баш күпме үссә дә, бүрек өстен.

8998. Баш үссә, бүрек тә үсә.

8999. Башыңа кигән бүркең өстеңә кигәнеңнән яхшы булсын.

9000. Башыңны бүрекле йөрт, бүрекне күрекле йөрт.

9001. Бер бүреккә ике баш сыймас.

9002. Бүрек күрек өчен генә түгел, җылылык өчен.

9003. Бүрек — әдәмгә күрек.

9004. Бүрекнең күрке тунның гаебен каплый.

9005. Бүрекленең сүзе бер.

9006. Бүрекченең ирке бар кайдан колак чыгарса.

9007. Бүрекченең йомышы күрүкчегә төшәр.

9008. Бүркенә карама, бүрек астын кара.

9009. Калфакны кантарда киеп булмый.

9010. Кызыл яулык кызга килешә.

9011. Кырма бүрек —баш күрке, көмеш йөзек — кул күрке.

9012. Кыңгыр заманга кырын бүрек.

9013. Кыңгыр калфакны кию белән.

9014. Күрекленең башы бүрекле.

9015. Пальто белән чалма килешми.

9016. Тазның гаебен бүреге каплый.

9017. Тар бүрек башны кысар.

9018. Тәти бүрек эләкмәде, бәти бүрекне мин яратмыйм.

9019. Яңа бүрек булганда, иске бүрек — чормага.

9020. Яңа бүреккә ышанып иске бүрекне мичкә якма.

9021. Үз бүркем үз күземә төшә.

* * *

9022. Бүреге башыннан акыллырак.

9023. Бүрек белән киңәшү.

9024. Ике әнкә, бер чөнкә , эләбез дә чөябез.

9025. Күркем барда бүркем юк, бүркем барда күркем юк.

9026. Түбәтәй җыеп калу.

9027. Чабак колакчын киертү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1568 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz